Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Луһанскига 45 тонн төзелеш материалы һәм эчәр су җибәрә


"Урыс дөньясын яклау" максатыннан һуманитар ярдәм җибәрүдә Башкортстан алдынгы позициядә тора.

8 июль көнне Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасына" (Украина тарафыннан ул танылмый) чираттагы, 13нче һуманитар ярдәмен җибәрә.

Бу юлы республикадан 44 тонна төзелеш материалы һәм 1 тонна эчәр су йөкләнгән биш фура китте. Төзелеш материалы Петровское авылында Миңнегали Шәйморатов исемендәге мәктәпнең ремонтына тотылачак диелә.

Моннан тыш Луһанскига Башкортстанның медицина хезмәткәрләре белән автобус да юл тотты. Алар җирле табиблар белән бергә төбәктә халыкка ярдәм күрсәтәчәк дип хәбәр ителә.

Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Максим Забелин сүзләренчә, бу ярдәм "кардәш республикалар" халкына "тыныч тормыш һәм нацизмны җиңүгә" өмет бирәчәк. Русия рәсмиләре нацизмда Украина җитәкчелеген гаепли, Азатлык бу уйдырма турында аерым язган иде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фетнәчел "ЛНР" төбәге җиткәчелегенә актив рәвештә ярдәм итеп тора. Аерым алганда, Башкортстан хакимиятләре 2022 елның икенче яртысында "ЛНР"га бизнес-миссия оештырмакчы, кайбер сәнәгать корылмалары оккупацияләнгән төбәккә инде җибәрелде, Башкортстан белгечләре дә анда эшли. "ЛНР" башлыгы Леонид Пасечник "Башкортстан беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды", дип белдерде.

"Урыс дөньясын яклау" максатыннан һуманитар ярдәм җибәрүдә Башкортстан алдынгы позициядә тора.

Күптән түгел халык кереме иң югары булган төбәкләр исемлегендә Башкортстанның 35нче урында торуы хәбәр ителде. Республикада фәкыйрьлек чигендәгеләрнең күләме 11,4 процент.

Башкортстаннарның керемнәре кимесә дә, Украинаның фетнәчел төбәкләренә ярдәм җибәрүдә Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында алдынгылыкта. Республика Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды, даими рәвештә һуманитар ярдәм дә җибәреп тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG