Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховка бәйләнүче төрмә хезмәткәре аңа игътибарның зур булуына аптырый


Киров өлкәсе Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясе
Киров өлкәсе Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясе

Ирегеннән мәхрүм ителеп, башта тикшерү изоляторында, аннары төрмәдә барлыгы 1296 көн утырган галим Азат Мифтахов янында аның әнисе Гөлнур Хөсәенова, хатыны Елена Горбань булып кайтты. Азатлыкка әнисе аның хәле һәм төрмәдә Украинадагы хәлләрне пропаганда тапшырулары аркылы аңлатуларын сөйләде.

6 елга хөкем ителгән галим Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясендә утыра. Аның биредә утыруына бер ел. 2021 елның июль азагында Азатны Мәскәүдән этап белән Киров өлкәсенә китерделәр. Бүген Азатның ирегеннән мәхрүм ителүенә 1296 көн тулды. Кичә аның янында әнисе Гөлнур Хөсәенова, хатыны Елена Горбань булды. Әнисе Азатлыкка улы белән очрашу тәэсирләрен сөйләде. Азат янында ул соңгы тапкыр гыйнвар азагында булган иде.

"Сагынып килдем, улым яраткан ризыкларны алдым, рәхәтләнеп үзен сыйладым, кочакладым" дип сөенечен уртаклашты ул төрмәдән чыгу белән. Гөлнур ханым улы белән бер тәүлек вакытын уздырган. Азат белән очрашуда хатыны калган, барлыгы Мифтаховка якыннары белән өч көн очрашырга рөхсәт ителгән.

Әни кеше бу юлы улына токмач кисеп, сыер итеннән шулпа пешереп, күп итеп кәтлитләр әзерләп алып барган. Колониядәге махсус очраша торган урыннарда кечкенә аш бүлмәсе бар, хәләл иттән пешкән шулпаны шунда кайнатып токмачын кабарткан. Өй ризыгы ашаганын күрсәм, бераз күңелгә җылы йөгерә дип аңлата Гөлнур ханым үз хисләрен.

Юл буена ул ризыклар бозылмасын иде, төрмә сакчылары бар нәрсәне дә алып керергә рөхсәт итсә ярар иде дип, дога кылган. Җиләк-җимешләр төрмәдә кыйммәтләнгә күрә аларны да үзем белән алдым ди ул, дәү әнисе бакчасында үстергән яшелчәләрдән авыз итсен дип, аларын да онытмаган. Азат төрмәдә ит ризыкларын сагына дип, аңа төрле казы, колбасалар да алган.

— Барысын да ашатасы килә бит! Эштә кызлар белән алышындым, беребез ялга китте, хезмәттәшем белән икәү генә калдык, ул: "Гөлнур, кирәк булса, ике тәүлек буена кизүдә тора алам, синең өчен эшләп торырмын, борчылма" дип озатты. Хәлемне аңлауларына рәхмәт, — дип сөйли ул. — Азат янына кызым Зөлфия белән барырга тиеш идек, ул да абыйсын сагынды, күрешергә дип хыялланды, әмма чирләп китте, хастаханәгә эләкте. Ике балам арасында бәргәләнеп, ирем белән Азат янына бардык.

Гөлнур Хөсәенова улы Азат Мифтахов утырган төрмә каршында
Гөлнур Хөсәенова улы Азат Мифтахов утырган төрмә каршында

Аның куркуы юкка булган, сакчылар бар ризыкларны да уздырган. Гөлнур ханым әйтүенчә, биредәге төрмә хезмәткәрләре гадирәк аралаша, куркытмый, хәлгә керә белә. Ул Мәскәүдә Азат Мифтахов утырган "Бутырка" белән чагыштыра, Мәскәүдә барысы да кырыс иде, авыр иде анда, гел йөрәгем "жу" итә иде, үземне эт типкесендә кебек хис иттем, монда тынычрак, дип искә ала ул.

Улының сәламәт булуын, эштә имгәнгән кул бармагы төзәлгәнен, әмма җөе калганын сөйләде. Азатның кәефе дә әйбәт, күтәренке икән.

Ул анда килгәндә камерада 45 кеше булса, хәзер инде 120 дип сөйләде

— Безнең белән күрешкәндә кәефе күтәренке иде, әмма ул гел оптимист, төшенкелеккә бирелми торган кеше. Ябыкмаган, шулай да тартылып киткән бераз. Бу юлы яңа киемнәр булды. Соңгы тапкыр күрешкәндә өстендәге төрмә киеме таушалган, иске иде, — ди Гөлнур Хөсәенова. — Беренче карашка сәламәт, зарланмады. Шулай да яшәү шартлары үзгәргән. Ул анда килгәндә камерада 45 кеше булса, хәзер инде 120 дип сөйләде. Кеше саны арткан. Моңа кадәр барысы да бер-берен белә иде, танышып беткән булганнар, хәзер исә, яңа кешеләр өстәлгәч, авыррак. Араларында икенче тапкыр утыручылар шактый дип аңладым. Әмма басым ясалуы, ниндидер тәртипсезлекләр турында сөйләмәде.

Шулай да бер очракны сөйләде Азат. Төрмә каравылчысы Азатның киемендәге номерына бәйләнгән. Имеш, ник тегелмәгән, ник ябыштырылган гына дип сорау алган. Бу кагыйдә бозу дип теркәлгән. Иң кызыгы – аның белән утыручылар Азатны яклаган. "Беребезнең дә ул номеры тегелмәгән, барысында да ябыштырылган. Ник аңа гына бәйләнәсез, ник аңа гына штраф саласыз?!" дигәннәр. Бу кагыйдә бозу буларак теркәлә, чынлыкта барысы да тәртиптә булса, сызып ташлана икән. Улым шулай аңлатты.

Азат аңлатма язган, әйтеп тә аңлаткан. Колониядә Азатка бәйләнүче кеше яңа хезмәткәр дип аңладым, ул аннары үзе дә Азаттан сиңа карата игътибар нигә зур соң дип аптырап сораган. Төрмәдә утыручыларның да аны яклавына гаҗәпләнгән.

Азат Мифтахов (архив фотосы)
Азат Мифтахов (архив фотосы)

Гөлнур Хөсәенова колониядә телевизорлар юк, әмма барысы да Украинадагы хәлләрдән хәбәрдар дип әйтә. Колониядә радио урнаштырылган, колонкалар аша хәбәрләр укыла, барысы да, билгеле, бер яклы, пропагандистик рухта аңлатыла. Гөлнур ханым улы белән бу турыда артык сөйләшмәве турында әйтте, әмма ул колониядә утыручылар арасында Украинага каршы сугышырга ихтыяриларны җыю турындагы хәбәрләрне кире какты.

— Сорадым, бу хакта берни ишетмәдем диде Азат, андый хәл бу колониядә юк ахры, — диде ул.

Соңгы атналарда төрле медиа, хокукчылар "ЧВК Вагнер" төркемнәренә сугышчыларны төрмәдә утыручылар арасында эзләүләре, тоткыннарны Донбасска сугышка барырга кыстаулары турында яза. "Русь сидящая" оешмасы Ольга Романова Мордовия колониясенә Путин пешекчесе дип телгә алынучы эшмәкәр, "ЧВК Вагнер" хуҗасы саналган Евгений Пригожинга охшаган кеше килгәнен андагы тоткыннан ишетүен әйткән иде. Имеш, Пригожинга охшаган кеше тоткыннарны Украинага каршы сугышка китәргә, Русия өчен сугышырга өндәгән. Ярты ел эчендә сугышып исән калган очракта аларның хөкем карарлары юкка чыгачак, яралансалар, 1 млн сум түләнәчәк, һәлак булган очракта туганнарына 5 млн сум акча тапшырылачак дип вәгъдә иткән.

Гөлнур Хөсәенова әйтүенчә, Киров өлкәсендәге колониядә мондый хәлләр юк, әмма Украинадагы сугыш аркасында төрмә кибетендә ризыклар кыйммәтләнгән.

Бар ризыкка да бәя артты дип сөйләде

— Азат банан ярата, ә төрмә кибетендә аларга якын килерлек түгел, кыйммәтләнгән. Бар ризыкка да бәя артты дип сөйләде. Кем тәмәке тарткан – ташлаучылар бар ди, чөнки сатып алырга акчалары юк. Азат урман кисү, эшкәртү хезмәтендә эшли. Аена 300 сум ала. Ул тәмәке тартмый, әмма андый акчага банан сатып алырлык түгел, — ди ул. — Бу хәлләр бар җирдә дә сизелә, барысына да йогынты ясый. Әллә тегү цехына күчәсеңме дигән идем, ризалашмады. Ачык һавада физик эш белән вакыт тизрәк уза, тегү эшендә көне буе бөкрәеп утырасың, имгәнүләр дә ешрак була диде.

Колониягә Азат исеменә бик күп хатлар килә, дип сөйли Гөлнөр ханым. Бер яктан куана, икенче яктан борчыла, чөнки Азатның аларга җавап язарга вакыты калмый. Авыр эштән кайтып керү белән ава да йоклый икән.

Азат Мифтаховның Киров өлкәсендәге колониядән бер ел элек язган хаты
Азат Мифтаховның Киров өлкәсендәге колониядән бер ел элек язган хаты

— Аңа язучылар күп, улымны онытмыйча, аңа теләктәшлек күрсәтеп хат язучыларга рәхмәт яусын. Төрмәдәге режим, эш аның бөтен хәлен ала, — дип улын аклый Гөлнур. — Ул бары тик миңа, хатыны Еленага җавап хаты яза. Миңа да сирәк яза ул, гафу үтенә, шалтыратканда яхшырак булыр иде. Анысы да көйләнмәгән. Менә очрашудан соң минем, кызым Зөлфия, Еленаның номерларын үз базаларына кертүне сорап тагын гариза яздым. Моны бер эшләгән идек, әмма ниндидер каршылык туган. Шалтыратырга мөмкинлек булса, миңа да җиңелрәк булыр иде...

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG