Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кабат сөрген". Херсон өлкәсендәге кырымтатарлар сугыштан качып китә


Херсон өлкәсенең Архангельское авылы, 8 ноябрь 2022
Херсон өлкәсенең Архангельское авылы, 8 ноябрь 2022

11 ноябрь җомга көнне Украина саклану министрлыгының Баш күзләү идарәсе Херсон шәһәре Украина хәрби көчләре контроленә кайтты дип белдерде. 9 ноябрьдә Русиянең хәрби җитәкчеләре Херсон өлкәсендәге гаскәрләрен Днепрның сул як ярына чыгарачагын белдергән иде. Белгечләр моны чигенү дип бәяләде. 10 ноябрьдә Украина гаскәрләре Херсон өлкәсендәге 12 авылны азат иткән. Бу хакта Украина хәрби көчләре башлыгы, генерал Валерий Залужный хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 1 октябрьдән украиннар Херсон өлкәсенә 35 чакрымга үтеп керә алган. Русия баскыннарыннан азат ителгән территориянең мәйданы 1381 км2 тәшкил итә. Барлыгы 41 авыл азат ителгән диде ул. Азатлык бу төбәктә яшәүче кырымтатарлардан соңгы хәлләрне сорашты.

Херсон өлкәсендә шактый күп кырымтатарлар яши. Алар монда 2014 елдагы аннексиядән соң күпләп килде. Русия Украинага каршы сугыш башлагач алар төбәктән китә башлаган. Новоалексеевка авылында яшәүче кырымтатарларның якынча яртысы китте, дип сөйләде Азатлыкка Рефат (исеме үзгәртелде), бу авылда яшәүче яшь егет.

Херсон өлкәсенең Генически районында яшәгән алты меңләп кырымтатарның биш меңе Кырым чигеннән 25-30 чакрым ераклыкта урнашкан Новоалексеевкада яшәгән, сугыш башланганнан соң халык авылдан киткән, хәзер монда 2-3 мең кырымтатар гына калган дип сөйләде Рефат. Киткәннәрнең күбесе Европа илләренә юл тоткан. Херсоннан эвакуацияләнгәннәрне сезгә китермиләрме дигән сорауга ул — әйе, китерәләр, диде.

— Күп булмаса да китерәләр, аларны кайбер буш йортларда урнаштыралар, күбрәк Генически районы Арабат угында булган кунакханәләрдә урнаштыралар, чөнки анда ял итү урыннары бар.

— Авылда Русия хәрбиләре бармы?

— Бар, күп, кешеләрне тикшереп торалар, кайбер вакытта өйгә дә килеп карыйлар.

— Кибет, хастахәнәләр, мәктәп эшлиме?

— Мәктәпләр эшләми иде, әле генә эши башлады, ләкин анда элек укыткан кырымтатар укытучыларының 99 проценты эштән китте, сәбәбен аңлыйсыздыр, телефоннан әйтергә ярамый, кибетләрдә Кырымнан китерелгән азык-төлекне саталар, акчаң булса, алырга мөмкин.

— Сездә хәзер нинди акча кулланышта?

— Һривня да, рубль дә йөри, ләкин Украина банкы инде китте, Русия банкы керде. Кибетләр һривняны кабул итә, эшчеләргә эш хакын рубльдә түлиләр.

— Русия паспортлары кертелдеме?

— Кертелде, барып язылсаң, алырга мөмкин, ләкин алырга ашыкканнар күп түгел. Ихтыяжы булганнар барып языла ала, эшләүчеләргә эш хакын украин паспорты белән түләмәячәкләр бит.

— Сезгә украин номерына шалтыраттым, димәк украин элемтәсе һаман эшлиме?

— Сез шалтыратканда мәчеттә идем, монда вай-фай бар, шуңа тоташып булды, ләкин элемтә начар, берничә тапкыр өзелеп торды сөйләшкәндә. Безгә Русия мобил эләмтәсен дә керттеләр, Русия симкасын алырга мөмкин, ләкин интернет начар эшли.

— Сезнең мәчет кемгә карый хәзер?

— Безгә Акмәчеттән Кырым мөфтияте вәкиле килгән иде. Ул безнең мәчет башкалар кулына эләкмәсен дип аны үз карамагына алган иде.

— Новоалексеевкага якын Кырым чигендә Чонгар капкасында элек торган Русия сакчылары, таможнясы хәзер дә торамы, Кырымга узарга мөмкинме?

— Әйе, ул пост тора, Кырымга шуның аркылы узарга мөмкин. Әлбәттә, тикшерү элеккечә дәвам итә.

— Яңа Каховка электр станциясенә нәрсәдер булса, Днепр суы Новоалексеевкага да килеп җитәр дигән курку юкмы халыкта?

— Без сугыш барган урыннарга якын яшәгәнебезне көн саен сизеп торабыз. Яңа Каховка бездән 110 чакырым ераклыкта, электр станциясенә нәрсәдер булса, безне су басмас дип уйлыйм.

— Новоалексеевка халкының аннексиядән соң кем ягында икәне күрендеме?

— Гомумән алганда, "кунакларны" яхшы кәеф белән кабул итүчеләр аз булды, ләкин кабул итүчеләр дә бар.

— Сезнең гаилә күчәргә уйламыймы?

— Сугыш безгә якынлаша башласа, ә ул булачак, чөнки украин гаскәрләре көн саен Кырым чигенә якынлаша бара, без дә күчәргә тиеш булачакбыз дип уйлыйм. Кайда китәрбез, әле уйлап торам, ләкин әзер булырга тиешбез. Фронт сызыгының безгә килеп җитәчәге аңлашыла инде.

Кырымтатар йортларында тентүләр дәвам итә

Новоалексеевкада яшәгән Әнвәр (исеме үзгәртелде) авылда кырымтатарлар яшәгән йортларда тентүләр үздырылганы, ирләрне башларына кара капчыклар кидереп кыйнаганнары турында сөйләде.

— Күптән түгел кырымтатарларның йортларына килеп, рәсми теркәлгән, рөхсәт ителгән ау мылтыкларын җыеп алдылар, имеш криминоген мохитне бетерү өчен. Шул хәлдән соң кыйналган кырымтатарларның берсе авылдан чыгып китте. Авылда яшәүче башка милләт кешеләренә бу кагылмады, аларда тентүләр булмады, беркемне кыйнамадылар. Генически районындагы Счастливцево, Стрелковое, Геническое авылларында Русия хәрбиләрен буш йортларга урнаштыралар. Новоалексеевканың тимер юл вокзалы тирәсендә окоплар казып куйдылар. Новоалексеевкадан 25 чакрымдагы Новотроицкое авылында да, Генически район үзәгендә дә шундый окоплар казылган. Алар бу җирләрдә сугышка әзерләнә.

Шуны да әйтергә кирәк, Новоалексеевка авылына Кырымнан җибәрелгән һуманитар ярдәм белән бергә дәүләт карамагындагы кырымтатар газет-журналларын да китерә башлаганнар. Бу ярдәм гадәттә Кырымдагы кырымтатар эшмәкәрләре акчасына оештырыла. Донецки, Луһански фетнәчел республикаларына һуманитар ярдәм дип, Кырымда бюджетниклардан мәҗбүри акча җыю да дәвам итә.

Херсонда сивил киемдә гаскәрләрне урнаштыралар

Херсон үзендә яшәгән Сәрвәр (исеме үзгәртелде) әфәнде шәһәргә соңгы вакытта Русиядән өлешчә мобилизация белән китерелгәннәрне (җирле халык аларны "чмобиклар" дип атый башлаган) сивил киемнәрдә бушаган фатирларга урнаштыра башлаганнарын сөйләде.

— Шәһәрдән китеп әнисен Кырымга озатып кайткан бер егетне Херсонга кире кертмәгәннәр. Херсоннан чыгып киткәннәрне хәзер кире кертмиләр. Алар Херсонда калучылар украин хәрбиләренә ярдәм итәр дип курка. 5 ноябрьдән шәһәрдән мәҗбүри күчерү башланганы хәбәр ителде. Кайбер кешеләр шәһәрдә яшеренеп яшәргә мәҗбур. Русия эвакуацияне дә үз хәрбиләрен бушаган фатирларга урнаштыру өчен оештырды.

Русия үәрбиләре бер яктан шәһәрдә урам сугышларына әзерләнде. Икенче яктан алар Русия байракларыны биналардан алып, шәһәрдән киткәнен күрсәтергә тырышты, ләкин үзләре сивил киемнәргә киеп шәһәрдә кала. Шулай итеп алар украин гаскәрләренең алданып шәһәргә килеп кергәнен көтә, ләкин украиннар моны белә. Алар хәзер Херсонга 15-20 чакрымдагы Киселевка авылыннан һөҗүм итеп тора, шәһәргә керергә ашыкмыйлар. Русия хәрбиләре Алешки, Цурюпинск шәһәрләре тирәсендә көчле дотлар, хәрби ныгытмалар төзеп чыкты, яр буенда окоплар казыдылар.

Төп сугыш кыш айларына туры килер сыман. Шуның өчен Херсон өлкәсенә Русиянең төньяк өлкәләреннән хәрбиләрне китерә башладылар. Алар салкынга түземлерәк булса кирәк, ләкин себер салкыннары белән бездәге салкыннардан аерыла, бездә дымлы салкын. Инде хәзер үк төньяктан китерелгән салкын тигән мобилизацияләнгәннәр белән Кырым-Херсон чигендәге Ор Капу (Краснперекопски), Җанкой шәһәр хастахәнәләре тулган. Монда әле 12-14 дәрәҗә җылы, кыш көне салкыннар башлаганда аларның хәле тагын да авыррак булачак. Херсон хастахәнәләреннән медицина җиһазларын, даруларын бөтен нәрсәне, ашыгыч ярдәм машиналарын талап Кырымга алып китәләр.

Елганың кайбер урыннарында украиннар керә алмасын дип баржаларны батырдылар. Херсонда хастаханәләр, кибетләр эшләми, полиция дә юк. Блокпостлар шәһәр буйлап алынды. Шәһәр буш, базарда гына кешеләрне вакыт-вакыт күрергә була.

Херсон өлкәсендә талаулар дәвам итә

Херсон өлкәсенең оккупацияләнгән территорияләреннән җирле халыкны "эвакуацияләү" дәвам итә. Булган мәгълүматларга караганда, 31 октябрьдән Горностаевка авылыннан коллаборантларны гаиләләре белән чыгару, медперсонал һәм үзәк район хастаханәсеннән җиһазларын алып кайту башланган дип хәбәр итә Украина кораллы көчләре штабы.

Русиялеләр Херсон өлкәсендә соңгы ике атнада барысын да урладылар, диде өлкә шурасы башлыгы Александр Самойленко. Вакытлыча оккупацияләнгән Херсон өлкәсе территориясеннән алар Русиягә хосусый кояш электр станцияләренә кадәр чыгарырга ниятли диде ул.

31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Херсонда Алексей Шовкуненко исемендәге сәнгать музееннан сәнгать һәм оргтехника чыгарган өч-дүрт дистә кешене күргәннәр. Моның өчен фуралар һәм мәктәп автобуслары кулланылган. Русия оккупантлары Херсон сәнгать музеен талаган. Аларда бу "эвакуация" дип атала, безнеңчә - "мәдәни кыйммәтләрне саклау" сылтавы белән талау ди Самойленко.

Херсоннан чыгарылган экспонатлар Акмәчеттәге өлкә музеена күчерелгән. Бу турыда музейның Facebook битендә хәбәр ителде.

  • 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия хакимиятләре Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә референдум дип аталган чаралар үткәрде. Украинаның бу төбәкләренең күпчелек өлешен Русия гаскәрләре басып алган иде. Тавыш бирүләрдә халыкның күпчелеге Русиягә кушылуны сайлаган дип игълан ителде.
  • 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин референдум дип аталган чараларга таянып, Украинаның басып алынган төбәкләренең бәйсезлеген һәм суверенитетын тану турында фәрманнар имзалады.
  • Украина, Көнбатыш илләре һәм дөньяның күп кенә башка илләре Украина төбәкләренең аннексиясен танымаячагын белерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG