Күпләр президентның рәис булып китүенә аптырады, шул хакта гына язды. Ә бит Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары кабул иткән үзгәрешләр республика Конституциясенең, җөмһүриятебез язмышының башка өлкәләренә дә кагыла. Һәм ничек кенә әле! Икенче Татар республикасы шуның белән тәмам дип авыз тутырып әйтергә мөмкин.
Конституцияләр үзгәреп торган — шуның нәтиҗәсендә Беренче француз республикасы, Икенче француз республикасы оешкан
Нинди Икенче Татар республикасы диярсез — аңлатып китим. Тарихтагы француз инкыйлабларын искә төшерсәк, шуны күзаллыйбыз: шушы революцияләр нәтиҗәсендә бер сәяси системны икенчесе алмаштыра, бер республиканың сәяси төзелеше җимерелгәннән соң икенче республика барлыкка килә. Бу Конституция генә түгел, кайвакытта илнең идеологиясе дә үзгәрә дигән сүз.
Бер республиканың сәяси үлемен игълан итәр өчен, ул республиканы тулысынча юкка чыгарырга кирәк түгел, әлбәттә. Әлеге дә баягы Франциягә кайтыйк. Сәяси системнар, Конституцияләр үзгәреп торган — шуның нәтиҗәсендә Беренче француз республикасы, Икенче француз республикасы оешкан. (Хәзергесе — Бишенче республика дип атала.) Шуңа да карамастан Франция үз чикләрендә яшәвен дәвам иткән, ил үзе беркая да китмәгән (Европадан читтә урнашкан француз колонияләре һәм Эльзас белән Лотарингия провинцияләренең читкә китүе моннан чыгарма булып тора, әлбәттә).
Шушы тәҗрибәгә таянсак, 2023 елның 6 февраленнән Татарстан Икенче республика буларак яшәүдән туктады дия алабыз. Беренче республика дип 1920 елдан 1990 елга кадәр булган ТАССРны атарга мөмкин. Бу — совет системының җимеше булган республика иде. Сталин әйтмешли, "формасы ягыннан милли, ә эчтәлеге ягыннан социалистик". Бу Татарстанның беренче гербында да чагылыш тапкан: татар халкының ике вәкиле — крестьян һәм эшче — совет символлары белән бергә басып тора, ягъни миллилек социализмның формасын булдыра сыман.
1990 елның 30 августында яңа Икенче Татар республикасы туган дип авыз тутырып әйтә алабыз
Үзенең дәрәҗәсе белән ТАССР автоном республика иде. Ә менә 1990 елның 30 августында ул автоном булудан туктап, союздаш дәрәҗәгә ирешә. Шул ук елны Татарстан рәсми рәвештә совет идеологиясеннән баш тарта: совет Конституцияләрендә ул идеология әле сакланган була, ә менә Татарстанның суверенитет турындагы Декларациясендә ул инде юк.
Нәкъ менә шушы Декларация нигезендә республиканың яңа Конституциясе барлыкка килә. Аның бишенче пунктында шулай язылган да бит: "Шушы Декларация Татар ССРның Конституциясен эшләү, Татар ССРның кануннарын үстерү өчен нигез булып тора...".
Ягъни Конституция суверенитет Декларациясенең дәвамы булып торган. 1992 елның мартында үткәрелгән референдум да — әлеге Декларациянең дәвамы. Шуңа күрә "1990 елның 30 августында яңа Икенче Татар республикасы туган" дип авыз тутырып әйтә алабыз.
Башкортстанга кереп калган татар районнарын Татарстанга кертеп булмаса да, "Зур Татарстан" идеясе сүнми
1990 елдан соң Татарстанның сыйфаты үзгәрә. Беренчедән, суверенитет Декларациясендә республиканың союздаш дәрәҗәгә ирешү теләге ярылып ята. Нәкъ менә шушы ягы Татарстан суверенитетын башка милли республикаларның суверенитетларыннан аерып тора — шул исәптәп күрше Башкортстанныкыннан да.
Икенчедән, идеологик яктан да үзгәрешләр була, билгеле. Татар АССРында — һәрхәлдә аның беренче 10 елында — татар совет милләтен төзергә тырыштылар. Башта гаять уңышлы да килеп чыга иде кебек, әмма 1920нче еллар азагында бу өлкәдә инде кризис башлана. Шулай да, татар теленең дәрәҗәсен күтәрү өлкәсендә башта Татарстанда, ә аннары Башкортстанда да күп эшләр башкарыла. Татарстан хәзерге чикләрдә оешканчы да, оешканнан соң да — татарлар аның чикләрен киңәйтү тырышлыгын ташламый. Шушы көрәшнең иң мөһим өлеше — Уфа губернасы калдыкларын Татар республикасына кушу тырышлыгы. Ахыр чиктә Башкортстанга кереп калган татар районнарын Татарстанга кертеп булмаса да, "Зур Татарстан" идеясе сүнми, сүрелми. 1930нчы елларның азагына кадәр РСФСРның төрле субъектларында татар милли районнары була. Ә күрше Башкортстанда 1937 елда татар теленә рәсми статус бирелә.
Икенче республикада исә Татарстан милләтен төзергә тырышалар — әлеге дә баягы "татарстанизм" идеологиясе турында сүз бара
Икенче республикада исә Татарстан милләтен төзергә тырышалар — әлеге дә баягы "татарстанизм" идеологиясе турында сүз бара. Татар эчтәлеген күрсәтми генә, урыс белән татарны уртак халыкка кушу — аның нигезендә шушы фикер ята. Хәтер сәясәте аша татар милли үзаңын көчәйтүдән баш тарту, татарлар өчен аерым мәгариф системын булдырмау, Татарстанның хәзерге чикләрендә чикләнеп калу — болар барысы да шушы идеологиянең җимешләре. "Сувенир милләт"нең "сабантуйлык" проблемы да — "Татарстан милләтен" төзергә тырышуның нәтиҗәсе. Гәрчә ул милләтне төзеп булмаячагы баштан ук аңлашыла иде бит!
Һәм менә хәзер Татарстан суверенитетның барлык атрибутларын югалтты. Президент та юк, тел дә юк, диярсең... Суверенитет үзе дә юк. Ә рәис татарча белмәсә дә ярый. Куәт структуралары җитәкчеләрен дә Казан хәзер үзе билгели алмый. 1990 елдан бирле махсус статуска ия булган Татарстан шуның белән тәмам — махсуслыгы беткән/бетерелгән.
Ярый, ә Өченче Татар республикасы барлыкка килдеме соң? Юк. Бер республиканың эчтәлеген бетерү — бу әле яңа республика оеша дигән сүз түгел. Аның өчен контурлар, принциплар, идеология кирәк. Ә хәзер боларның берсе дә юк. Вакытсызлык чорында яшибез. Искесе инде үлгән, ә яңасы әле тумаган. Яңасы нинди булыр? Әйтүе кыен.
Әмма иң начар сценарий чынга ашкан очракта да — мәсәлән, республикаларны тәмам бетерсәләр дә (шәхсән мин моңа авырлык белән ышанам), берникадәр вакыт узгач, алар барыбер яңадан барлыкка киләчәк — тик бу юлы бөтенләй яңа чикләрдә һәм өр-яңа эчтәлек белән.
Әлегә исә "Икенче Татар республикасы шушының белән тәмам. Дәвамы бар" диясе генә кала.
Илнар Гарифуллин
тарихчы, сәясәт белгече
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум