Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда яшәүче татарлар Татарстан Конституциясе көненә багышланган чара уздырды


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Истанбул үзәгендәге Солтанәхмәт районында Татарстан Республикасы конституциясен кабул итүгә 30 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Очрашуда казакъ, кыргыз, төрек милләт вәкилләре дә катнашты. Төрки учаклары фондының Солтанәхмәт районындагы бүлеге бәйрәм чарасына барысы утызга якын кешене сыйдырды.

Кичә барышында, Татарстан Конституциясен кабул итү тарихын искә алудан тыш, аның үтәлеше хакында фикерләр алышынды. Шулай ук Истанубулда татар телендә башка төрле чаралар уздыру турында да тәкъдимнәр яңгырады.

Соңгы елда, соңгы айларда Татарстаннан Төркиягә мөһаҗирләр бик күп килде, ди чараны оештыручы Наил Нәбиуллин.

"Азатлык" татар яшьләр берлеге рәисе сүзләренчә, бу мөһаҗирләрнең татар теленә, татар мохитенә ихтыяҗы бар: "Мондый чаралар бу мохитне булдыра: татарча белмәгән кешеләр дә татарча сөйләшә башлый, иң азында татарча ишетә башлый, татар мәдәняитенә якыная, милләттән ерагая башлаган кешеләр әкрен генә милләтенә якыная башлый. Үрнәк күреп, үзләре дә башка чаралар оештыра башларга мөмкиннәр, шуңа күрә мондый чаралар оештыру мөһим", ди ул.

Татарстан дәүләтчелеге рухы, Татарстанда булмаса, читтә яшәргә тиеш, дип саный Нәбиуллин.

"Ул моңарчы йөз ел элек тә яшәде – Гаяз Исхакилар, Садри Максудилар, Йосыф Акчуралар аны монда яшәтте. Бүген без яшәтәбез. Татарстанның утыз еллыгы, ни кызганыч, үз ватаныбызда да зур дәрәҗәдә үткәрелми. Шуңа күрә аны монда үткәрергә кирәк. Бәлки, Австралиядә, Америка һәм башка өлкәләрдә яшәүче татарларыбыз да үрнәк алыр һәм алар да мондый чаралар оештырып, без күбәеп китеп, Татарстан да моннан үрнәк алачак һәм Татарстанда да мондый чаралар үткәреләчәк дигән өмет бар".

Республика Конституция кабул иткәннән бирле татар милләте, шактый күп хокуклар яулаудан алып, милли мәсьәләдә зур югалту чорларын да кичерде ди активист.

"Беренче елларда, әлбәттә, без шактый күп нәрсәләр алдык: татар мәктәпләре ачылды, хәтта университетта татар теле укытыла башлаган иде. Татарлар үзләрен ниһаять башкалардан ким булмаган горур милләт итеп тоя буларак тоя башлаган иде. Шул исәптән бу документ ярдәмендә, чөнки татар теленең дәүләт теле икәнлеге, бертигез дәрәҗәдә кулланырга тиешлеге кәгазьдә язылган иде, аны теләсә кайда күрсәтеп була иде. Әмма соңгы унбиш елда, аеруча соңгы биш елда – 2017 елдагы Мари Илендәге билгеле бер вакыйгалардан соң, татар теле кухня теленә чыгарылды, татар мәктәпләре юк диярлек, формаль рәвештә татар мәктәрләре дип аталсалар да, татар теле юк. Бүгенге көндә де-факто бердәнбер татар мәктәбе булып һаман шул икенче татар гимназиясе кала. Соңгы елларда без шактый күп чигендек"

Әмма бу өметсезлек өчен сәбәп түгел, ди Наил Нәбиуллин. "Конституция кәгазьдә бар, бары тик аның үтәлешен генә таләп итүебез мөһим. Документ бар, нигез бар – ул хокуклар берәр заман кире кайтарылачак әле. Без төшенкелекккә бирелергә тиеш түгел, менә безнең документыбыз бар, дип Конституциябезне күрсәтергә тиеш", дип саный активист.

Чара барышында Татарстанның дәүләт билгеләре һәм хәтер көне символлары хушисләткечләр, Татарстан әләме төсләрендәге тасмачыклар таратылды. Оештыручылар бәйрәм кунакларына махсус бүләк – латин имләсендә "Татарстан Конституциясенә утыз ел" дигән язу төшерелгән бәйрәм торты да әзерләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG