Русиядәге стоматология клиникаларына кайбер чит ил даруларын һәм медицина кирәк-яракларын сатып алу авырлашкан. Бу хакта РБК хәбәр итә.
Әйтик теш дәвалаганда авыртуны сизмәс өчен кулланылучы, "Убистезин" даруы, "Витремер" цементы, бор һәм фрезалар сатып алу авырлашкан.
Бу өлкәдә эшләүче белгечләр әйтүенчә, "Убистезин" юк дияргә дә була, ә аның Русиядә эшләнгән аналоглары күпкә начаррак. Шул ук вакытта, басма чыганакларының берсе сатуда чит илдән кертелгән башка дарулар бар, теш табиблары шуларны куллана, дип сөйләгән.
Smilestudio клиникасына нигез салучы Луиза Автандилян кирәкле нәтиҗәне алу өчен бер карпула гына "Убестизин" да җитә иде, хәзер аның аналогы "Артикаин-Бинергии" кулланабыз, өч-дүрт карпула кадарга туры килә, дип сөйләгән. "Бу табибка да, авыруга да уңайсызлык тудыра" дигән ул.
RNC Pharma аналитик ширкәте мәгълүматынча, былтыр Русиягә 369 миллион сумга 93,9 мең кап "Убистезин" кайткан. Капларның саны 2021 ел белән чагыштырганда 70 процентка азрак булган.
"Витремер" цементы турында сөйләгәндә исә, теш табиблары Русиядә аны алыштыра алырдай әйбер җитештерелми, дип искәрткән.
Белгечләр логистика белән проблемнар булуын да искәрткән, дарулар чит илдән нык тоткарланып кайта дигән.
Элегрәк Американың "ЗМ" ширкәте Русиядән китүен белдерде. Бу ширкәт пломба салганнан соң, теш өслеген шомартуда кулланылучы дисклар җитештергән, аның дискларын Русиядә җитештерелгәннәре белән алыштырып була, әмма сыйфаты начаррак, диелә. Белгечләр пломбаны шомартканда бер диск урынына ике-өчне кулланасы булачак, бу дәвалауны да кыйбатландыра ди.
Гыйнвар ахырында Русия сәламәтлек саклау министрлыгы якынча 100 төрле даруга кытлык туарга мөмкин, дип хәбәр иткән иде.
- 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре, АКШ кырыс чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителә. Американың Eli Lilly фармацевтика гиганты Русиягә дарулар җибәрүне чикләргә карар иткән беренче ширкәт булды. Русиядә Eli Lilly-ның шикәр чиреннән дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.
- Март аенда ук Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан дарулар калмавына зарландылар. Русия табиблары да март аенда ук даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде.
- Соңрак Татарстанда яман шешкә каршы даруларны табу да авырлашты.
- Русиядә ВИЧ авырулы кешеләр куллана торган "Эвиплера" даруы да җитми башлаган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум