Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы хакимиятләре республика җитәкчелегеннән Украинага каршы сугышучыларны тернәкләндерү эшен оештыруны сораган


Чаллы мэры Наил Мәһдиев
Чаллы мэры Наил Мәһдиев

"Теләсә нинди "операция"нең бер үзенчәлеге бар: кайчан да булса бер бетәчәк. Билгеле бер вакыттан соң, безнең егетләргә  тернәкләнү һәм ияләшү өчен махсус програмнар һичшиксез кирәк булачак", дигән Чаллы мэры.

Чаллы хакимиятләре республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән һәм төбәктә мобилизацияләнгәннәрне тернәкләндерү эше оештыруны сораган. Бу хакта Chelny-biz хәбәр итә. "Әфган синдромы"ның кабатлануына юл куймаска кирәк, дип искәрткән бу уңайдан шәһәр шурасы утырышында Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

"Теләсә нинди "операция"нең бер үзенчәлеге бар: кайчан да булса бер бетәчәк. Билгеле бер вакыттан соң, безнең егетләргә тернәкләнү һәм ияләшү өчен махсус програмнар һичшиксез кирәк булачак", дигән ул.

Чаллы мэры әйтүенчә, шәһәрнең "КАМАЗ" оешмасы "бүгеннән үк тернәкләндерү мәсьәләләре белән белән җитди шөгыльләнә". Шифаханә комплексында медицина хезмәткәрләрен әзерләү һәм бүлмәләрне тиешенчә җиһазландыру эшләре башланды, дип белдергән Мәһдиев. Ул республика җитәкчелегеннән мондый эшләрне бөтен Татарстанда башлатуны сорадык дигән.

"Әфган синдромы"на бәйле авыр тәҗрибәне яхшы хәтерлибез. Төньяк Кавказдан хәрби бурычлар үтәп кайткан сугышчыларга карата бик уңай булмаган тәҗрибә исебездә.Бер сүз белән әйткәндә, башка мондый хаталар ясарга ярамый. Без бүген "махсус операция"дә булган сугышчыларыбызны тыныч тормышка ияләштерү өчен барысын да эшләрлек хәлдә", дигән Чаллы мэры.

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде. Әмма Чаллы мэры сентябрь ахырында шәһәрдән 1200 кеше чакырыла дигән иде.
  • Азатлык Татарстан белән Башкортстанга Украинадан кайтарылган мәетләрне, рәсми чыганакларга таянып, җентекләп туплап бара. Һәр үлем махсус проектта теркәлә. Бу сан һәрдаим үзгәрә. Әлеге вакытка Татарстаннан анда 199, Башкортстаннан 289 исем бар. Кайбер районнарга Әфган сугышына караганда күбрәк табут кайта.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG