Самат Галимов белән партнеры җитәкләгән 13 кешелек такым хәзерге вакытта 4 проект алып бара: Вебиум – мәктәп укучыларын бердәм дәүләт имтиханына әзерләүче онлайн-мәктәп; "Чайка" дәлилле медицина клиникалары челтәренең берничә модуле (IT стартап), "консалтинг проекты" (башка стартапларга такым белән эш оештыруда ярдәм) һәм медиапроект. Самат – техник директор. Элек эшләгән проектлары: "Meduza", "Bookmate", "RAWG", "Pure".
Тумышы белән Татарстанның Зур Әтнә авылыннан. Казандагы лицейны тәмамлагач, югары белемне Мәскәү университетында алган. Моннан җиде ел элек Мәскәү стартапларында эшләп алганнан соң, Саматны яңа гына эшли башлаган "Медуза" басмасына эшкә чакыралар, һәм ул гаиләсе белән Ригага (Латвия) күченә. Әйтүенчә, аңа һәм гаиләсенә анда бик ошый.
— "Медуза" ул вакытта әле публикага эшли дә башламаган иде. Мине техник директор буларак чакырдылар, әмма Русиядән күчү шарты белән – янәсе, Русиядә калу куркыныч, теләсә кайсы вакытта өйгә килеп алып китәргә мөмкиннәр. Мин ул вакытта бик яшь идем, балабыз да ул вакытта берәү генә иде. Шуңа күрә без хатыным белән риза булдык. Юкса, каядыр күченү теләгебез юк иде, шулай да мөмкинлек барда нигә әле күчеп яшәп карамаска, дип уйладык. Аныңчы без Ригада булган идек инде, студент чагында плацкартта килеп, иң арзан торак яллап, ялга килгән идек. Һәм безгә бер елдан бу шәһәргә күчәргә тәкъдим итттеләр.
Мин инде җиденче ел Ригада яшим. "Медуза"дан инде күптән киттем, әмма биредә яшәвемне дәвам итәм, миңа монда бик ошады. Безнең хәзер өч бала, зурысы мондагы мәктәптә укый, мин озак яшәр өчен рөхсәт алдым. Монда беректек дияргә була.
Без Русиягә кайту турында һәрвакыт уйлый идек. Әмма соңгы вакыйгаларны искә алганда… Дөресен генә әйтсәм, без инде мондагы уңайлыкларга күнегеп беттек. Рига бик уңайлы шәһәр. Элек мин ай саен Мәскәүгә оча идем, бу бик рәхәт иде. Дуслар белән күрешергә була иде. Ригадан Мәскәүгә очу Мәскәү өлкәсеннән маршрутка белән Мәскәүгә килгән сыман иде.
— Русия сугыш башлагач, беренче айларда илдән китүчеләр күп булды. Ни өчен IT белгечләренең читкә китүе һаман дәвам итә? Кеше күбрәк кая күченә?
— Кешенең Русиядә яшәргә теләмәвенең берничә сәбәбе бар дип уйлыйм. Бу сәбәпләрнең бер өлеше IT үзенчәлекләре белән бөтенләй бәйләнмәгән: кемдер Русиянең сугыш башлавы белән килешми, кемгәдер Русиядә банк карталарының эшләми башлавы ошамый, кемгәдер – Русиядән чит илгә очып булмавы. Кешенең Русиядә яшисе килмәүнең сәбәпләре күп. IT өчен хас сәбәпләрнең мин берничәсен күрәм.
Ширкәтләр Русиядән китеп, башка илгә күченү шартын куйды
Беренчедән – Русия белгечләренең күбесе чит ил ширкәтләре белән эшли, андый ширкәтләрнең барысы да диярлек хезмәттәшлекне дәвам итү өчен Русиядән китеп, кайсы да булса өченче илгә күченү шарты куйды. Мин үзем хәзер бер клиентка Русиядән читтә шундый такым җыярга ярдәм итәм – элек алар хәтта аутсорс хезмәтен дә Русиядән яллаган булган. Әмма сугыш башланганнан бирле банк аша акча күчерү авырлашканга күрә, алар ихтимал хәвефләрне киметергә тели. Хәзер алар Русиядән булмаган русиялеләрдән такым җыя. Бу шактый зур катлам. Хәзер күпләр шулай эшли. Бу эре ширкәтләр дә – мәсәлән, Берлингамы, Франкфурткамы ике мең хезмәткәрен күчергән Deutsche Bank. Бу шулай ук суперкечкенә стартаплар да. Алар моңа кадәр Русия девелоперлары белән эшләп, акчасын янга калдырып килде, чөнки Русиядә девелоперлар хезмәте арзан. Эш бирүчеләрнең хезмәткәрләреннән Русиядән китүне таләп итүе – бусы бер очрак.
Русиядән чыккан ширкәтләр дә бар. Deutsche Bank – бусы әле алман ширкәте, аңлашыла. Русиядән чыккан бик танылган Miro – Пермьнән чыккан проект. Ул миллионлаган инвестицияләр җәлеп итте, үзе миллиардтан артык тора, бөтен дөнья куллана торган сервис булдырган бик уңышлы проект. Аның белән горурланырга булыр иде. Сугыш башланганнан бирле алар барлык хезмәткәрләрен Амстердамга күчерделәр. Монда да илдән китү – эш бирүченең шарты. Мондый очраклар бик күп, Miro очрагы иң танылган һәм эре ширкәт булганга гына күпләргә таныш.
JetBrains – бик кәттә сервис, ул да Русия проекты, шулай ук миллиард долларга якын тора. Дөрес, аларның башта ук программистлары Петербурда булса да – Петербур программистлары өчен ул иң эре эш бирүче иде, юридик затлары Чехиядә иде. Алар да барысын да күчерделәр.
Бу очраклар да, Русия проектлары булсалар да, беренче сәбәпкә керәдер, ягъни чит илгә күчүне эш бирүче ширкәт таләп итә.
Чит илдә югары бәяләнүче топ-белгечләр катламы бар. Чит ил оешмалары һәрвакыт чакырып торса да, яки эшкә урнашу өчен сөйләшүләрне җиңел уза алсалар да, алар Русия ширкәтләрендә эшли бирде. Ягъни, алар Русиядә эшләгән вакытта да, аларга халыкара хезмәт базарында ихтыяҗ бар иде. Алар шактый мобиль кешеләр, ягъни, башка һөнәр ияләреннән аермалы буларак, аларга күченүе бик җиңел.
Өченче сәбәп – читтән торып эшләү тренды. Хәзерге хәлне алар өчен идеаль шторм дип атарга буладыр. Элек программистлар "мин офиска барып эшлим, офиска барырга кирәк" дип көяләнсә, коронавирус читтән торып эшләүне трендка әйләндерде. Программистларның барысы да диярлек өйдән эшләп карады, өйдән эшли алуларын төгәл аңлады. Программистлар ике әйберне белә – синең яшәгән урының белән эшләгән урының бер үк булуы мәҗбүри түгел. Миңа калса, алар шуңа күрә виза таләп итмәгән Грузиягә күчеп, үзләре легальләшә алмаган катлаулы юрисдикцияле илләргә эшләүләрен дәвам итә.
— IT тармагы үсешендә бер адым артка чигенүдән тыш, белгечләрнең күпләп китүе Русиягә тагын нәрсә белән яный?
— Иң начары, минемчә, – иң акыллары китә. Бу бик катгый яңгырый, калучылар начарракмыни дип уйларга мөмкин, юк. Әмма иң кирәкле, иң яхшы белгечләргә китүе җиңелрәк. Без супер инженерларны югалтабыз булып чыга. Кызганыч, әмма бу шулай. Бусы – бер.
Русиядә стартап булдыручылар да хәзер токсик
Икенчесе. Әгәр син моңарчы инвестицияләр өчен чит ил ширкәте эзләсәң, хезмәткәрләреңне Русиягә генә түгел, башка илләргә дә урнаштырырга тырышсаң, хәзер Русия стартапы токсик булып санала. Көнбатышта сиңа нормаль акча бирсеннәр өчен син ниндидер илаһи көч булырга тиеш. Сугышка рәхмәт әйтергә кирәк, һәм шәхсән Путинга. Бу безнең халыкара стартап базарында стартап-такым, стартапка нигез салучыларның конкурентлыгы турында. Без шактый төпкә төштек. Русиядәге программистларның Русиягә кирәкле програмнар язуын дәвам итә алуына килгәндә, әлбәттә, алар яза алачак. Шулай да санкцияләр аркасында Русия программистлары програм язу өчен кирәкле күп кенә стандарт кораллардан мәхрүм – әйтик, шул ук JetBrains, Русиянеке була торып та, продукциясен Русиядә сатудан туктады. Бу төп проблем түгел, әмма бу подшипникларга эләккән өстәмә ком кебек, бары тик эшне генә катлауландыра.
— Ә мәгълүмат саклау өлкәсендә?
— Бер яктан, безнең мәгълүматны чит ил серверларында саклау кимегәч, куркыныч кимеде кебек. Икенче яктан, дәүләт хәзер эре бизнеска "без сезгә шәхси мәгълүмат саклау ягыннан бәйләнмәячәкбез, яшәгез генә", ди кебек. Бу әлбәттә шәхси мәгълүмат өчен минус. Әмма, бу теманы сөйләшкәндә, инде йөрәге туктаган хастаның битендәге бетчәләре хакында сөйләшәбез дигән кебек булып чыга.
— Русиядә һәм башка илләрдә бу өлкәдә хезмәт хаклары нисбәте нинди?
— Элеккечә үк, чит илдә хезмәт хакы шулай ук ике тапкыр, шул ук 40-50%ка югарырак. Көнбатышта программист җиңел генә 7-8 мең доллар эшли ала. Без, әлбәттә, топ-белгечләр турында сөйләшәбез. Алар Русиядә дә аз алмыйлар. Хәзерге сум курсы белән бәлки көнбатыштагылардан да күбрәк эшлиләр булып чыгадыр әле. Әмма монда сумның сатып алу сәләте аңлашылмый.
Хезмәт базарында хәзер нинди хәл? Элек хезмәт базары кызган хәлдә иде, һәм яхшы белгеч табу авыр иде. Хәзер күп оешмалар штатларын кыскарта башлады, хәтта көчле оешмалар да чыгымнарын кыскарта – алар ихтимал икътисади төшенкелектән курка һәм алдан әзерләнә. Шуңа күрә хәзер хезмәт базарында элек эш эзләмәгән яңа программистлар барлыкка килде, эшкә яллаучы өчен хәл яхшырды. Мин хәзер эшкә алам һәм бу хәзер күпкә җайлырак.
Минем бизнес-партнер Федор Борщевның бу хакта бер фикере бар. Мин аннан "Ник кинәт барысы безгә килә башлады?" дип сорагач, ул "Сугыш башлангач, кешеләр ничек һәм нигә яшәүләре турында уйлана башлады. Элек еш кына мөнәсәбәт "Эшлисеңме – эшлисең, акча түлиләр, шул җитте", хәзер күпләр акча эзләп түгел, үзләренә яхшы мөнәсәбәт, күңеленә якын проектлар эзләп килә. Ягъни эш бирүчене аң белән сайлый.
— Мәскәү хәзер IT-компанияләр өчен отышлы шартлар тудыра, бу белгечләрне илдә калырга яисә илдән киткәннәрне кире кайтырга җәлеп итәме?
— Анда бик яхшы пиар булды, әмма, аңлавымча, хәрби хезмәттән азат итү махсус белеме булган хезмәткәрләр өчен генә каралган. Безнең такымда, мәсәлән, 13 программчының өчесе генә үз белгечлегеннән махсус белем алган. Һәм бу стандарт тренд. Ә алар индустриядә иң шәп белгечләрдән санала. Кызганычкамы, бәхеткәме, махсус белем булуы һәм яхшы белгеч булу үзара берничек тә бәйләнмәгән. Дәүләт ташламаларының күбесенең мәгънәсе юк. Игълан ителгән ташламалар бик кәттә яңгырый, әмма аларны алу авыр һәм, якынрак таныша башласаң, алар ул кадәр үк шәп тә түгел булып чыга. Бу ташламаларга кызыгып, чит илгә киткәннән соң ширкәтен кире кайтаручылар турында бер дә ишеткәнем юк, кайтыр дип уйламыйм да.
Читкә китеп алар хәвефләрне киметәләр
Сугышка кадәр дә илдән киткән оешмаларның китү сәбәпләре: алар яки көнбатыш базарына эшләргә һәм шуңа күрә аңа якынрак булырга телиләр, яки хөкемдар янына килеп кенә IT ширкәт язмышын хәл итү турында килешеп булмый торган илләргә күчеп, үз милекләрен якларга телиләр. Ягъни янгын иминлеге тикшерүе, салым тикшерүе рэкет чарасы булган илдә калырга теләмиләр. Читкә китеп алар бу хәвефләрне киметәләр һәм салым ташламалары һәм башка ташламалар вазгыятьне үзгәртә алмый диярлек. Русиядә эшләп торган IT бизнесың булса, салым ташламалары бераз булса да синең хәлеңне җиңеләйтә. Алар бөтенләй үк мәгънәсез түгел, әмма бернәрсәне дә кискен үзгәртми. Салым ставкасы бераз кими, әмма бераз гына. Ташламалы ипотека кебек ярдәм чаралары бик яхшы пиар ясады, бу програм турында барысы да ишетте, әмма әлеге програмның эшләве турында берни ишетмәдем, аңлавымча, аның өчен әле бер тиен дә тотмадылар.
— IT белгечләренә релокация өчен кайсы илләр перспективалы санала?
— Барысы да диярлек. Информацион технологияләргә бәйле бөтен һөнәрләр дә диярлек конвертациягә яраклы. Мөгаен, hard skillларны конвертацияләү күпкә җиңелрәктер. Програмлау ул Африкада да програмлау. Телне яки мәдәни контекстны белмәү сиңа код язып утырырга бик комачауламый. Ягъни "кеше-машина" интеграциясе күченү өчен отышлырак. "Кеше-кеше" интеграциясе катлаулырак, әлбәттә. Әгәр син программистлар менеджеры яки клиентлар һәм программистлар белән аралашучы продуктолог булып эшләсәң, андый кешеләргә көнбатышта эш табуы авыррак. Техник күнекмәләр чит мәдәнияттә, чит илдә тизрәк конвертацияләнә. Ягъни программистлар өчен күченү җиңелрәк, ә менеджерларга катлаулырак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!