Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан халык кереме иң югары булган төбәкләр исемлегенә кермәгән


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Башкортстан бу исемлектә 35нче урында тора.  Фәкыйрьлек чигендәгеләрнең күләме 11,4 процент.

2022 елның беренче яртыеллыгында Русия төбәкләрендә халыкның керемнәре рейтингында Татарстан 11нче урында тора. РИА "Новости" тикшеренүләренә күрә татарстанлының медиан (барлык эш урыннарын ике өлешкә бүлеп исәпләнә: 50 проценты - бу күрсәткечтән түбәнрәк хезмәт хакы ала, 50 проценты - югарырак) кеременә икедән дә азрак тауар һәм хезмәтләр җыелмасы сатып алырга мөмкин (1,89). Республикада халыкның 6,2 проценты фәкыйрьлек чигендә диелә.

Башкортстан бу исемлектә 35нче урында тора. Фәкыйрьлек чигендәгеләрнең күләме 11,4 процент. Башкортстанда яшәүченең медиан кеременә 1,45 тауар һәм хезмәтләр җыелмасы сатып алырга була. Шул ук вакытта, башкортстаннарның керемнәре кимесә дә, Украинаның фетнәчел төбәкләренә ярдәм җибәрүдә Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында алдынгылыкта. Республика Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды, даими рәвештә һуманитар ярдәм дә җибәреп тора.

Рейтингның лидеры –Ямал-Ненец автоном бүлгесе, биредә яшәүчеләрнең медиан кеременә 3,1 тауар һәм хезмәт җыелмасы тия, ә фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләр – 4,7 процент.

Беренче унлыкка Ненец автоном бүлгесе, Мәскәү, Чукотка, Магадан һәм Сахалин өлкәләре, Петербур, Ханты-Манси автоном бүлгесе, Мәскәү яны һәм Мурмански өлкәсе кергән.

Иң ахыргы урында – Тува, халыкның өчтән бере диярлек (29,4 проценты) фәкыйрьлек чигендә яши. Ингушетия белән Алтай да исемлек ахырында урнашкан.

Аналитиклар фаразынча якын бер елда керем арту һәм фәкыйрьлек кимүгә бәйле уңай үзгәрешләр көтү урынсыз. Кайбер бәяләмәләргә күрә, 2022 елда Русия икътисады түбән тәгәрәячәк, димәк халыкның реаль кереме дә кимиячәк. Реаль керемнәр 2023 елдан да иртәрәк артмас дип фаразлана.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугыш башланганнан соң бәяләр нык күтәрелде.

Күптән түгел Росстат чыгарган белешмәләрдән 2022 елның беренче чирегендә фәкыйрьлек чигендә яшәүче русияләр саны 41 процентка диярлек артуы билгеле булды. 2022 елның өч ае эчендә Русиядә фәкыйрьләр 8,6 миллионга арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG