Путин Украинага каршы сугыш башлагач, анда бары тик профессионал сугышчылар, килешү нигезендә хезмәт итүчеләр генә сугыша дип әйтте. Әмма берникадәр вакыттан моның ялган икәне ачыкланды. Срочниклар Украина чиген узган, утка кертелгән булып чыкты. Азатлык Татарстан егетләренең анда эләккәнен язган иде, бу хакта уллары белән элемтәләре кинәт өзелгән ата-аналар сөйләде.
Кемдер улының Сумыда сугышка эләккәнен сөйләде, кемдер Беларус белән Украина чигендә булганын уртаклашты. Бер елга армиягә киткән егетләрнең кайберләре 2 ай үтүгә үк сугышка ыргытылган булып чыкты. Хакимият моны башта танымады, әмма хокук яклаучылар, журналистлар тавыш куптаргач, бу җинаятьне танылды. "Махсус операция" барган урыннан бөтен срочниклар чыгарылды дип хисап ясалды. Нишләделәр? Путин генералларны шелтәләде һәм шуның белән бетте. Бу хәл онытылды.
Азатлык белән аралашкан солдатлар сугышта кемдер 1 ай, кемдер 3 ай, ә кемдер хәтта 5 ай булганын әйтте, алар бу хакта беркемгә сөйләмәскә дип кисәтелгән. Армиядән кайткан егетләрнең берсе дә ачык сөйләшергә теләмәде. Аларның әти-әниләре дә моны кирәксез дип саный, бу хакта сөйләшү ярага тигән кебек килеп чыга дип аңлатты улларының халәтләрен. Алар урынына әниләре сөйләде. Алар әле генә армиядән кайткан егетләрне тагын чүпләп, тәҗрибәгез бар дип яңадан сугышка алып китәрләр дигән курку белән яши.
— Улым берни сөйләми, без дә берни сорамаска тырышабыз. Күңелен яраларбыз дип куркабыз, онытырга тели ул, авыр икәне йөзеннән үк күренә, — дип сөйли Галия (аның үтенече белән исеме үзгәртелде - ред.) — Ул кайткач миңа һәм әтисенә бер генә сүз әйтте: "Минем анда башка барасым килми". Шуннан аңладык инде улыбызның ниләр кичергәнен. Ул ябыгып кайтты. Армиягә озатканда авырлыгы 84 килограмм иде, кайтканда шыр сөяккә, 63 килограммга калган иде. Күргәч шаккаттым, ябыгып кайтып керде улым. Гадәттә армиядән солдатлар куанып кайта, ә безнекенең кәефе юк. Десантчы бит ул, алар көчле. Карап торышка мәһабәт гәүдәле алар. "Кара инде, әни, шундый десантчы буламы инде?!", диде бермәл. Аның бер хәле дә булмаган. Армиядән кайтып, 3 ай үткәч, яңа хәл керде миңа, диде. Хәлсез килеш йөргән ул, ашау булмаган. Ничек ул солдатны ашатмаска мөмкин? Туладан һумантир ярдәм килде диде ул бермәл, Татарстан җибәрде бит, ник ул барып җитмәгән?..
Алар беркемгә дә кирәкмәгән кешеләр булып чыкты. Хәтта армиядән өйгә кайтыр өчен билетны үз акчасына алган
Дөресен генә әйткәндә, алар беркемгә дә кирәкми торган кешеләр булып чыкты. Хәтта армиядән өйгә кайтыр өчен билетны үз акчасына алган. 2500 сум түләгән үз кесәсеннән. Алар иреккә чыгыралган, ә поездга билетлары бер атнадан соң гына. Алар кайда яшәргә, нәрсә ашарга тиеш? Солдатның тизрәк кайтасы килә, шулай итеп ул үз акчасына билет алган да кайткан. Башкалар да шулай эшләгән.
Галия улыннан мәгълүмат тартып чыгарып булмый, ди. Дөньялар тынычланса, улым, бәлки, күргәннәрне сөйләр иде дип уйлый. Әмма шулай да кайчак аннан өзек булса да мәгълүмат чыккалый, ди. Галия улының Украина сугышында 5 ай булды дип сөйли һәм бу вакытта ул үземне хәтерләмим, ди. Сирәк кенә, ят номердан кыска гына шалтыратулар һәм улының "Мин исән. Борчылмагыз" дигән сүзләр генә аны айнытып җибәреп яшәргә көч биргән.
Хәрби бүлекләренә кайту белән кистереп: "Сез Украинада булмадыгыз. Сез Мәскәүдән ерак китмәдегез. Шуны истә тотыгыз, берсенә дә сөйләмәгез!" дип кисәткәннәр. Ялган бит инде бу
— Алар сугышка тулысынча кертелгән. Февраль азагында улым хезмәт иткән хәрби бүлек Беларуста иде, аннары Мариупольгә кадәр барып җиткәннәр дип беләм. Моны сеңлемә сөйләгән. Анысын да өзек-өзек кенә. Ул йөк машинасын йөрткән, сугышка корал ташыган, ә тегеннән "груз 200", "груз 300" ташыдык дигән. Соңгысы яраланучылар икән, — дип сөйләвен дәвам итә әни кеше. — Ул бит 2021 елның җәендә киткән бала, ә инде 2022 елның февралендә утка тыкканнар. Әзерлекне үткән дисәләр дә, булмаган анысы да. 5 ай дәвамында шунда булган. Мин бит баланы сугышка түгел, армиягә озаттым. Хәрби бүлекләренә кайту белән кистереп: "Сез Украинада булмадыгыз. Сез Мәскәүдән ерак китмәдегез. Шуны истә тотыгыз, берсенә дә сөйләмәгез!" дип кисәткәннәр. Ялган бит инде бу.
Әле бу гына түгел, башка хәлләр дә ачыкланды. Менә Путин бит армиядәгеләрне сугышка кертергә кушмады. Ник керткәннәр? Сугышка керткәннәр, ә бернинди дә фәрман имзаланмаган. Документларында төгәллек булмаган. Әгәр үлә калса, кешенең докуменына үз теләге белән, контракт нигезендә барган дигәнне билгелиләр дә бетте-китте. Килешү төзергә күндергәннәр. Басым ясаганнар. Улым теләмәгән. Мин әйтмәдем, үзенең башы эшләгән. "Минем укыйсым килә, контракт төземим" дигән.
Галия улының кайту белән заводка эшкә урнашуын, читтән торып укырга керүен сөйли. Ул армиягә киткәндә дә кайткач, укырга хыялланганын әйтә. Әмма ана кеше улының сәламәтлеге өчен борчыла. Психологик яктан авыр икәне күренеп тора дип тасвирлый ул улының халәтен, аны еш кына кәефсез, ди. Улының сугышка китүчеләр өчен бик борчылуын, өзгәләнүен әйтә. Мобилизациягә эләгүчеләргә куркыныч янагын белә, дип сөйләде Галия Азатлыкка.
Әни кеше улының 5 ай буена ни өчен сугышта булган дигән сорауга җавап ала алмый. Ул бу хакта улының хәрби бүлегенә хат та язган, 30 көн эчендә алар рәсми җавап бирергә тиеш иде дип көткән. 30 көн дә үткән, ә җавап юк. Галия аны Русия президенты Владимир Путин игълан иткән "өлешчә мобилизация"гә сылтый. "Шул мәшәкать белән мине оныттылар, күрәсең. Минем малай 5 ай буена кайда булды? Сугышта катнашкан икән, аңа ветеран льготасы тиешле, ул буламы?" дип сорадым. Берсенең гаме, эше юк миндә", ди ул.
Галиянең улы исән-сау кайтса да, күңелендә тынычлык урнашмаган. "Нәрсә хис итәсез?" дигәнгә ул "Куркам", ди. Халык арасында мобилизация тагын декабрьдә яки гыйнварда була икән дигән сүз таралган. Төрле кеше төрлечә гоманлый. Галия үзе кебек тагын берничә хатын белән элемтәдә тора. Аларның уллары бергә армиягә киткән, аларның арасында да "срочник" буларак сугышка кергән егетләр бар ди ул. Хатыннар үзара WhatsApp аша аралаша һәм көн саен тәлләрендә бер сүз – "Улларыбызны сугышка алырлармы?"
— Үземнең дә котым очып тора. Улымны тагын сугышка алырлар дип куркам. Ул үзе дә курка, мин барысын да күрдем, минем анда барасым килми, диде. Бу сүзләрне Путин мобилизация була дип әйткән көнне ычкындырды. Аны алып китәбез дисәләр, нишлим мин? Шуңа телевизорны ачам да, бәлки, бу сугыш бетәр дигән хәбәр ишетермен төсле. Декабрьдә туктарлар дип өметләнәм. Һаман туктаганын көтәм дә көтәм.
Көн саен телевизор карыйм да карыйм, телевизорга ышанам
Көн саен телевизор карыйм да карыйм. Ирем рөхсәт итми, әрли. Телевизорга ышанам. Кешеләр читкә китә, ә минем улымны читкә җибәрәсем килми. Алмаслар әле, тынычлык урнашыр әле дип өметләнәм. Әмма алдарга да мөмкиннәр, армиядәгеләрне кермибез диделәр, ә сугышта булдылар барыбер. Улымны алабыз дисәләр, җибәрмим, үзем барам. Аның урынына мине алыгыз диячәкмен хәрби комиссариатка. Ничек саклап калырга? Юлларын, ысулларын белмим, — дип аптырап сөйли Галия.
Үзе яшәгән авылда Украина сугышына ихтыяри буларак китүчеләр дә, мобилизациягә эләгүчеләр дә бар, ди ул. Алар турында бернинди дә мәгълүмат юк. Сугышка озаткан хатыннар белән сугыш турында сүз катырга кыймыйм, дип аңлата Галия. Шулай да авыл кешеләре сугыштан туйды, ди.
— Безнең авылда кешеләр туйды бу сугыштан. "Кайчан туктый бу сугыш?", "Бетсен инде тизрәк" диләр. "Халык кырыла. Яшьләрне бетерәләр" – менә кешеләрнең телләрендә булган сүзләр. Кешеләр дәүләт сәясәтен хупламый. Кычкырып әйтмәсәләр дә, үзара фикерләшү шундыйрак, — ди ул.— Туктатырга кирәк иде инде. Һаман сузалар моны. Һаман кешеләрне алалар, алар исән-сау кайтсын дип теләп ятабыз барыбыз да. Ихтыяри булып китүчеләр бар, берсе һәлак булган диләр, әле кайтармадылар, бәлки, бу сүз дөрес тә булып чыкмас. Ике йорт аша гына ирен сугышка озаткан күршем бар. Бу хакта сөйләшмибез, ялгыш күңеленә тиярмен дип куркам.
Галия улы белән булган хәлләрне гаделсез дип санаса да, моны дәүләтнең сәясәте белән бәйләми. Бәйли белми ул аны. Кем гаепле, кем гаепсез – очына чыгарлык түгел, ди. Телевизор да ялган сөйләвен шәйли, әмма аны карауны дәвам итә. Ул аны бик гади аңлата: "Ә кемгә ышанырга, кемне карарга?", ди. "Без Украинага кермәсәк, алар безгә керер иде", дип кайчак телевизор сүзләрен дә ычкындыргалый сөйләшү вакытында. Шулай да Русия ракетлар белән Украинага һөҗүм итеп, миллионлаган кешеләрнең тормышларын тәмугка әйләнүен күңеле белән кабул итми.
— Улым сөйләгәннәр телевизор белән туры килми. Сугышка кемне керткәннәрен, ничә кешене чыгарганнарын күрсәтмиләр, сөйләмиләр. "Груз 200", "груз 300" турында телевизор сөйләми. Теге шәһәрне алганнар, моны алганнар дип кенә әйтәләр. Тегене азат иттек дип сөйлиләр. Русия ракетлар ата, кешеләр утсыз, сусыз утыра. Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Гаепсез кешеләр инде алар. Алар иза чигә, — ди ул.
Белешмә: Русиядә мобилизация
- 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
- Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
- Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
- Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
- Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
- Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
- 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум