Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядән беренче Көнбатыш фармакология ширкәте китә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә 15 ел эшләгән Orion Pharma фин ширкәте турында сүз бара. Шул ук вакытта, 17 октябрьдә Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Глаголев бу тармактагы бер генә чит ил ширкәтенең дә Русиядән китмәвен әйткән иде

Финляндинең Orion Pharma (ОР) фармокология ширкәте Русиядәге офисын ликвидацияли башлаган, ул илдә 15 ел эшләгән иде, дип яза чыганагына таянып "Ведомости".

Русиядәге офисны ел ахырына кадәр ябарга ниятлиләр, хезмәткәрләрне эштән җибәрә башладылар, дигән газетның ширкәткә якын чыганаклары.

"Әгәр Orion Pharma Русиядәге офисын япса, бу безнең илдән чит ил фармацевтика ширкәте киткән беренче билгеле очрак булачак. 17 октябрьдә сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Глаголев бу тармактагы бер генә чит ил ширкәтенең дә Русиядән китмәвен әйткән иде", дип искәртә басма.

Ширкәт җитештерә торган төп дару – метипред, ул ревматоид артритны дәвалауда кулланыла.

Белгечләр фикеренчә, Orion Pharma-ның китү ихтималын Көнбатыш ширкәтләре арасындагы Русия белән хезмәттәшлектән баш тарту тенденциясенең бер өлеше итеп карарга кирәк. Шулай ук бу – Русиядән киткән башка фин ширкәтләренә теләктәшлек күрсәтү дә булырга мөмкин диелә.

Күптән түгел Халыкара фармакология ширкәтләренең Русиядә яңа дарулар әзерләүне туктатып торуы хәбәр ителгән иде. Шул сәбәпле алдагы ун елда русияләр 300 иң яңа даруны ала алмаска мөмкин.

  • 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре кырыс чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителде.
  • Американың Eli Lilly фармацевтика гиганты Русиягә дарулар җибәрүне чикләргә карар иткән беренче ширкәт булды. Русиядә Eli Lilly-ның шикәр чиренә каршы дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.
  • Март аенда ук Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан дарулар калмавына зарландылар. Русия табиблары да март аенда ук даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде.
  • Соңрак Татарстанда яман шешкә каршы даруларны табу да авырлашты.
  • Июнь башында Русия фармацевтика ширкәтләренә дару сыйфатын тикшерү җиһазлары җитми башлады. Мондый җиһазларны аерым алганда Американың Agilent Technologies, Waters, Phenomenex ширкәтләре, шулай ук Merck һәм Macherey-Nagel алман ширкәтләре җитештерә. Аларның кайберләре Русия белән хезмәттәшлекне тулысынча өзгән, ә кайберләре туктатып тора.
  • Июнь уртасында Русиядә инсулинга бәя артачагы хәбәр ителде. Бу даруханәләрдә инсулин калмау куркынычы, тауар җитештерү чыгымнары һәм логистика проблемнары белән бәйле диелде.
  • Августта Русиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да умыртка баганасы имгәнгән яки анда шеш булган, сидек куыгы эшчәнлеге бозылган, энурез белән авыручы балаларга кирәкле Дриптан даруы бетүе билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG