17 август иртәсендә Русия тикшерү комитеты Казанда элек һәм хәзер Азатлык Радиосы һәм Idel.Реалии белән хезмәттәшлек иткән журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм аларның туганнарына тентү белән килде.
Тентүләр иртәнге сәгать 6да башлаган. Тикшерүчеләр журналистларга тентү Казанның Совет районы мәхкәмәсе карары нигезендә алып барыла дигән беркетмә тоттырган. Шуннан соң журналистларны һәм җәмәгать эшлеклеләрен Тикшерү комитеты бинасына алып киткәннәр, сорау алганнар.
Азатлыкка билгеле булганча, Тикшерү комитеты террорчылыкны һәм Русия хакимияте вәкилләренә карата көч куллануны аклау маддәсе (Җинаять кодексының 205.2нче маддәсенең 2нче өлеше) нигезендә җинаять эше ачкан. Әлеге эш Youtube каналында чыккан, Азатлык һәм Idel.Реалии-га катнашы булмаган видеога бәйле. Журналистларда тентүләр һәм сорау алулар әлеге җинаять эше нигезендә булырга мөмкин.
Моннан тыш, "Татар-информ" дәүләт агентлыгы язуынча, тикшерүчеләр бу журналистлар Русия хәрби көчләре турында "фейк" таратуга бәйле дип шикләнә.
Тоткарланган кешеләр Берничә сәгатьлек сорау алудан соң иреккә җибәрелгән. Барысының да телефоннары, компьютерлары, ноутбуклары һәм банк карталары тартып алынган. Әлеге журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләренең күбесе Азатлык радиосы һәм Idel.Реалии белән күптәннән хезмәттәшлек итми.
"Бәйсез журналистларга һәм комментаторларга бу түбәнсетүче гаепләүләр — ахмаклык", диде Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) президенты Джейми Флай. "Дөреслекне һәм аны хәбәр итүне җинаять дип тану безнең дөрес, бәйсез яңалыкларны ялганга һәм Кремль манипуляцияләренә альтеранатива эзләүче русияләргә җиткерүебезне туктата алмаячак", дип өстәде ул.
Русиядә соңгы елларда бәйсез медиа чараларына һәм журналистларга моңарчы күрелмәгән басым бара. 2017 ел азагында Азатлык радиосы, Idel.Реалии һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хәрби цензура кертелде, Азатлык радиосы, Idel.Реалии, Радио Свобода, "Медуза", "Дождь" һәм башка медиа чараларының сайтлары томаланды.
Русия Украинага һөҗүм башлаганнан соң Дәүләт думасы Русия армиясе турында "фейклар" тарату турында канун кабул итте. Әлеге канун нигезендә Русия хакимияте сугышка каршы чыгучыларны һәм журналистларны эзәрлекли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!