Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә балаларның үз-үзләрен үтерү очраклары 40 процентка диярлек арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кул салырга тырышып та, исән калу очраклары тагын да күбәйгән.

Русиядә үзләрен үтергән балалар саны, 2020 ел белән чагыштырганда, узган ел 40 процентка диярлек арткан. 2020 елда аларның саны 548 булса, узган ел 753 булган. Бу саннарны Русия президенты каршындагы бала хокуклары вәкиле аппараты киңәшчесе Роман Чуприков җиткерде.

Мәскәүнең психиатрия фәнни-тикшеренү институтының суицидиология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Каринэ Кещян, кул салырга тырышып та, исән калган балаларның саны тагын да күбрәк дип белдергән. Аның әйтүенчә, үзенә кул салырга тырышкан "бик күп бала" белгечләр белән дә аралашмыйча хастаханәләрдән чыгып китә, чөнки ата-аналары белгечләр белән киңәшләшүдән баш тарта, дигән ул.

2020 ел ахырында 600 меңнән артык яшүсмернең интернетта кул салуга кагылышлы мәгълүматлар эзләве хәбәр ителгән иде.

Шул ук вакытта Русиядә 2022 елның беренче яртыеллыгында туучылар саны 6,3 процентка кимүе билгеле булды. Алты айда барлыгы 635,2 мең бала туган, әмма бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 42,9 меңгә, ягъни 6,3 процентка аз. Белгечләр моңа коронавирус пандемиясе дә, тормыш шартлары начараю да сәбәпче була ала дип фаразлый. Русиягә кертелгән санкцияләр нәтиҗәсендә киләсе елда вазгыять тагын да начар булуы бар ди белгечләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG