Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш, илдә мобилизация барганда Хәтер көне узачакмы?


Хәтер көне, 2021 ел
Хәтер көне, 2021 ел

Бу атна – Хәтер көне атнасы. Казан ханлыгының урыс гаскәре тарафыннан басып алынып җимерелүенә быел 470 ел тула. 33 ел дәвамында ел саен уздырылып килгән Хәтер көне быел кыл өстендә калды. Аның элекке форматта узуы икеле.

Беренче тапкыр Хәтер көне 1989 елда була. Ул күп халыкны җыймый. Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев Татар иҗтимагый үзәгенең ярыймай рәсеме ясалган яшел байрагын тотып 15 октябрьдә Казан кирмәненә керә, Сөембикә манарасы янына бара. Аның белән бергә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да була. Бариев искә алуынча, Сөембикә манарасы янында Бакыдан килгән имам һәм аның шәкертләре дә була, алар манара янында дога кыла. Үзгәртеп кору елларында 1552 елдагы канлы вакыйгаларны искә алу шулай башлана. Тиз генә оештырылган чара киләсе елларда зур масштаблы матәм чараларына әверелә.

Озак еллар буена Хәтер көненең оештыручысы Татар иҗтимагый үзәк булды. Озак еллар бер калыпка салынган килеш барды бу матәм чаралары. Халык Ирек мәйданында җыела, анда – митинг, театрлаштырылган күренешләр күрсәтелә, аннары кешеләр сафларга басып тәкъбир әйтеп, "Азатлык" дип кычкырып Пушкин, Профсоюз урамнары аша Казан Кирмәненә юл тотты. Сөембикә манарасы янында намаз уку, дога кылулар, Коръән сүрәләрен уку һәм моннан соң теләгән кешеләр оештырылган автобусларга утырып Татар зиратына барып 1552 елда һәлак булганнарның кабере янында дога кылды.

Хәтер көне: 1990-2020
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:34 0:00

Болар барысы да 2000нче елларда әкренләп юкка чыкты. Татар иҗтимагый үзәге көчсзеләндерелде, бу эштә, төрле экспертлар әйтүенчә, Татарстан хакимиятенең дә, куәт структураларының да кулы уйнады. Федераль үзәк әледән-әле кануннарны кырыслатты, Хәтер көне Ирек мәйданыннан кысрыклап чыгарылды. Башта бүгенге Милли китапханә алдындагы мәйданда җыелышырга рөхсәт ителде, әмма урам йөрешләре туктатылды. Аннары тарихи вакыйганы искә алучылар Камал театрына таба куылды, соңгы елларда гомумән Тинчурин бакчасында гына җыелышырга рөхсәт ителде.

Әмма 2021 елдагы Хәтер көне бүгенге тарихта соңгы булып кала ала. Быел аны оештырырлык ни оешма юк, ни Казанның башкарма комитетына урын сорап гариза язарлык кеше дә табылмады. Матәм чарасы кыл өстендә эленеп калды.

Узган елның Хәтер көне аркасында милли хәрәкәт активистлары җавапка тартылды, штрафлар салынды. Моңа кадәр дә штрафка тартылулар булды, әмма 2021 елның 15 октябрендә узган Хәтер көненнән соң дәүләт Татар иҗтимагый үзәген юкка чыгару процессын башлады. Бер ел эчендә татарның иң абруйлы иҗтимагый оешмаларның берсе экстремистик дип танылды. Аның эшчәнлеге туктатылды. Татар иҗтимагый үзәге исеменнән чыккан кешеләр экстремистка тиңләштерелде. Татар иҗтимагый үзәге активистларының бер өлешендә, шул исәптән Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Төркиягә чыгып киткән Фәрит Зәкиевның өстендә түләнми калган штрафлар эленеп калды.

Татар иҗтимагый үзәгенең юридик эшчәнлегенә нокта куелды, аның активистларына, ә алар башлыча – өлкән яшьтәге әби-бабайлар, психологик басым ясала. Милли хәрәкәт куып таратылган халәттә. 33 ел буена уздырылып киленгән Хәтер көне быел булмаска да мөмкин, булган очракта да митинг рәвешендә узуы икеле.

Чынында милли хәрәкәт активистлары бастырылган булса да, Хәтер көнен уздыру нияте белән тырышып йөри. Мэриягә гариза да язылган, әмма түрәләр аларны кире борып кайтарган. Бу хакта Азатлыкка милли хәрәкәт активисты Кәшиф Гатин сөйләде.

Кәшиф Гатин
Кәшиф Гатин

— Мэриягә кем исеменнән хат язарга дип баш катты башта. Фәрит Зәкиев юк, мөһаҗирлектә, калганнарда йә "административ" эш ачылган, кем штрафлы килеш йөри, кем чирле дигәндәй... Шулай да Зәүкыя Суфиярова исеменнән яздык гариза. Хәтер көнен уздырыр өчен Тукай мәйданын яки Камал театры каршындагы мәйданны да сорадык. Мэриянең башкарма комитетына илттек, әмма анда көлемсерәп кенә куйдылар. Хыялланмагыз, Тинчурин бакчасында җыелуны ник сорамыйсыз диделәр. Болары булмаса, Тинчуринга да риза дидек. Әмма безгә барыбер "отказ" язылды. Мэрия безгә Хәтер көнен уздырырга рөхсәт итмәде, — дип сөйли Гатин.

Гатин бу көтелгән хәл иде, чөнки хакимият моны алдан күзаллап эшләде дип әйтә. Дәүләт ТИҮне юкка чыгарып, Хәтер көнен оештырырга кеше булмас, урамга чыгу бетәчәк дип күз алдына килгәндер, әмма милли хәрәкәт барыбер төрле чарасын күрергә тырыша, диде ул.

Мэрия вәкилләре чараны оештырыр өчен конкерт рәсми оешма булуын таләп итә яки Хәтер көнен оештыруда җаваплылыкны үз өстенә алырлык "билгеле" бер кеше кирәк дип аңлатылган. Милли хәрәкәт активистлары бу җаваплылыкны үз өстенә Рәүф Ибраһимовның алынун сораган, әмма ул баш тартты дип сөйли Гатин. Татарстанның Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы да бу эштән читләшкән, аларга ышаныч юк ди милли хәрәкәт активистлары.

Сүз уңаеннан, Диния нәзарәте соңгы елларда милли хәрәкәттән дә, алар оештырган Хәтер көненнән дә читләште. Руханилар Хәтер көнен үзләренчә 14 майда ук уздырды. Былтыр Татарстан мөфтияте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов Хәтер көнен һиҗри исәп буенча шәүвәл аеның 13енче көнендә билгеләп үтәргә тәкъдим иткән иде. Мөселман календаре нигезендә үткәрелгән Хәтер көне күчеп йөри дигән сүз.

Элеккеге елларда Хәтер көненә Казан мәчете имамнары килә иде. Башлангыч елларда Хәтер көне йөрешенең беренче сафларында Тәлгать Таҗетдин, Исхак Лотфулла, Габдулла Галиулла, Зөфәр Галиуллалар булды. Илдус Фәиз килеп дога кылдыра иде. Соңгы елларга кадәр Хәтер көненә руханилардан йөрүче ике имам гына калды – Габдулла Галиулла һәм Зөфәр Галиулла.

Кәшиф Гатин әйтүенчә, татарның абруйлы оешмасын юкка чыгарсалар да, ТИҮ күтәргән идеяләр бер кая да югалмады. Хәтер көнен оештыруга каршылыклар тудырылса да, кешенең хәтерен мәхкәмә карары белән сызып ташлап булмый, ди ул. Милли хәрәкәт активистлары, ни генә булмасын, мәйданга чыгабыз дигән нияттә яши.

— Кешеләр куркытылган, бастырылган, аларны штрафлар белән өркетеп, интектереп бетерделәр. Дөньяда ни барганын да күреп торабыз, тынычлык дип чыккан кешеләрне дә богаулап алып китәләр. Әмма хәтерләү хокукын тартып ала алмыйлар. 15 октябрь рөхсәт ителмәсә дә, Хәтер көнен хөрмәтләүчеләр килер, урамга чыгар дип ышанам. Күп булмабыз, әмма булган кадәр кыюлары табылып чыкса, татар барыбер тарихта булган 1552 елны истә тота дигәнне күрсәтә алырбыз дип ышанам, — дип фикерләре белән уртаклаша Гатин.

Русия хакимияте экстремистик дип игълан иткән Татар иҗтимагый үзәгенең рәисе Фәрит Зәкиев бүген Төркиянең Анталья шәһәрендә мөһаҗир булып яши. Казаннан читтә яшәргә туры килсә дә, татар милли хәрәкәтенең эшчәнлеге тукталмый, ди ул. Шул исәптән Хәтер көнен уздыру мәсьәләсе дә хәл ителә дип сөйләде ул Азатлыкка.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

— Хәтер көне Казанда моңа кадәр барысы да күнегелгән форматта узмаячак. Быел беренче тапкыр шундый хәл. Путин Русиясенең чынбарлыгы шундый: Казанда Тинчурин бакчасында оешырга рөхсәт юк, әмма 15 октябрьдә ялгыз пикетларга булса да чыгачакбыз. Чаллыда да мәйданга чыгарга кыюлар табылыр дип ышанам, — ди ул. — Татар яшәгән һәр җирдә милли азатлык өчен көрәшкән ата-бабаларыбыз турында хәтерен җуймаган кеше 15 октябрьдә пикетка чыга ала. Төркиянең Анталья шәһәрендә мин чыгачакмын. Истанбул, Нью-Йоркта чыгабыз дип расладылар. Башка шәһәрләрдән дә көтәбез. Казанда тыйдылар, әмма без бөтен дөньяга эшчәнлекне җәелдерә алабыз. Татар исән булганда Хәтер көне дә булачак.

Фәрит Зәкиев Антальяда татарлар шактый, әмма алар сәясәттән шүрли, һаман да авызын ачарга курка, Русиянең колы булып яшәвен дәвам итә дип сөйли, шуңа да күпсанлы урам җыенын оештыру авыр дип аңлата. Әмма аның фикеренчә, кешеләрнең аңы барыбер үзгәрәчәк.

— Татар иҗтимагый үзәге ничәмә-ничә еллар дәвамында халыкка Путин Русиясенең золымын аңлатып килде. Соңгы ике дистә елда Мәскәү нәрсәне мөмкин, барысын да тартып алды, әмма кешеләр күрмәмешкә салышты. Хәтта туган телне укуны тыйганны да, телебезне кискәнне дә онытты. Бүген рәсми Мәскәү татарның балаларын тартып алып үлемгә озата, ә татар һаман дәшми. Әмма күзләр барыбер ачылачак, деколониаль фикерләү дә башланыр, — ди ул.

Зәкиев Хәтер көнен оештырырлык бернинди дә оешма калмавын Татарстан хакимиятенең җинаяте дип саный. Татар иҗтимагый үзәге буып үтерелгән булса да, башкалар Хәтер көнен оештыруны үз өстенә ала ала, мәсәлән, Дөнья татар конгрессы. Әмма Зәкиев фикеренчә, алар бу эштән курка, бу чарадан ерак торачак. "Конгресс Татарстан Министрлар кабинетының бер кечкенә курчак бүлеге, алар хакимияттән тыш бармак селкергә дә дер калтырап утыра", дип аңлата ул.

Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе, галим Фәрит Солтанов Хәтер көнен уздыру аерым оешмаларга бәйле түгел дип саный. 1552 ел вакыйгаларын хәтерендә саклаган соңгы кешенең юкка чыгуына кадәр моны юкка чыгарып булмый дип әйтә. Ул октябрьдәге матәм чараларын уздыру эшендә Татарстан мөфтияте белән Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты әйдәп баручылар булырга тиеш, дип саный.

Фәрит Солтанов
Фәрит Солтанов

— Моңа кадәр матәм чарасын ТИҮ оештырды. Бүген оешманы юк иттеләр. Кәгазьдә ул юк, әмма активистлар бар, хакимият кебек фикерләмәүчеләр дә, бүгенге сәясәтне хупламаучылар да күп. 1552 елдагы вакыйгаларны искә алу быел оешкан төстә узмас, әмма миңа калса, кешеләр барыбер чыгачак. Икеме, өч кешеме – мөһим түгел. Татарның хәтереннән 1552 елны бик җиңел генә җуеп ташлап булмый. Ул тарихи факт, тарихта булган вакыйга. Хакимият аны уздырырга рөхсәт бирмичә, киресенчә, бу чарага игътибарны арттыра гына, — диде ул Азатлыкка, — Татар иҗтимагый үзәге оешма буларак юк икән, Хәтер көнен уздыру мәсьәләсе килеп баскан икән, руханилар, галимнәр моны күтәреп ала ала. Тарих институтында фәнни конференцияләр, түгәрәк өстәлләр оештырып була. Татарстанның Диния назарәтендәге руханилар бар, алар мәчетләрдә һәлак булучыларны искә ала аламы, Ватаннарын саклап китүче таталарның рухына дога укый аламы? Ала. Ихтыяр көче генә кирәк.

Русиядә халыклар тарихы контроль астына алынды, тарихи вакыйгалар турында сөйләшү, бәхәсләшү тыелды. Ә Хәтер көне Мәскәү өчен куркыныч, чөнки кешеләр элеккеге вакыйгаларны искә алып, бүгенге федераль үзәкнең колониаль сәясәтен аңлый ала дип саный сәясәт белгече Руслан Айсин.

— Мәктәп китапларын карагыз, урыслаштыруга каршы көрәшкән ни татар, ни башка милләт телгә алынмый, алар нәрсә өчен кан койганнары аңлатылмый, сөйләнми.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

1990нчы елларда азмы-күпме тарихи фактлар кешеләргә аңлатылды, татарлардан яшерелгән тарих архивлардан чыгарылды. Әмма бүген янә "урыс дөньясы" идарә итә, безне алар кушканчы яшәтәләр. Кем Мәскәү дискурсы кысаларына сыймый, шул дошман һәм сепаратист, — ди Айсин. — Хәтер көне белән дә нәкъ шулай. Искә алырга ярамый, матәм чаралары рөхсәт ителми. Куркалар. Хәтер көне тыела, чөнки биредә узган вакыйгалар гына искә алынмый, монда бүгенге һәм иртәгәсе көн мәсьәләсе күтәрелә. Шуннан да курка Мәскәү, шуңа да шүрли. Хәтер көне Мәскәүнең Русия халыкларына каршы алып барылган империячел карашын, аларны юк итү сугышын ачып сала. 470 ел элек булган хәлләр белән бүгенсе арасында параллельләр ярылып ята.

Айсин да Хәтер көнен оештырырга рөхсәт ителмәсә дә, 1552 елдагы вакыйгалар халык күңелендә, башында сакланачак дип саный. Бүгенге вазгыять иртәгә үзгәрергә мөмкин, ди ул.

Хәтер көне чаралары быел тыелса да, 12 октябрьдә Сөембикә манарасы янында дога уку булачак. Аны инженер Раил Имамов оештыра. "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Хәтер көненә дип 2000 данәдә автомобильләр өчен хушисләткечләр чыгарган, башка Хәтер көне символикасы ясалган эшләнмәләр ясап таратылачак дип хәбәр итте Азатлыкка.

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG