Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 186нчы лицейга 90 баланы укырга алмаганнар: әти-әниләре гаризаны төнлә чиратка басып тапшырган иде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ата-аналарны, хәзерге вакытта лицей янында тагын бер бина төзелә, ул кулланылуга тапшырылгач, укырга кабул ителмичә калган 90 баланы кабат мәктәпкә алырга мөмкин булачак, дип тынычландыралар.

Казанның Рауис Гәрәев урамында урнашкан 186нчы "Перспектива" лицеена быел беренче сыйныфка 90 баланы укырга алмаганнар. Бу хакта Татарстан 24 каналы хәбәр итә.

Бу урында берничә зур торак комплексы урнашкан: "Соловьиная роща", "Солнечный город", "Сказочный лес". Ә мәктәпләр икәү генә: берсе –35 нче мәктәп, икенчесе – 186нчы "Перспектива" лицее. Әмма лицейга быел беренче сыйныфка 224 баланы гына алганнар. Гаризалар күп кабул ителгән, шуңа 90 баланы башка мәктәпләргә бирергә тәкъдим иткәннәр диелә.

Быел 1 апрельдә мәктәп беренче сыйныф укучыларын алуга гаризалар кабул итә башлады. Баласын еракка йөртеп укытырга теләмәгәнгә, ата-аналар лицей янына 31 мартта ук чиратка баскан иде. Алар мәктәп янында төн кунды. Әмма бер көн алдан чиратка басканнар арасында да балалары беренче сыйныфка кабул ителмәүчеләр бар диелә.

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарының мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәридә Басыйрова телеканалга белдерүенчә, хәзерге вакытта лицей янында тагын бер бина төзелә, ул кулланылуга тапшырылгач, укырга кабул ителмичә калган 90 баланы мәктәпкә алырга мөмкин булачак.

"Мөгаен яңа корпус ачылу бу ата-аналар һәм балаларның борчуын хәл итәр дә. Әмма микрорайон төзелүен дәвам итә, димәк укырга керү белән бәйле проблем монда соңгы ел булмаска мөмкин", дип искәртелә хәбәрдә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG