Илшат Шәрәфуллиның тарихы зур һәм катлаулы. Ул тумышы белән Татарстанның Чаллы шәһәреннән. Аңа 47 яшь. Чаллының гап-гади мәктәпләрендә укыган, башта 34нче, аннары 43нче мәктәптә белем алган. Әнисе – Флүрә китапханәче булган, әтисе Марат гомер буена бульдозерда эшләгән. Гаиләдә алар ике бала, Илшатның абыйсы бар. Рәсемгә һәвәслеге бар икәнен шәйләгәч, Илшатны Чаллының рәсем мәктәбенә биргәннәр. Ул андагы остазы Фирдәвес Гыйрфановны бик җылы искә ала. Ул рәсем ясарга гына өйрәтмәде, татар сәнгате, тарихы, дине турында да аңлатты, сөйләде ди.
— Аңа йөргән барлык балалар да ахыр чиктә татарча сөйләшә башлый иде, барыбызга да татар тарихыннан мөһим мәгълүматны сеңдереп калдырды. Мин анда беренче тапкыр шамаилләр белән таныштым, гарәп каллиграфиясенә өйрәндем, — ди ул.
9нчы сыйныфны тәмамлагач, Илшат остазының фатихасы белән Лениногорски сәнгать училищесының рәсем ясау һәм сызым бүлегенә укырга керә. Әмма ике елдан анда укуын ташлый. Ул моны "түземлегем җитмәде, мыскыллауны авыр кичердем, укытучылар белән уртак тел таба алмадым" дип аңлата. Аның сүзләренчә, ул анда даими ксенофобия, татарофобия очракларына дучар булган.
Укып бетермәгән килеш ул Чаллыда әле тегендә, әле монда эшли, төгәл хезмәт урыным юк иде ди. Шул ук вакытта ул Чаллыда "Тәүбә" мәчете мәдрәсәсендә белем ала, милли хәрәкәттә катнаша. "Дини белем алдым һәм аны камилләштерергә теләдем" ди ул һәм Кавказга чыгып китүе турында әйтә. Бу – 1998 ел. Ул вакытта инде беренче чечен сугышы беткән, икенчесе әле башланмаган чор.
Чеченнар безгә ФСБ агентлары дип үлем карары чыгарды
— Без Татарстаннан күп идек, 38 кеше булдык. Ул вакытта барыбыз да Шали районының Серьжень-Юрт авылында урнашкан ислам үзәгендә укыдык. Максат – дини белем алу. 1999 елда сугыш башланды. Без ике ут арасында калдык. Чечнядан чыгып китү мөмкинлеге юк иде. Без чеченнарның азатлыгын яклап Чечня ягында сугышырга теләдек һәм Веденога киттек. Ахыр чиктә сугышларда катнашмадык, чечен сугышчылары арасында низаг чыкты, мин террорчы Шамил Басаевның ярдәмчесенә дин турында алар сөйләгәннәр дөрес түгел дип аңлатып карадым. Алар безне, киресенчә, дөрес булмаган мөселманнар дип гаепләде. Низаг булса да, сугышта катнашмаган булсак та, соңыннан безгә Шамил Басаев ягында сугыштылар дип барыбер тамга тагачаклар. Басаевны мин әлегәчә бандит, террорчы дип саныйм. Андый кеше мөселман була алмый. Алар тараткан ислам да динебезгә каршы.
Безне ФСБ агентлары дип гаепли башладылар, гаепне танысагыз, исән калачаксыз, дип янадылар
Без урнашкан отрядта бер мәл татар егетләре юкка чыга башлады. Китәләр дә юк булалар. Мин моны сорадым, кая безнең егетләр дим, алар йә операциядә катнаша, йә башка эш белән киттеләр дип кенә җавап бирәләр. Ә көннәрнең берсендә безне, 10 егетне, чеченнар кулга алдылар да базга бикләделәр. Безне ФСБ агентлары дип гаепли башладылар, гаепне танысагыз, исән калачаксыз, дип янадылар. Җәзаладылар, асып тоттылар, таяклар белән кыйнадылар. Мин – мөселман, ялган сөйләү миңа хәрам, үзегез тикшерегез, дидем. Алар чыннан да ФСБга, Чаллыга шалтыраткан, куәт хезмәтендә андыйлар юк дип җавап биргәннәр. Аннары бандитлар безнең туганнарга шалтыраткан, акча таләп иткән. 50 мең доллар каян булсын ди аларда?! Хәерчелек заманы бит.
Августтан октябрьгә кадәр безне Алхан-Юрт зинданында тоттылар. Анда утыз кеше яттык. Ашау – көнгә бер ипи кисәге. Ахыр чиктә безнең кулларны богаулап төрмәдән чыгара башладылар. Бу – 1999 елның 3 ноябре, төн. Минем белән бергә тагын дүрт кешене – Салават Хисамиев (җырчы Алсу Хисамиеваның бертуган энесе – ред.), Фәрит Әхмәдиев, Александр Мотылев, Рәсүл Макитов – берәм-берәм "буханка" машинасына утырттылар. Кая алып барганнарын белмибез. Урманга алып килделәр, бер-бер атлы чыгарга куштылар. Беренче булып Фәрит чыкты. Автомат атуын ишеттек. Безгә үлем хөкеме чыгарылганын аңладык. Икенче булып Салават чыкты. Тагын ату тавышы. Рәсүлгә чыгарга кушылды. Озак вакыт узды, ату тавышы юк, бераздан аны машинага кире кайтардылар. Тагын чакыралар, "Следующий" диләр. Александр белән бер-беребезгә караштык та хушлаштык, әмма ул чыкты. Тагын атыш.
Соңгысы мин идем. Сазлык аша узарга кирәк, итекләр белән атлап булмый, салдым. 24 яшь миңа. "Кем исемең?" дип сорыйлар миннән, "Абдулла" дим. "Чын исемеңне әйт" дип кычкыралар, "Илшат" дип җавап бирдем. Карыйм – егетләрнең мәетләре ята. "ФСБга эшләдеңме? Әйт", дип кычкыралар һәм хөкемне камерага төшерәләр. Шәһәдәт әйттем һәм "Кончай его" дигән сүзләрдән соң миңа 4 метрдан аттылар. Салават өстенә килеп төштем. Ышанмассыз, әмма Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән мин исән калдым. Сизәм, сулыйм бит. Рәсүлне тагын алып килделәр кырга. Ул да шәһәдә кәлимәсен әйткәнен ишеттем. Аны да аттылар. Аерым кеше килеп безгә тагын контроль атулар ясады. Мин ятып калдым, аларның киткәнен көттем. Бу могҗиза иде. Озак вакыт узганнан соң тордым, мин хәтта яраланмаган булып чыктым, Рәсүлнең аяк киемнәрен киеп киттем.
Ике төн буе, кыргый этләрдән кача-кача, Гойское авылына барып җиттем. Ачмын, икмәк сорадым. Бер әби ярдәм итте. Әмма анда да минем кемлегемне тикшереп җәфаладылар. Декабрьгә кадәр анда тордым. Русия гаскәрләре инде анда чеченнар белән сугыша иде. Әнигә хат яздым, Чечнядан чыгып китәр өчен миңа нинди дә булса документлар кирәк иде. 2000 елның 3 гыйнварында әни үзе килеп җиткән. Ай ахырында бергә чыгып киттек.
Басым, мәхкәмәләр һәм хөкем карары
— Чаллыга, әниләр янына кайттым. Тәртип саклаучылар белән дә, куәт органнары белән дә очраштым, барысын да ничек бар – шулай сөйләдем, миңа ышандылар, бернинди дә дәгъва булмады. Минем белән ФСБдан Ленар Әхмәтов аралашты, — дип сөйли ул.
Шәрәфуллин тыныч гомер итә, өйләнә, ике баласы туа. Шулай ук, кайда мөмкин – шунда эшли, гаиләсен тарта. Әмма бу озакка сузылмый. Чечняда булуы хакында аңа әле күп тапкыр аңлатырга, мәхкәмәләр аша узарга һәм хөкем ителергә туры киләчәк.
Иблис белән килешү төзи алмыйм, дини кешеләргә алдашу ярамый, дип баш тарттым
— 2004 елда Чаллыда бер маньяк эш итә башлады. Аннары аны тоттылар, исеме – Хафиз Разаков. Әмма аны тотканчы бөтен шәһәр куркуда иде. Полиция "облава" ясады һәм кем ошамый – шуларның барысын да полициягә алып киттеләр. Алар арасында мин дә бар идем. 50гә якын мөселман иде. Басым башланды миңа. "Следак"лар, прокуратура кешесе "барысын да аңлыйбыз, сезнең бер катнашыгыз юк, әмма безнең белән килешү төзергә тәкъдим итәбез", дия башлады. Минем исемнән "показание"ләр инде язылган булып чыкты, имзаласаң, җибәрәбез, диләр. Иблис белән килешү төзи алмыйм, дини кешеләргә алдашу ярамый, дип баш тарттым. 15 ел утырачаксың дип янадылар. 20 ел утырырга язган икән, утырам, әмма үземә каршы да, башкаларга да яла якмыйм, дидем.
Ахыр чиктә алар миңа башка җинаять эшләре ачты. Мине чечен сугышчысы дип тә таныдылар, экстремист дип тә, террорчы тамгасын да чәпәделәр. Миңа 119468 санлы калын папка ачылды. Русия Җинаять кодексының 205нче һәм, 282нче маддәләре нигезендә ике тапкыр гаепле, 208нче һәм 213нче маддәләре нигезендә шулай ук ике тапкыр гаепле дип, җинаять эше башладылар. Барысы да уйлап чыгарылды.
Ике ел тикшерү барды, бер ел ярым Казанда, Югары мәхкмәдә минем эшем каралды. Мәхкәмә "присяжный"лар белән узды. Миңа чыгыш ясарга да рөхсәт ителде, төрлечә каршылыклар тудырылды. Әмма барлык присяжныйлар да мине аклады, уйлап табылган җинаять эшләренә минем кагылышым булмаганны аңлап карар чыгардылар. Мин ул вердиктны үз күзләрем белән күрдем. Аллаһның бер могҗизасы, хәзер андый хәлне күз алдына китерү дә авыр. Ул вакытта кыю кешеләр булган. Әмма аларга басым ясалды, нинди дә булса җинаять эшендә минем гаепле булуым танылса, Шәрәфуллин мәхкәмә бинасыннан җибәрелә диелгән. Риза булганнар. Ахыр чиктә мин бандитлар оешмасы оештыруда, экстремизм, хулинганлык кебек өч маддә нигезендә гаепле булып танылдым. Террорчылык маддәсе нигезендә гаепләү генә төшеп калды. 3,5 елга хөкем ителдем, әмма мәхкәмә карарына кадәр мин инде изоляторда 3,5 ел утырган булгач, чыгардылар. Иректәмен, әмма шайтан Русия хакимияте миңа "волчий билет" тоттырып чыгарды", — дип дәвам итә ул үз тарихын.
2008 елда иреккә чыгарылгач, Илшат Шәрәфуллин Русиядән китәргә уйлый, әмма әнисе риза булмый. Йорт төзергә, хуҗалыкны карарга кирәк дип үгетләп калдырды, ди ул. Аның тагын өч баласы туа, әмма Русиядән китү теләге юкка чыкмый, тик аңа чит ил паспорты бирүдән баш тарталар. Гади паспорты белән Казакъстан, Абхазия аша да китеп карый, әмма нәтиҗәсез, ул чикләрне уза алмый. Китү теләген ул 24 сәгать буена һәрвакыт күзәтү астында яшәргә туры килүе, куәт структураларының еш кына аны үзләренә чакыртып, янап йөдәтүләренә түзү бик авыр булуы белән аңлата.
Шәрәфуллин үзен радикал мөселман дип санамый, Аллаһ кушканча яшәргә тырышам, дип аңлата. Хизб ут-Тәхрир оешмасы белән бәйлелегем юк, мин ул системга каршы, төрле дини, сәяси оешмаларны кабул итмим, әмма алар белән бәйлелекне ФСБ бик җиңел уйлап чыгара ала, ди ул.
Украинага качу
2020 елда ул барыбер чыгып китә. Чит ил паспорты юк, 2020 елның 26 июлендә Русия белән Украина чиген үтеп, Украинадан сәяси сыену сорап мөрәҗәгать итә. Суджа-Юнаковка чиге була бу. Бу сәфәрне ул ялгыз уза.
Идеология ягыннан хатыным белән бернинди дә киселешебез юк. Ул – Путин пропагандасы корбаны
— Финляндиягә китү теләге дә зур булды, әмма анда китү авыр иде. Украина миңа хәерлесе икәнен аңладым, юллар да ачылды. Үзем генә киттем, гаиләм калды. Идеология ягыннан хатыным белән бернинди дә киселешебез юк. Ул – Путин пропагандасы корбаны, шайтаннарны яклый. Туйдым аның авызыннан ул вәсвәсәне тыңлап. Мин аннан да качтым, аны сатлыкҗан дип кабул итәм. Балаларны да агулый. Фашист системының золымын тулысынча татыдым. Үз туган шәһәремдә нормаль тыныч гомер итә алмадым. Чыгып китү, качу карарына күптән әзер идем һәм үкенмим.
Чикне узганда бернинди дә җәбер-золым булмады. Мине тикшерделәр, сораштылар. Сумы шәһәрендә урнаштым. Вакытлы документлар белән яшәдем. Миндә качак статусы. Кешеләр бик кече күңелле, мәрхәмәтле. Украина иминлек хезмәте (СБУ), чиктәге кешеләр дә итәгатьле сөйләшүенә бик гаҗәпләндем, — ди ул.
Сумы шәһәрендә ел ярым яшәп өлгерә. Төзелеш белән шөгыльләнә, койма тотып акча эшли. Ә 2021 елның ноябрендә Одессага китә. Сугыш була калса, Русия гаскәре беренчеләрдән булып Сумы шәһәре аша уза ала дип фаразлый. Ераграк китү хәерлерәк дигән карарга килә.
24 февральдә Русия Украинага бәреп кергәннән соң ике көннән Киевка килә һәм тероборона сафларына керә. Әмма бу гына җитми, аның Украина кораллы көчләренә (ВСУ), интернационал батальонга эләгәсе килә. Ул моны канунга нигезләнеп башкарырга тели, әмма монда да каршылыклар күп, дип зарлана.
Украиннар самимирәк халык, алар Путинның маньяк икәненә ышанмады
— Украинада да сатлыкҗаннар шактый, СБУда да бар андыйлар, хөкемдарлар арасында да бар. Ришвәтчелек тә киң таралган. Украинаның тышкы күзләү хезмәткәрләре былтыр минем белән очрашты, сугыш башланамы, юкмы дип сорашты. Иллюзияләр белән яшәү кирәкми, коралланырга кирәк дидем. Украиннар самимирәк халык, алар Путинның маньяк икәненә ышанмады. Сумы аша бәреп керәчәкләрен шәйләдем һәм 2021 елның ноябрендә Одессага киттем. Әмма иминлектә яшәвем дөрес түгел, минем дә ярдәмем булырга тиеш дип Киевка килдем. Соңгы рейска утырдым да киттем һәм иң беренчеләрдән булып тероборонага язылдым. Ярты ай шунда идем.
Тероборона, мөселман батальоны һәм ВСУга керү теләге
— Аннан соң мөселман батальонына күчтем, ул Киев өлкәсендә урнашты. Монда ихтыярилар җыела, без кырыкка якын кеше идек. Анда төрлесе бар, күпчелеге кырымтатарлар, ислам кабул иткән украиннар бар, бер мөселман беларус. Без "зачистка" белән шөгыльләндек. Качкыннарны тоттык. Хәрби киемем дә, коралым да бар, әмма тероборонада, мөселман батальонында катнашуда каршылык туды. ВСУ һәр коралга документлар булырга тиеш дигән карар чыгарды, ә бездә барыбызда да корал, хәрби кием. Канунлаштырырга кушылды. Мин – чит ил кешесе. Мин канун нигезендә мөселман батальонында була алмыйм. Минем комбат чит ил легионы аша килешү төзергә кирәк диде.
Русия Украинадан килүчеләргә шунда ук ишекләрен ача, паспорт ясый, монда исә башка систем. Шикләнеп карыйлар, сузалар, бюрократия көчле. Миңа ришвәт бирүгә дә ишарә ясадылар, әмма миңа монда да исламда ришвәтчелек – хәрам дип аңлатырга туры килә. Чит ил легионына керәсем килә, әмма һаман минем гаризамны, документларымны тоткарлыйлар. Алар юк икән, ВСУның чит ил легионы белән килешү имзалый алмыйм. Көтәм. Мин төрле яктан тырышам. Барысы да канун нигезендә булуын телим, корал йөртергә дә документ булсын дим. Минем кебек кырымтатарлар, азәрбайҗан, грузин, балкарлар, беларус, чеченнар бар, алар да Русиядән золым күрүчеләр, Израилдән дә кешеләр бар. Татарстаннан мин берүзем генә.
Ягъни, минем кебек документларын көткән мөселманнар шактый. Үпкәләп йөриләр Украинага. Кемдер көтеп арый. Үзлегеннән Донбасска таба чыгып китүчеләр бар. Канунсыз булса да, Украина ягында сугышалар, чөнки вакыт уза, ә ярдәм кирәк, — дип сөйли ул.
Шәрәфуллин үзенең әле кайда икәнен әйтми, документларын көтә. Сугышмыйча сабыр итү кыен, ди. Сугыш барганда тынычлыкта качып яту ирләргә килешми, ди. Берничә тапкыр үлемнән котылса да, тынычлыкта яшәр өчен чыгып китсә дә, ул янә утка керергә ашкынуын болай дип аңлата:
Мин дә Русиягә каршы, империянең җимерелүен теләп сугышам
— Украина мине сыендырды, куып чыгармады, озак булмаса да, мин тынычлыкта яшәдем. Русия хакимияте минем тормышымны чәлпәрәмә китерде, минем яшәешне җәһәннәмгә әйләндерде. Шуңа күрә Украинаны яклау – намус эшем. Украинага кылыч белән килүче Русия империясе каршылык белән очрашты. Мин дә Русиягә каршы, империянең җимерелүен теләп сугышам. Үз телләрендә укырга да рөхсәт итмәгән, диннәрен кыскан колонизатор дәүләт юкка чыгарга тиеш. Сугыш кырында Русия ягында сугышкан татарлар, башкортлар, башка мөселманнар эләксә, аларны аямаячакмын. Акчага кызыккан коллар, башка дәүләткә сугыш белән килүчеләрне кызгану була алмый. "Срочник"ларны украиннар үзләре дә җибәрде. Бала-чагага башка мөнәсәбәт, ә ихтыярилар һәм "наемниклар"га башка караш, — ди ул.
Илшат, балалардан кала, Татарстанда беркемем дә калмады, туганнарым Төркиягә чыгып китте, диде.
* * *
Азатлык 5 ай дәвамында Русиянең Украинага каршы алып барган сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен исемлеккә теркәп бара. Андагы саннар көн саен үзгәреп тора. Төрле хәрби экспертлар көзгә таба ике арадагы вазгыять тагын да кискенләшәчәк, корбаннар саны артачак дип фаразлый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум