Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безне татар музыкасына мәхәббәт тота". Yummy Music лейблына – 10 яшь


Ильяс Гафаров
Ильяс Гафаров

Заманча, альтернатив татар музыкасын булдыручы Yummy Music лейблына 30 июньдә 10 яшь тула. Алар бу юбилейны "Соль" клубы ишегалдында биш сәгатьлек концерт белән билгеләп үтә. Лейблга нигез салучы Ильяс Гафаров белән Татарстанда узган Яшьләр көнендә татар җырларына ни өчен урын булмавы, заманча татар музыкасы һәм аның киләчәге, башкортлар белән уртак эшчәнлек һәм башкалар турында сөйләштек.

— Ильяс, Инстаграм сәхифәңдә Татарстанда узган Яшьләр көнендә татарча җыр яңгырамавы турында хәбәр куелган иде. Сез ул чарада катнашырга теләк белдереп тә кертмәделәрме, әллә бу шәхси җан авазы гына булдымы?

Ике татар җырын гына калдырып татарлыкта ерак китеп булмый

— Казанда яшьләрдән торган музыкаль төркемнәр бик күп һәм алар актив үсә. Татарстанның һәрбер районына бүлеп Яшьләр көне үткәрсәң дә, татарча җырларга сәләтле төркемнәр җитәрлек. Узган ел Яшьләр көнендә дә, Чыгарылыш кичәсе бәйрәмендә дә татар музыкасы шактый күп яңгырады. Без моны яхшы традициягә әверелер дип көткән идек, ләкин кызганычка, бу хакта ел саен искә төшерергә туры килә. Казандагы зур чараларга без Яшьләр эшләре министрлыгына үзебезнең төркемнәрдән һәм башкаручылар арасыннан 10-15 вариант чыгышны тәкъдим итеп җибәрәбез. Быел ни гаҗәп, аларның берсен дә алмадылар. Безгә шулай җавап бирделәр: Хәким татарча ике җыр җырлаган һәм noor төркеменнән ике кеше чыгыш ясаган. Хәким гадәттә урысча җырлый, аңа ул ике җыры өчен рәхмәт әйтергә тиешбездер. Шул арада, республикада нибары бер укучының татар теленнән имтихан бирүе дә мәгълүм булды. Татарстандагы Яшьләр көнендә Niletto, Иванушки International, Даваны чакырып җырлатып, шул зур сәхнәдә ике татар җырын гына калдырып татарлыкта ерак китеп булмый шул. Шуңа да без туган көнебездә "Соль" клубы ишегалдында 5 сәгатьлек татарча альтернатив концерт куябыз.

— Узган ел татарча җырлар күп булып, быел шулай кискен кимүенең сәбәбе нәрсәдә дип саныйсың?

Татар музыкантлары үсеш өчен урысчага күчәргә мәҗбүр

— Оештыручыларның максаты Яшьләр көненә килгән кеше санын арттыру һәм Казан-Мәскәү "мөнәсәбәтләрен" якынайту булгандыр дип уйлыйм. Бу чараны 120-150 мең кеше карап киткән дип сөйләделәр. Матур сан артыннан куып, аның эчтәлеген дә онытмаска кирәк. Ниндидер максат белән Мәскәү йолдызларын чакырырга да мөмкин, тик безнең сәхнәдән яңа талантлар үсеп чыксын өчен, алар башта Татарстанда үзен кирәкле итеп хис итәргә тиеш. Татар теленнән урыс теленә күчкән яшь музыкантлар күп. Алар үзенә ниндидер үсеш булсын өчен дә еш кына урыс теленә күчәргә мәҗбүр. Татар альтернатив музыкасы Tat Cult fest, "Печән базары", "Мин татарча сөйләшәм!" сәхнәләре белән генә чикләнә алмый, андый чаралар саны күбрәк булырга тиеш, чөнки бу да безнең мәдәниятнең бер өлеше. Моның белән горурланып аны алга сөрергә кирәк. Башка шәһәрләрдә фестиваль оештыручылар бездәге альтернатив музыка төркемнәрен белә, алар безне бу өлкәдә алга киткән дип саный, аерым сәхнә корып, чыгыш ясарга да чакыралар, ә Татарстанда безне чит итәләр килеп чыга.

— Хәзер cовет вакытындагы кебек дәүләтнең җырчыларны, блогерларны үз мәнфәгатендә, пропагандада ешрак куллана баруын күрәбез. Сезне дә кулланырга уйласалар, Украинадагы сугышка теләктәшлек йөзеннән концерт оештырырга кушсалар барыр идегезме?

— Безгә мондый тәкъдимнәр элек тә булмады, хәзер дә юк. Бу эшкә яраксызлыгыбыз кыяфәтебездән үк күренәдер инде. Андый сәяси чарага катнашырга теләк белдерүче төркемнәр дә әллә ни булыр дип уйламыйм.

"Татар альтернатив музыкасын башкаручылар йөзгә якын"

— Yummy Music лейблы 10 елда шактый популярлыкка иреште. Бүген анда кемнәр эшли? Гомумән, лейбл нинди керем хисабына яши?

Альтернатив музыканың танылуы мәйданчыкларга нык бәйле

— Оештыручылар алты кеше. Мин һәм Рәдиф Кашапов креатив белән шөгыльләнәбез, Илнар Фатыйхов видео өчен җаваплы, Тимур Милюков тавыш продюсеры, Энҗе Гыйззәтова менеджмент, көнкүреш сораулары, оештыру эшләрен башкара, Алсу Мансурова – СММ һәм пиар эшендә. Лейбл үзе дә, музыкантлар да төп керемен концертлардан ала. Русиядә электрон музыкаль мәйданчыклар соңгы берничә елда үскән иде, керем аннан да килә иде, тик бүгенгә бик күп популяр музыка мәйданчыклары Русиядән китте. Бездә хәзергә ВКонтакте, Яндекс Музыка һәм бушлай эшләүче Ютуб кына калды. Ә альтернатив музыканың таралуы, танылуы ул мәйданчыкларга бик нык бәйле. Син никадәр күбрәк мәйданнан чыгыш ясыйсың, шулкадәр күбрәк кеше сине белә. Күбрәк кеше белгән саен, җанлы чыгышларың да күбрәк була.

Yummy Music такымы
Yummy Music такымы

— Күп лейбллар озак яшәми, һәркем юрганны үзенә тарта. Бигрәк тә татарлар турында сөйләгәндә, ике татардан өч фирка оеша, дияргә яраталар. Yummy Music лейблының ун ел дәвамында таркалмый эшләвен ничек аңлатып була?

Ике үзенчәлегебез бар: татар телендә заманча музыка булдырабыз һәм аны сыйфатлы башкарабыз

— Ун ел дәвамында безнең белән эшләүче кешеләр гел алышынып торды. Иҗатта мәҗбүр итүләр юк. Кемнеңдер башка юнәлешкә китәргә теләге туа икән – ул китә. Ә бүгенге төркемне беренче чиратта татар музыкасына мәхәббәт тота. Акча ягыннан карасаң, дөньяда отышлырак эшләр дә күп. Тик анда китеп, иҗади кеше үз потенциалын тормышка ашыра алмаса, ул барыбер канәгать булмаячак. Шулай булгач, бу безнең үз урыныбызда булуыбызны аңлау дигән сүз дә. Икенчедән, бу юнәлештә әле бик күп ачылмаган мөмкинлекләр, үсеш перспективасы бар. Елдан-ел яңа төркемнәр барлыкка килә, аларның эш сыйфаты да үсә, бертөрлелек юк – эш кызык. Өченчедән, безнең аудитория дә төрле: монда татарча булган өчен генә тыңлаучылар да, телне бөтенләй аңламыйча, музыкасы ошаганга гына килүчеләр дә бар. Димәк, безнең ике көчле үзенчәлегебез бар: татар телендә заманча музыка булдырабыз һәм аны сыйфатлы башкарабыз. Бәлки, шуңа, баланс саклап, эшебезне дәвам итәбездер.

— Сез башкаручылар белән ниндидер контрактлар, килешүләр нигезендә эшлисезме?

Хәзер безне дә туйларга, шәхси ябык мәҗлесләргә чакыру очраклары бар

— Формаль әйберләр өчен килешүләр бар, ләкин артистларны рәсми килешүләр белән тотып торып булмый. Аларны күбрәк шушы юнәлештә эшләү һәм үзебезнең ихлас иҗади кызыксынуыбыз да җәлеп итәдер. Башка продюсерлык үзәкләренең эш принцибы безнекеннән кискен аерыла дип беләм. Беренчедән, алар заманча музыка белән эшли белми, икенчедән, эстрада җырчылары белән эшләү җиңелрәк – тере тавыш, инструменталь музыка турында уйлыйсы юк. Өченчедән, фестивальләрдә катнашу турында баш ватасы юк, чөнки аларның аудиториясе башка юнәлештән килә. Алар солянкаларда катнашып, банкетларда үзләрен тәкъдим итеп эшлиләр. Хәер, хәзер безне дә туйларга, шәхси ябык мәҗлесләргә чакыру очраклары бар. Мәсәлән, noor төркеме шушы арада гына кием җитештерүче яшь дизайнерлар чарасында Мәскәүдә уйнап кайтты. Аларны махсус чакырдылар. Андый тәкъдимнәр булганда бик теләп катнашабыз.

— Татарстанда яки аннан читтә танылган популяр альтернатив башкаручылар дип кемнәрне атап була?

— Urban.tatar радиосы исемлегендә без йөзгә якын альтернатив башкаручыны санаган идек – алар бик күп. Татарстанда популяр дип Gauga, Juna төркемнәрен, Илгиз Шәйхразиев, Зарина Вильданованы әйтеп була. Узган ел Оммаж төркеме "Ел артисты" премиясен алды, алар хәзер Калмыкстанга фестивальгә җыена. Аигел төркемен алсак, ул Татарстанда гына түгел, читтә дә популяр. Juna төркеме Мәскәү, Петербур, Алтайда да чыгыш ясап йөреп кайтты.

"Башкортлар белән уртак проектларыбыз бар"

— Татар-башкорт эстрадасын чагыштырсак, башкортларда милли уен кораллары күбрәк кулланылуын, киемнәрдә милли компонент күбрәк булуын күрәбез. Ә альтернатив музыка сәхнәсендә мондый аерма бармы?

Безнең үзенчәлек: төп басым телгә ясала

— Безнең милли уен кораллары бары татар мәдәниятенә генә карамый – думбра, саз, кубыз гомумтөрки мәдәниятендә яшәп килә. Шуңа безнең үзенчәлек: төп басым телгә ясала. Уен коралларына, йә пентатоникага гына кайтып кала алмыйбыз. Бу һәр төркемнең үз теләкләреннән дә тора. Андый уен коралларын кертү кемнеңдер иҗат юнәлешенә туры килми яки төркемдә андый музыка уен коралларында уйнаучы да юктыр, шуңа андый алымнар бездә кулланылмый. Аларны альтернатив музыка сәхнәсенә менгерү өчен, башта бездә ул уен коралларын популярлаштырырга һәм көндәлеккә кертергә кирәк. Аны сатып алу, уйнарга өйрәнү җиңел димәс идем. Бүген безнең студиядә берничә төрки уен коралы бар һәм аларны кайбер җырларда әкренләп кулланабыз да, әмма бүгенгә бу гадәти күренеш түгел, ә искәрмә очраклар дип атарга да мөмкин.

Альтернатив музыка сәхнәсендә киемнәр дә тормыштагы көндәлек киемнән аерылмый. Башкаручы аудиториягә үзен чын итеп күрсәтергә тиеш. Әгәр Казан урамнарында милли кием көндәлеккә керсә, андый дизайнерларның кибетләре артса, сайлау мөмкинлеге булса, шул очракта ул альтернатив сәхнәдә дә булачак.

— Башкортларның альтернатив музыкантлары белән уртак проектлар көтелмиме?

Татар да, башкорт та үзенеке итеп санаган Карабай көен башкарабыз

— Без алар белән бик күп эшлибез. Мәсәлән, Gauga башкортларның "Бүреләр" төркеме белән концертларда уйный, җырлар да яздырганы бар. "Бүреләр" башкортларның иң популяр альтернатив төркеме – алар рок уйный. Композитор, электрон музыкант, этник уен коралларында уйнаучы Марат Татурес белән ясаган "Карабай" исемле синглыбыз да бар. Татар да, башкорт та үзенеке итеп санаган Карабай көен, Марат заманча электрон калебкә салып бирде. Ул сингл 2019 елдан бирле паркларда, концерт-фестивальләрдә, гомумән бар җирдә яңгырый. Бу безнең милли музыка тарихына караган бер үрнәгебез. Башкортлар белән эшләргә планлаштырган тагын берничә проект бар әле.

— Эстрада, татар әдәбияты белән халыкара мәйданнарда танылып булмады инде, ә татар альтернатив музыканың халыкара мәйданга чыгып танылу перспективасы бармы?

Ильяс Гафаров
Ильяс Гафаров

— Әлбәттә. Ул мондагы концертларда да күренә, чөнки тамашачыбыз төрле, аудитория татар телен белүчеләр белән генә чикләнми. Безгә бүген төрки халыклар, Азия халкы мәдәнияте юнәлеше кызык. Киләчәктә Истанбулда берәр концерт оештыру теләгебез дә бар. Әкренләп Казакъстан белән элемтәләр дә үсә бара: Gauga төркеме бер казакъ җырчысы белән җыр әзерли. Казакъларны безгә чакырып кунак итәргә телибез, аларда заманча музыка сәхнәсе алга киткән, тәҗрибә уртаклашу өчен бу бик мөһим. Дөрес, Казакъстан сәхнәсен тулаем карасак, аларда да урысча җырлаучылар күп. Аларның да күп төркемнәре урысчага күчә. Ләкин аларда барыбер үз телләрендә заманча музыканы үстерү тәҗрибәсе зуррак. Һәм аларда аерым артистлар Казакъстанда гына түгел, Русиядә, БДБ илләрендә шактый танылган.

— Татарстаннан читтә дә бик күп татарлар яши, анда альтернатив музыка төркемнәре булдыру өчен шартлар да яхшырак кебек. Ни өчен читтә андый төркемнәр юк?

— Альтернатив юнәлешле булмаса да, аерым төркем оешкан мисаллар бар. Мәсәлән, Германиядә классик музыка уйный торган дуэт – "Моң" төркеме бар. Алар Ютубка видеоларын салып тора. Фин татарлары төркемнәре дә бар дип беләм. Мохит моны таләп итсә, андый төркем барлыкка килү өчен җирлек туа. Юк икән, димәк, андый төбәкләрдә ихтыяҗ да юктыр. Аларга чит җирдә традицион мәдәниятне саклап калу да бик җиңел түгел. Ә төркем булдыру өчен, җыелырга урыны, уйнарга аудиториясе кирәк. Билгеле бер төбәктә татарлар ярты елга бер генә җыелса, алар кем алдында уйнарга, кайда уйнарга тиеш? Польшадагы Каролина Сыча дигән этномузыкант мисалы бик кызыклы. Аның төркемендә бер татар кешесе дә юк, алар бар да поляк, ләкин җирле татарлардан татар җырларын сорап алып, татар телендә альбом яздырдылар. Ул күп кенә Европа фестивальләрендә уйналды, алар хәзер дә ул җырларны башкара.

Казандагы альтернатив мәдәни чаралар турында

— "Иттифак" төркеме дә, башкалары да шәһәрдә яшьләр мәдәниятен булдыру ниятеннән дә килеп чыккандыр дип аңлыйм. Синеңчә, Казанда бүген татар телле мәдәният бар дип әйтеп буламы?

-— Узган еллар белән чагыштырганда, андый мохит барыбер күпмедер үсте дип әйтеп була. Татар телле мохитне булдырырга теләүчеләр күбәйде, һәр өлкәдә бу эштә үз "йолдызчыклары" барлыкка килде. Казанга кунакка килүчеләр дә урамнарда татар телен ишетәбез диләр. Tat Cult festны татар телле мәдәният дисәк, әле аның 30-40 мең кеше җыюын да искә алсак, андый мәдәният бардыр. Без барыбер күпмедер кешене бер мәйданда җыеп аларның иҗат нәтиҗәсен күрсәтәбез.

— Ул фестиваль быел да булачакмы?

— Әйе, ул быел 30 августта бишенче тапкыр узачак. Яңартылган форматта тәкъдим итәчәкбез, тиздән фестиваль турында мәгълүмат чыгачак. 2020 елда безнең өч сәхнә тулысынча татар төркемнәреннән генә тора иде. Беренчесе – зур сәхнә – анда рок, фолк һәм башка төркемнәр. Кече сәхнәдә татарча R&B, хип-хоп һәм поп артистлар чыгыш ясады. Өченче сәхнәдә инструменталь музыка уйнады. 2021 елда башка төбәкләрдән кунаклар чакырып уздырдык. Татар музыкасының күп төрки халыклардан үрнәк алырлык урыннары бар. Быелгысының форматы әлегә сер.

— "Мин татарча сөйләшәм!" акциясен уздыруда да катнаша идегез. Быел да катнаштыгызмы? Аның Бауман урамыннан Камал театры каршына күчүенә ничек карыйсың?

— Әйе, катнаштык. Ул чараны бер ай алдан планлаштырган идек инде һәм әзерләнгәндә үк традицион урынында, Бауман урамында булыр дип уйладык, ләкин бер атна алдан гына хәбәр иттеләр – шәһәр хакимияте таләбе белән аны Камал театры каршына күчергәннәр. Әлбәттә, бу хакта алданрак белгән булсак, оештыру эшләре бераз үзгәрәк булыр иде, бераз кыен хәлдә калдык. Бу сәхнәне оештыру ягыннан өстәмә мәшәкатьләр тудырды. Андый мәйданны җыяр өчен, чараның бюджеты да күпкә зуррак булырга һәм әзерлеге дә күпкә иртәрәк башланырга тиеш, чөнки бер атна алдан кайсы чараның урынын күчерсәң дә ул зыянга гына була ала.

— Син сүзләрен язган "Мин – Алтын" җыры белән Чаллы кызы Ирина Смелая татар теленә яхшы гына пиар ясады, ул федераль дәрәҗәдә танылу алды. Лондонның сәүдә үзәкләрендә дә яңгыратулары турында сүзләр булды. Дөньяга яңгырарлык тагын бер шундый проект эшләп буламы?

— Текстын без яздык, ә көен һәм клибын бик популяр, миллионлаган аудитория белән эшләүче "КЛИККЛАК" лейблы эшләп чыкты. Чынлыкта, алар үзләре эшли торган аудиториягә, үз стиле кысаларында яңа проект кына тәкъдим иттеләр. Бездә андый аудиторияле лейбллар, блогерлар, мәгълүмат чаралары юк. Хәзер андый проектларны тормышка ашыру алай ук җиңел булмастыр. Безнең кайбер социаль челтәрләр дә юкка чыгып бара, калганнары блогерлар өчен зур керем китерми. Шуңа бездә блогерлар саны кими бара, татар телле блогерлар саны да искәрмә түгел.

"Без ротация өчен түгел, безгә тыңлаучылар үзләре түләргә тиеш"

— Татарстанда эстрада артистларын әзерләүче "Барс Медиа" ширкәте бар, ә сез заманча музыка артистларын әзерлисез. Сез эшегездә ничектер кисешәсезме?

— 2020 елдамы "Татар радиосы"нда җәй көне заманча, альтернатив татар музыкасын әйләндерә торган проект булып алды. Көненә ике сәгатьне алар заманча музыкага багышлады. Моңа җавап кебек, без дә үз чарларыбызга аларның артистларын чакыра идек. Ләкин безнең таләп белән ул тере уен кораллары белән һәм тере тавышка чыгыш ясарга тиеш. Андый чараларда катнаша алган артистлар күп түгел.

Интернетта эшлибез, узган ел тыңлаучылар саны 3 миллионга җитте

Без бүген дә төрле радиоларга яңа җырларны бик теләп җибәрәбез, ләкин татар телле радиолар аларны бушлай әйләндерергә атлыгып тормый, чөнки җырлар ротациясеннән килгән акча аларның төп керемнәреннән берсе һәм алар акча югалтырга теләми. Ә без җырларны радиода әйләндерү өчен принципиаль төстә түләмибез. Без интернет аша эшләүче музыкаль платфомаларда инде берничә ел һәм бөтен альбомнарны, җырларны санаганда, узган ел тыңлаучыларыбыз саны 3 миллионга җитте. Без анда үзебезне тыңласыннар өчен акча түләмибез, ә алар үзләре безне тыңлау өчен түли. 3 миллион тыңлаучыны безгә барыбер бер радио да тәкъдим итә алмый һәм без җырлар ротациясе өчен дә акча түли башласак, эшебезнең бернинди кереме калмаячак. Безгә музыканы үзебезгә керем китерә торган платформалар аша тарату ничектер уңайлырак та һәм гомумән бу соңгы вакытта дөньякүләм таралган тәҗрибә.

— Радиоларда ротация булмаудан башка, заманча татар музыкасының бүген нинди кыенлыклары бар?

— Бөтен дөньядагы, башка халыкларның заманча музыкасында булган кыенлыклар татарда да бар. Милли заманча музыка турында даими язучы матбугат чаралары, блогерлар бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Безнең турында күбрәк рус телле журналистлар һәм музыкаль тәнкыйтьчеләр яза. Мәгълүмат чаралары белән күбрәк, тыгызрак эшлисе иде.

Музыкантларның кыенлыкларын алганда, Казан үзәгендә репетицияләр өчен һәм тере музыка белән шөгыльләнү өчен урыннар бик әз. Булганнарына да эләгеп булмый. Yummy Music туган көнендә 8 төркем чыгыш ясаячак һәм аларның һәрберсе төрле җирдә җыелып әзерләнә. Кемгәдер безнең кечкенә студиябез дә җитә, ә кемгәдер яхшырак корылган зур зал кирәк.

— Грантларда катнашасызмы?

— Грантлар бар, ләкин алар ниндидер кечкенә проектларга гына җитә. Мәсәлән, бер альбом яздыруга җитәргә мөмкин. Тик аны ел саен отып булмый һәм ул төбәкара грантлар булгач, аңа төрле төбәкләрдән башкаручылар дәгъва иткәч, оту мөмкинлеге дә зур түгел.

— Лейбл киләчәген ничек күрәсең?

— Киләчәккә планнар төркемнәрнең үсешенә бәйле. Һәр төркемнең шәхси концертын матур залда, кызыклы урында уйнарга теләге бар, даими рәвештә төркемнәрнең клипларын чыгарып торасы килә. Безнең музыканы, телне аңлаган, яңа идея, концепция тәкъдим итәргә әзер талантлы режиссерлар белән эшлисе килә. Без чыгарган музыканы бүген үк спектакльләрдә, кинода да ишетеп була һәм бу юнәлештә эшебезне тагын да дәвам итәргә телибез. Якут киносы үз мәдәниятендә үз-үзен тәэмин итәргә сәләтле, киңкүләм ихтыяҗ тудыручы иҗат юнәлешенә әйләнгән. Без дә татар киносын шул дәрәҗәгә кадәр үстерү өчен, үзебездән өлеш кертергә, аны музыка белән тәэмин итәргә телибез. Үзебездән үсеп чыккан режиссерлар күбрәк булсын дип эшлибез. Безне быел Екатеринбур шәһәренә, Ural music night фестиваленә хәтта аерым сәхнә куеп чыгыш ясарга чакырдылар. Шундый ук чараларны башка шәһәрләрдә үткәрергә теләк бар. Уфа, Петербур белән сөйләшүләр бара. Татарстаннан читтә андый чаралар күбрәк кызыксыну тудыра ала дип уйлыйм.

Белешмә: Yummy Music

Yummy Music - татар инди-лейблы, 2012 елда Казанда оешкан. Нигез салучысы - Ильяс Гафаров. Лейбл заманча альтернатив татар музыкасын булдыру, үстерү белән шөгыльләнә, сәләтле авторларны, музыкантларны һәм башкаручыларны таба, яздыра, продюсер буларак халыкка таныту эшен башкара. Бу эш интернетта, музыкаль платформалар аша башкарыла. Шулай ук алар төрле фестивальләрдә катнаша, үзләре дә фестивальләр оештыра. Казанда узучы Tat Cult fest - Yummy Music эшчәнлеге нәтиҗәсе. Лейбл белән эшләүче музыкантларны, башкаручыларны "Печән базары", "Мин татарча сөйләшәм!" чараларында да күрергә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG