Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каракалпакстан протестлары: Татарстан күзлегеннән карап


Каракалпакстан башкаласында протест чаралары, 1 июль 2022
Каракалпакстан башкаласында протест чаралары, 1 июль 2022

Каракалпакстанда протестлар ни сәбәпле килеп чыкты? Каракалпак активистлары нәрсә таләп итә? Республика бүген бәйсезлек алыр хәлдәме? Азатлык Каракалпакстан белән бәйле вазгыятьне тикшерде һәм андагы хәлләргә Татарстан күзлегеннән карады.

Июль башы тарихка Каракалпакстандагы протестларны бастыру белән дә кереп калачак. Үзбәкстан Конституциясеннән Каракалпакстан суверенитеты турындагы сүзләрне алып ташлау тәкъдименә каршы республика башкаласы Нөкис (Нукус) һәм башка шәһәрләрендә халык урамнарга чыкты. Протестлар бастырылды, аларда 516 кеше тоткарланды, дип хәбәр итте Үзбәкстан Милли гвардия матбугат хезмәте.

Киң колач алган протестлардан соң Үзбәкстан парламенты Каракалпакстанның суверенлыгын саклап калырга булды. Моннан тыш Конституциягә төзәтмәләр турында җәмәгать фикер алышуы 10 көнгә – 15 июльгә кадәр озайтылды.

Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзияев фәрманы белән 3 июльдән 2 августка кадәр Каракалпакстанда гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде, 21:00дән 07:00гә кадәр комендант сәгате билгеләнде. Төбәктә интернет эшләми, телефон элемтәсе өзеклекләр белән эшли.

Протестларны бастыру вакытында 18 кешенең үлеме рәсми танылды, 243 кеше яраланган. Аларның дүртесе дәүләт гвардиясе вәкилләре диелде. Калган 14 кешенең 13е накротик матдәләр кулланган булган дип белдерде Үзбәкстан рәсмиләре. Протестлар "читтән оештырылган", урамга чыгучыларга наркотиклар бирелгән дигән дигән гыйбәрәләр алга сөрелә.

Amnesty International кебек Халыкара кеше хокукларын яклау оешмалары, АКШ, Европа берлеге коралсыз митингны бастыруны тәнкыйтьләп чыкты, әлеге вакыйганы тикшерергә чакырды. Шул ук вакытта Казакъстан җитәкчелеге һәм Кремль протестларны бастыруны хуплады.

Безгә бәйсезлек кирәк

Әлеге хәлләрдән соң каракалпак активистлары Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзияев исеменә ачык хат белән чыкты. Алар Үзбәкстан Конституциясенә Каракалпакстан суверенитеты турында үзгәрешләр кертүдән баш тартуны хуплый, ләкин Каракалпакстан җәмәгатьчелеге вәкилләре белән сәяси диалог таләп итә. Хат авторлары Каракалпакстанда протестка чыгучыларны бастыруны тикшерүне, тоткарланучыларны азат итүне, үлүчеләрнең исемлеген бастыруны сорый. Моннан тыш, республикада яңа сайлаулар узып, яңа хөкүмәт урнашырга тиеш саный алар. Шулай ук активистлар Каракалпакстанда яңа сәяси фиркаләр һәм иҗтимагый хәрәкәтләр теркәлергә, алар сәяси тормышта актив катнашырга тиеш дип белдерә.

Аман Сәгыйдуллаев
Аман Сәгыйдуллаев

Каракалпак телен, тарихын чикләүгә дә киртә куюны таләп итә хат авторлары. Мөрәҗәгатьне төрле илләрдә яшәүче каракалпак активистлары имзалаган. Алар арасында "Алга Каракалпакстан" демокртик фиркасе лидеры, бүгенге көндә Норвегиядә качак статусы алган Аман Сәгыйдуллаев та бар.

Ул Азатлыкка сөйләвенчә, рәсмиләр үлүчеләр, яраланучылар һәм тоткарланучылар санын яшерә. Ә бәйсез мәгълүмат алу бик авыр. Активистлар корбаннар исемлеген төзергә тырыша. Әлегә бу исемлектә 30дан артык кеше бар. Аларны үлүчеләрнең туганнары, дуслары, танышлары җиткергән.

Мондый канкоешны булдырмый калып була иде ди активист. "Конституция нигезендә Үзбәкстан Каракалпакстан белән бөтен эшләрне килешү нигезендә алып барырга тиеш. Өстәл артына утырып сөйләшәсе иде. Үзбәкстан президенты башка тоталитар илләр мисалын күреп, безне бастырырга теләде. Без диалогка әзер идек", ди ул.

1990 елның 14 декабрендә Каракалпакстан суверенитеты турында декларация кабул ителә. 1992 елның 9 гыйнварында Каракалпакстан республикасы барлыкка килә. 1993 елда Каракалпакстан республикасының Үзбәкстанга керүе турында дәүләтара килешүгә имза куела. Килешү 20 елга төзелә. Документта автоном республиканың Үзбәкстаннан референдум уздырып чыгу хокукы языла.

1993 елгы килешүнең мөддәте беткәннән соң ни өчен референдум уздырылмады яки башка төрле килешү төзелмәде дигән сорауга Аман Сәгыйдуллаев Үзбәкстан Каракалпакстанны үз контроленә алып бетерде ди.

— Шушы 20 ел эчендә Үзбәкстан Каракалпакстанны төрмәгә әйләндерде. Чикләрдә танклар, хәрбиләр тора, урамнарда Үзбәкстан куәт оешмалары вәкилләре йөри, Үзбәкстан махсус хезмәтләре Каракалпакстан активистларын эзәрлекли, аларны кулга ала. 30 ел дәвамында Үзбәкстан җәен Каракалпакстан өчен Амударья елгасыннан эчәр суны ябып тора, хатын-кызларны стерилизацияли. Каракалпак теле мәктәпләрдә укытылмый диярлек, укытучылар үзбәк телен укытучыларга караганда әзрәк хезмәт хакы ала, җитәкче урыннарда үзбәкләр утыра, каракалпак телендә китаплар юк. Гадел сайлаулар юк, Каракалпакстан фиркаләре, иҗтимагый оешмалары — барысы да чит илләрдә эшли. Каралапакстан парламентында бер каракалпак фиркасе әгъзасы да юк", дип сөйләде Сәгыйдуллаев.

Үзбәкстан мәгариф министрлыгы саннарына караганда, Каракалпакстанда 2021-2022 уку елына барлыгы 726 мәктәп бар, Үзбәкстанның 245 мәктәбендә укыту каракалпак телендә бара (Каракалпакстан аерым бирелмәгән). Аларда 124 мең бала белем ала. Шул ук вакытта мәгариф министрлыгы белгече Каракалпакстан мәктәпләренең 60 процентында укыту каракалпак телендә алып барыла, башкаларында дәүләт теле буларак керә дип белдерде Азатлыкка. Каракалпак телен укытучылар үзбәк телен укытучыларга караганда кимрәк хезмәт хакы алу сүзләрен министрлык кире какты.

Аман Сәгыйдуллаев Үзбәкстан белән 1993 елда төзелгән килеүше "капкан" дип атады.

— Без бәйсезлек телибез. 1993 елда Үзбәкстан белән килешү төзү капкан булды. Безгә шул вакытта ул бәйсезлек алып каласы булган. Без 30 ел иректә яшәр идек. Хәзер сөйләшүләрдә без Конституцияләргә һәм Каракалпакстан суверенитеты турында декларациягә нигезләнәбез.

Ә икътисади яктан республика бәйсезлеккә әзерме, моңа Каракалпакстанның ресурслары җитәме дигән сорауга "безне хәерче төбәк дип күрсәтү Үзбәкстан пропагандасы гына" дип җаваплый ул.

— Үзбәкстан хакимиятенә сатылган матбугат чаралары Каракалпакстан бәйсез рәвештә үсеш ала алмый дип сөйли. Бу кешеләрне алдау өчен эшләнә. Бөтен дөньяга каракалпакларны хәерче төбәк дип күрсәтәләр, Үзбәкстан гына аларны ашатып тора диләр. Ләкин Үзбәкстанда бер гаилә дә каракалпакны ашатмый. Безнең бөтен заводларны, техниканы, хәтта типографияне үз кулларында алдылар. Гәзитләр, китаплар — барысы да Ташкентта басыла.

2021 елның 16 июлендә "Каракалпакстан телен камилләштерү һәм аны үстерү чаралары һәм тел сәясәте" турында республика Жогары кенесе президимуы карары чыкты. Анда 2030 елга кадәр каракалпак телендә китаплар, яңа сүзлекләр, мобиль телефоннар өчен әсбаблар чыгаруга, каракалпак телендә эшләүче матбугат чараларына ярдәм итү, республиканың дәүләт вазифаларына каракалпак телен белүне таләп итү һәм башка чаралар каралган. Шушы ук документта каракалпак теленең латин графикасына күчәргә тиешлеге дә язылган.

Муйнак, Караүзәк районнарында, Арал диңгезе төбендә 2 меңнән артык скважина урнаштырылган. Нефть, газ чыгаралар. Республикада шулай ук титан казылмалары бар. Казылмаларны саткан акчалар Каракалпакстанда калмый.

Каракалпакстанда экология начар, тын юллары авырулары күп, эчәр су белән проблем. Без моны ничек хәл итәргә беләбез. Моның өчен Каракалпакстан язмышы Ташкентта түгел, Нөкистә хәл ителергә тиеш, - дип сөйли Сәгыйдуллаев.

Каракалпакстан Үзбәкстаннан ел саен якынча 140 млн доллар дотация ала. Мәсәлән, 2022 елда Үзбәкстан бюджетыннан дотация алу ягыннан Каракалпакстан бишенче урында. Беренчедә Кашкадар өлкәсе (2 трлн сум), аннары Сурхандарья, Наманган, Әндиҗан, Каракалпакстан һәм Фергана килә.


Протестлар турында рәсми Үзбәкстан авазы

6 июльдә Үзбәкстан тышкы эшләр министрлыгы Каракалпакстандагы вакыйгаларга кагылышлы белдерү чыгарды. "Тәртипсезлекләрне тикшерү гадел булачак", аның нәтиҗәләре халыкара оешмаларга җиткереләчәк диелә анда.

Шулай ук матбугат чаралары бер яклы гына яктырту, "төрле фаразлар һәм дөрес булмаган мәгълүмат бирүдә" гаепләнә.

Белдерүдә 1-2 июльдә Нөкистә Үзбәкстанның конституцион төзелешен, бербөтенлеген һәм бердәмлеген җимерү омтылышлары булды диелә. "Көч кулланып дәүләт хакимияте оешмаларын басып алу омтылышлары" турында да әйтелә, монда "сепаратизм, тыныч һәм бердәм демократик илне таркатуга юнәлгән алдан уйланылган диверсия" сыйфатлары бар иде диелә.

Тәртип саклау оешмаларында эшләүче 107 кеше яраланган, аларның 23е авыр хәлдә булуы белдерелә.

Протестлар вакытында һәлак булган 18 кешенең дүртесе дәүләт гвардиясе вәкилләре булган. Калган 14е арасында 13е исерткеч һәм наркотик матдәләр куллануына басым ясала.

Халык белән бер төркем кеше идарә иткән дип саныйлар тышкы эшләр министрлыгында.

Рәсмиләр белдерүенчә, бүгенге көндә Каракалпакстанда мобиль элемтә эшли, ашамлык кибетләре, базарлар, банклар, хастаханәләр һәм башка социаль объектлар шулай ук эшли башлаган. Электр энергиясе, газ һәм су тәртип буенча бирелә.

"Мәгълүмат алып булмый" дигән сүзләр нигезсез, диелгән министрлык хәбәрендә.

Каракалпакстанны алда ни көтә?

Алишер Илһамов
Алишер Илһамов

Сәяәстче, Central Asia Due Diligence оешмасы җитәкчесе Алишер Илһамов конституция үзгәрешләре түгел, нәкъ менә канкоеш белән бәйле хәл Үзбәкстан өчен җитди нәтиҗәләргә китерәчәк дип саный. Каракалпакстан өчен дә, гомумән ил өчен дә моның нәтиҗәсе булачак. Алар үз-үзләрен капканга кертте", диде ул "Настоящее время" телеканалына.

Ул шулай ук барысы да Үзбәкстан контроле дәрәҗәсенең ничек булачагына бәйле ди.

— Үзбәкстан кебек автократик дәүләттә Конституция әллә ни зур роль уйнамый, вакыйгаларга зур йогынты ясамый. Дәүләт идарәсе башка төшенчәләр һәм принципларга нигезләнә. Шуңа күрә моңа кадәр вазгыять фактик контроль аркасында сакланып килде, де-юре түгел. Авторитар режим көче, куәт оешмаларын һәм административ оешмаларны контрольдә тоту аркасында.

Ләкин барысы да ил, дәүләт, идарә итүче хакимиятнең контрольдә тоту сәләтен саклаудан торачак. Хәзер моны эшләү авырлаша, чөнки корбаннар алда да канәгатьсезлек триггеры була ала. Конституция үзгәрешләренә караганда да зуррак канәгатьсезлек тудырырга мөмкин, - ди Илһамов.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та совет чорыннан соңгы Үзбәкстан демократик булмаган режим астында яшәү сәбәпле, күп кенә мәсьәләләр чишелмичә калды дип сөйләде Азатлыкка.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

— Режим бераз йомшый башлагач бу мәсьәләләр күтәрелде, шуларның берсе - Каракалпакстандагы милли мәсьәлә. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, Үзбәкстанда зур икътисади проблемнар бар. Аеруча, Каракалпакстан җирлегендә халыкның күпчелеге читтә эшли иде, шул исәптән Русиядә дә эшләүчеләр булды. Бу юлларның бер өлеше ябылды, керемнәр кимеде, халыкта тотрыксызлык килеп туды. Бу вазгыятьтә Үзбәкстанның сәяси җитәкчелеге уйламыйча Конституцияне үзгәртергә булгач, мәсьәләләр өскә калыкты һәм кризис килеп туды.

Бу 1990нчы еллар башындагы Татарстанның үсеш проблемына ошаган. Билгеле, аның үзенчәлекләре дә бар. Без бу мәсьәләгә игътибар белән карадык. Бәхеткә, бик тирәнгә киткәнче үк Мирзияев мәсьәләне кискен рәвештә уңай якка үзгәртергә тотынды. Бәлки, шуңа мәсьәлә тирәнгә кереп китмәс тә. Бу Үзбәкстан өчен куркыныч сигнал. Әгәр дә хәзерге җитәкчелек каракалпакларны демократик булмаган юл белән бастырса, ул вакытта Үзбәкстанда башланып киткән демократик үсеш барып чыкмаячак, алар Үзбәкстандагы империячел рухка күчәчәк. Ул аеруча үзбәк халкына бик начар йогынты ясаячак. Мирзияев бу әйберне үз вакытында аңлагандыр дип уйлыйм. Хәлбуки, үлүчеләр булса да, вакытында тотылып калсалар, мәсьәләне уңай якка хәл итсәләр, бәлки бу вазгыятьне туктатып булыр.

Каракалпакларны көч белән бастыру бик начар нәрсә, чөнки алар янында тугандаш казакълар яши. Бу вазгыять тирәнгә китеп, бөтен Урта Азияне тотрыксыз хәлгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дөнья җәмәгатьчелеге әлеге мәсьәләне вакытында чишү турында уйларга тиеш. Минемчә, әлегә зур куркыныч янамый, ләкин тотрыксызлык бөтенләй бетмәде, - ди Исхаков.

Галим фикеренчә, Каракалпакстанга Үзбәкстаннан аерылып чыгу мөмкинлеге бик юк.

— Аерыла башласалар, Казакъстан ягы гына кала. Минемчә, казакъларның үзбәкләр белән каршылыкка керү теләкләре әллә ни юк. Чынлыкта бүленеп чыгу реаль әйбер түгел. Үзбәкстан кысасында үзеңнең статусыңны ныгытып, икътисади яктан аякка басу каракалпаклар өчен тормышка ашырдай эш.

Татарстан Каракалпакстанны күзәтә

Дамир Исхаков татарларның Каракалпакстанда барган хәлләргә реакциясе бар ди.

— Дөресен әйткәндә, каракалпакларның татарлар белән тарихи якынлыгы бар. Алар Хорезм җирлегендә яши. Ул бит Алтын Урданың бер кисәге. Үзбәкстанның көньяк-көнчыгыш өлеше - ул Чагатай улысы, ә монысы Алтын Урда биләмәләре. Шуңа күрә монда халык та башка төрлерәк, тарихи яктан татарга якынрак. Каракалпаклар башкорт, казакъ, татар теле арасында торган бер телдә сөйләшәләр. Без аларны яхшы аңлый алабыз. Бездә булган дастаннар, мәсәлән, "Идегәй" аларда да бар. Билгеле, совет чорында Каракалпакстан белән Татарстан арасында элемтәләр бар иде. Кайбер җырчыларга Каракалпакстанның атказанган артист исеме бирелде. Шуңа күрә татарлар бу вазгыятькә игътибар белән карап тора. Тугандаш халыкны бастыра башласалар, татарлар моңа риза булмаячак.

Каракалпакстандагы бу күтәрелеш Татарстан өчен нәрсә аңлата ала? Һәрхәлдә, татарлар күзәтеп торалар. Реакциясе нинди булыр икәнен әйтә алмыйм. Ул төрлечә булырга мөмкин. Әмма татарлар моны күз уңында тота. Мин моны интернетта булган мәгълүматлардан да күреп торам. Татарларның бу вазгыятькә реакциясе бар. Бәлки үзләренең язмышын да чагыштырып карыйлардыр, монысы мөмкин, ди Исхаков.

Каракалпаклар - төрки халык, саннары якынча 600 меңләп исәпләнә. Күбесенчә Үзбәкстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Каралпакстан автоном республикасында яшиләр. Республиканың үз гербы, байрагы, гимны, конституциясе, хөкүмәте бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG