Accessibility links

Кайнар хәбәр

24 февраль. Сугыш башланган көн. Дүрт хатирә


Киев тирәсе утка тотыла, 27 февраль 2022
Киев тирәсе утка тотыла, 27 февраль 2022

2022 елның 24 феврале пәнҗешәмбе көн иде. Киев вакыты белән иртәнге 5тә (Казанда — 6, Уфада — 8 була) Русия гаскәре Украинага һөҗүм итә. Русия армиясе Украина территориясенә Русия, Кырым һәм Беларус ягыннан бәреп керә. Һөҗүм дүрт төп юнәлештә башлана: төньяктан — Киевка таба, төньяк-көнчыгыштан — Харьковка таба, шулай ук, көньяк-көнчыгыштан — Донбасс ягыннан һәм көньяктан — Кырым ягыннан да хәрәкәт башлана. Бер ел узды, сугыш әле дә дәвам итә.

Сугышны башлаганнан соң, Русия хакимияте гаять күп яңа кануннар кабул итте: хәзер Украинадагы хәлләрне "сугыш" дип тасвирлау тыела (Русия рәсмиләре һәм дәүләт пропагандасы аны "махсус хәрби операция" дип атый), сугышка каршы чыгучылар эзәрлекләнә, төрмәгә утыртыла. Шул ук вакытта башка дәүләтләр Мәскәүнең сугыш башлавын хөкем итте, 2022 елның 2 мартында Берләшкән милләтләр оешмасы Русияне агрессор дәүләт дип таныды.

Мәскәү башлаган сугыш аркасында 16 миллионлап украин өйләрен ташлап, башка җиргә күченергә мәҗбүр булды. Кешеләр Русиядән дә күченеп китте: март башында илдән сугыш белән риза булмаучылар, активистлар, журналистлар, IT-белгечләр китсә (200 мең дип исәпләнә), сентябрьдә — илдә мобилизация игълан ителгәч — сугышка җибәрелүдән куркып гади ир-атлар да китә башлады (мобилизациядән качып китүчеләр саны 370 мең дип санала).

Путин режимы Украинада башлаган сугышны Икенче дөнья сугышыннан соң Европада иң зур бәрелеш дип атыйлар. Шушы бер елда сезнең тормышыгыз ничек үзгәрде? Азатлык әлеге сорауны берничә кешегә юллады. Араларында Татарстанда калып та үз позициясен ачыктан-ачык әйтергә курыкмый торган кеше дә, Русиядән күченеп киткән шәхес тә, Украинада яшәгән гаилә дә бар.

Лилия Закирова, эшкуар. Тумышы белән Азнакайдан, кияүгә чыгып Киевта яши, сугыш башлангач, ире аны баласы белән Төркиягә озата, үзе Киевта кала

Поезд Киевта тукталмаячак дип игълан ителде, ракет һөҗүме аркасында тукталыш булмый диелде

— Бер ел элек нәкъ шушы вакытта без дуслар белән төнлә поездда кайтып бара идек. Иртән Киевка барып җитәргә тиеш идек. Күңел ачтык, көлешеп, тәмле ризыклар ашап үтте вакытыбыз. Аралашканда бер-ике кеше киләчәк ничек булыр икән дип сүз катты. Путин юләр кеше түгел, сугыш булмас дип нәтиҗә ясадык да шуның белән бетте. Поездда кайсыбер урында элемтә юк, аннары карыйм әни дә, әти дә шалтыратканын күрәм. Ни булган икән дип күңелемә шик керде. Трубканы алсам, әни елый, "Балам, сез исәнме?!" дип сорый. Алардан Русия гаскәре Киевка һөҗүм иткәнен, сугыш башланганын белдек. Беренче хис – катып калу, ышанмау. Аннары паникага бирелү. Нишләргә белгән дә юк. Бала гына бераз чынбарлыкка кайтарып ала иде.

Поезд Киевта тукталмаячак дип игълан ителде, ракет һөҗүме аркасында тукталыш булмый диелде. Поезд хезмәткәрләре дә төрлечә уйлагандыр, аннары көндезге 12дә Киевта безне төшерделәр. Үзебез төшәбез, үзебез куркабыз, тимер юл вокзалына да ракет төшәр төсле иде. Киевта мәхшәр иде. Куркыныч. Балачакта сугыш киноларын карап, аннары төнлә фашистлар безгә һөҗүм итә, безне үтерә дип еш саташканнарым искә төште. Елап уянып әби янына килеп ята идем. Әбием: "Була торган хәл түгел, кызым", дип юата иде. Була икән, фашистлар мин туган, мин үскән илдән килеп тормышыбызны пыран-заран китерде.

Киевта калу куркыныч иде, ирем безне эвакуацияләүне оештыра башлады. Ирләрне чыгармагач, мин балам белән генә китәм булып чыкты. Бик авыр аерылыштык, күрешәбезме, юкмы, исән калырмы ирем, без читтә нишләрбез дигән курку иде. Балам белән күз яшьләренә буыла-буыла, сугышны башлаучыларны каһәрли-каһәрли бертуктаусыз шартлаган бомбалардан, безне үтерә торган ракетлардан качтык.

Киевта калу куркыныч иде, ирем безне эвакуацияләүне оештыра башлады

Без Төркиягә киттек. 11 ай буена ирем Украинада, без Төркиядә аерылып яшәдек. Баламның әтисез үсүе, аны күрә алмавы – минем йөрәкнең иң зур ярасы. Теләсә нинди ир кешегә әти дип үрелә, сузыла иде. Төрекләр балаларны ярата ул, әти дип эндәшүенә көләләр иде, ә минем елыйсы, кычкырасы килә. 11 ай узуга иремә, ниһаять, илдән 10 көнгә чыгарга рөхсәт иттеләр. Бик катлаулы процесс булды ул. Бик нык көттек без бу очрашуны. Әллә булмас инде дип тә курыктым. Аллага шөкер, очраштык. Бала әтисе белән яңадан танышты.

Бер ел эчендә нык үзгәрдем. Кырысландым. Көчлерәкмен. Елый алмыйм, күз яшьләрем чыкмый иде. Сугыш башлангач, Украинадан киткәч 11 ай бер күз яше дә таммады. Бәгырем каттымы әллә дип тә курыктым. Иремне озаткач, тагын түгелеп еладым. Кемнеңдер амбицияләре аркасында безнең гаилә аерылды, бер-беребезне күрә алмыйча тилмерәбез. Вак-төяккә игътибар итми башладым. Элек теге күлмәк, бу бренд дип күңел ача идек, хәзер берсе дә кирәк түгел, берсе дә мөһим түгел. Кеше гомере мөһим. Сугыш вакытында бик күп мәрхәмәтле кешеләр очрады, ярдәм итәләр. Үзем дә кешеләргә игътибарлырак булырга, ярдәм итәргә тырышам.

Искәндәр Ясәвиев, галим, җәмәгать эшлеклесе. Казаннан, ел дәвамында сугышка каршы протест белдерде

— Сугыш бер ел дәвам итә һәм бу тормышымның иң авыр, катлаулы чорларның берсе, мөгаен. Әмма мин төгәл беләм, минем борчылуларым, өзгәләнүләрем бер ел дәвамында Украинада яшәүчеләрнең кайгысы белән чагыштырырлык түгел. Быел тоткарлаулар да, тентүләр дә, кулга алулар да, "ят агент" тамгасын салулар да булды. Тик бу һәм басым ясау мәхшәре тукталмаячак, ә дәвам итәчәк дигән фикер белән яшәү дә иң авыры түгел. Йөрәкнең өзгәләнүе башкага бәйле. Ничек кенә каршы торма, ничек кенә бәргәләнмә, тыпырчынма, синең көчең бу коточкыч хәлләрне, дәүләтнең акылдан язуын туктата да, нидер үзгәртә дә алмый. Менә шушыны аңлау, күрү үзәкне өзә.

Якыннарым, туганнарыма минем минем өчен борчылып яшәвен күрү дә авыр. Үземне җинаять кылучы Русиянең ватандашы булуымны да аңлау да коточкыч газап. Тик ул кылган гамәлләре башка сыймаслык булса да, Русия ватандашлыгыннан баш тартасым килми.

Сугыш мине үзгәрттеме? Әйе. Мин хәзер күпне аңлыйм кебек

Сугыш мине үзгәрттеме? Әйе. Мин хәзер күпне аңлыйм кебек. Кеше гомеренең кыл өстендә булуын да аңладым. Гомумән, кешелек дөньясы бер мизгелдә чәлпәрәмә килүен, кешенең бик тиз кыргыйлана алуын, сугыш вакытында тормышның төбенә төшеп, кеше сыйфатларын ничек югалта алуын да күрдем.

Буш вакытым чыга икән, минем өчен бу – кадерле бүләк. Ашыкмыйм. Якыннарым белән күбрәк вакытны уздырырга тырышам, алар белән бергә булу мөмкинлегеннән тулысынча файдаланырга тырышам. Киләчәк турында ешрак уйлый башладым, бу ничектер көч бирә, өмет өсти. Шул ук вакытта куркыта да. Сугыш бетәр, әмма кешеләрдә көч куллану теләге калачак, психикасы какшаган кешеләр белән аралашырга туры киләчәк. Ничек ватандашлар җәмгыятен төзербез, гражданнар институтларын оештырырбыз, ирекле дөнья белән ничек элемтәләрне булдырырбыз, ничек тәүбә итәрбез, Украина каршында ничек акланырбыз да – болар турында уйландыра.

Фәнил Гыйләҗев, шагыйрь. Сугыш башлангач, ел дәвамында көн кадагына шигырьләр иҗат итә

Бу хәлләр кинода түгел, ә чынбарлыкта булуын аңлау — иң авыры

— Быел февраль башында Төркия белән Сүриядә җир тетрәп, тулы шәһәрләр җир белән тигезләнгән дигән хәбәр ни рәвешле шок хәлендә калдырып, күңелләрне тетрәндергән булса, узган ел 24 февральдә башланган вакыйгалар да нәкъ шулай аяктан екты. Ул халәтне әйтеп аңлата торган түгел. Акыл үзеңнең бөтен гомереңә һәм белем мөмкинлекләреңнән чыгып, кешелек тарихына, илеңнең үткәненә, әби-бабайларыбызның башыннан кичкәннәргә параллельләр китереп, анализ ясый башлый. Бер мәлгә хәтта йокыдан, ашаудан каласың – каршыңда гаҗизлек, чарасызлык, өметсезлек. Көчсез булуыңны аңлап, гарьлек, оят тойгысы барлыкка килә.

Бу хәлләр кинода түгел, ә чынбарлыкта булуын аңлау — иң авыры. Беренче көннәр, атналар, хәтта айлар күбебезне тирән депрессиягә салды. Бер яктан фикердәшләрнең булуы өмет өстәде. Шул ук вакытта кешеләрнең бер өлеше куркытылуы, җәмгыятьнең бер өлеше битараф кына яши бирүе, өченчеләренең кул чабып, "урра" кычкыручыларына да ни дияргә дә белмәдем, аптырадым.

Кешеләрнең кешелексезлеге һәм аң-фикер дәрәҗәсе гаҗәпләндерде дә, ярсытты да, гарьләндерде дә... Бүген кешеләр, хәтта туган-тумача бер-беренә дошман. Кеше кешедән курка, җаныңны, йөрәгеңне ачу, үз уй-фикерең белән ихластан бүлешү, уйлаганыңны әйтү куркынычка әйләнде. Бүген без күп нәрсәгә ышанычларын җуйган, кыйблаларын бутаган, хәтта үз-үзләренә ышанычларын югалтып, шик-шөбһәгә бирелеп яшәүчеләр җәмгыятенә әйләнеп барабыз сыман.

Кешеләрнең кешелексезлеге һәм аң-фикер дәрәҗәсе гаҗәпләндерде дә, ярсытты да, гарьләндерде дә...

Тик ничек булса да тормыш, яшәеш алга таба дәвам итә. Даими авыртуга организм өйрәнгән, ияләнгән сыман, башка чишелеше күренмәгәч, килешергә ярамаса да килешеп яши башлыйсың, күнәсең, үз дөньяңа бикләнеп яшәргә өйрәнәсең. Байтакларыбыз бүген шундый халәттә, күңелендәгесен кешегә әйтүдән куркып яши. Без, тешне кысып булса да, вазгыять белән һәм безнең алга куелган шартлар белән килешергә мәҗбүр. Ничек кенә булмасын, яшисе килә икән ул.

Алга таба безгә үз-үзебезне һәм әйләнә-тирәбездәге кешеләрнең һәммәсен, без уйлаганча уйламаучыларны да, безгә каршы булучы, хәтта золым кылучыларны да кичерергә өйрәнәсе, күңелләребезгә йомшаклыкны, мәрхәмәтлелекне кайтарасы, каткан бәгырьләрне иман белән, кешенең кешелеклелегенә ышаныч белән тутырасы, ялгышырга һәркемнең хакы булуы белән килешәсе булачак. Бу бик авыр, әмма ансыз тыныч күңел белән кешелекнең алга баруы шикле.

Руслан, тумышы белән Татарстаннан, хәзер Германиядә яши

— 2022 елның февраль урталарында кызым белән Казанга кайткан идем. Ул вакытта яңалыкларны гел күзәтеп тордым, билгеле: урыслар гаскәрләрен Украина чигенә әле якын китерә, әле алып китә дигән хәбәрләр көнләп түгел, сәгатьләп чыгып торды бугай. Русия армиясе "хәрби укулар"ын тәмамлап, Украина чигеннән ераклаша башлады дигән хәбәрне күргәч, билет алдык та Казанга очтык. Тик ул ялыбыз ял булмады. Телевизордан кич саен Путин сөйли башлады: әле "ДНР" белән "ЛНР"ларны "таный", әле аларны "якларга" кирәк дип сөйли... 23 февраль кичендә президент Зеленскийның чыгышын интернеттан карадым: ул урысларга мөрәҗәгать итеп "Зинһар, безгә бәреп кермәгез" дигән иде... Казан вакыты белән төнге өчләрдә көчкә йокыга киттем.

"Әни, сугыш бит" дидем. "Кит әле, нинди сугыш? Телевизордан берни дә юк бит" диде.

Иртәнге унынчы яртыларда уянып китсәм — сугыш башланган икән. Өйдә ялгызым гына идем (балам әниләрдә иде). Коелып төштем дисәм дә буладыр. Баштагы беренче уем "Сугыш башлангач, Русия чикләрен ябачак, мин моннан чыгып китә алмаячакмын, мине сугышка алып китәчәкләр" дигән фикерләр булды. Әнигә шалтыраттым да "Кызны әзерлә, хәзер үк Мәскәүгә очабыз, шуннан берәр ничек үзебезнең өйгә, Германиягә китәбез" дидем. Әни аптырап калды, "Нәрсә булды соң?" диде. "Әни, сугыш бит" дидем. "Кит әле, нинди сугыш? Телевизордан берни дә юк бит" диде. "Әйберләрне җый, хәзер киләм" дидем дә трубканы куйдым.

Таксида барганда, Мәскәүгә билет алдым. Әни безне һава аланына кадәр озатты, без кызым белән Казаннан Мәскәүгә очтык. Шуны хәтерлим: аэропортка барганда да, Мәскәүгә килеп төшкәч тә, телефондагы яңалыкларны карарга җөрьәт итмәдем — чикләр ябыла дигән хәбәр чыгар дип курыктым.

Сугышка акча артыннан куып, үз теләкләре белән киткән Русия ирләрен кызганмыйм, алар — Украинага бәреп керүчеләр

Мәскәүгә сәгать өчләрдә килеп төштек. Чит илгә очучы рейслар ул вакытта инде күп түгел иде: Варшау, Ташкент, Каһирә, Дүшәнбе, Һелсинки... Германиягә бер рейс та юк. Өстәвенә пандемия бит, һәрбер илнең үзенә кертү кагыйдәләре аерылып тора. Һелсинкига билет алырга булдым, тик Финляндиянең коронавирус кагыйдәләрен укыгач, алар безне кертмәскә дә мөмкин дигән нәтиҗәгә килдем. Ахыр чиктә хатыным белән киңәшләштек тә (ул Германиядә калган иде) Каһирәгә билет алырга булдык. Кирәге чыгар дип коронавируска экспресс-тест та ясаттык бугай әле — кирәге чыкмады, Мисырга очканда аңа карап та тормадылар.

Очкычыбыз һавага күтәрелгәч кенә телефонны ачып яңалыкларны карап чыгарга көч таптым. Кызым йокыга киткән иде, мин утырган җиремдә үксеп-үксеп елый башладым. XXI гасырда минем илем, мин туып үскән дәүләт шушындый адымга ничек бара ала? Сугыш башланганына ышана алмадым.

Каһирәдән үзебезнең Германиягә берничә көн узгач кына кайттык. Ул көннәрдә, әлбәттә, гел телефонда утырдым, яңалыкларны карадым. Украина халкына бомбалар төшүен, кешеләрнең поездларга төялешеп көнбатышка таба качуын күзәттем... Үз күзләремә ышана алмадым: бу бит 1941 ел кадрлары дип уйладым...

Өйгә кайткач, эшкә чумдым. Мин социаль челтәрләрдә дә актив, тик сугыш аркасында ярты ел дәвамында ВКонтактеда да, Инстаграмда да бер әйбер дә язмадым — минем илем Украинада шушындый мәхшәр ясап яткан вакытта ниндидер матур рәсемнәр чыгарырга, тыныч тормыш күренешләрен күрсәтергә хакым юк дип уйладым. Җәй җиткәч кенә "Минем моңа катнашым юк, минем тормышым дәвам итә. Гаиләм, хатыным, балам бар — шулар хакына яшәргә кирәк" дигән нәтиҗәгә килдем. Һәм яңадан акрынлап кына соцчелтәрләрдә нидер яза башладым. Сугышны туктата алмыйм, әмма дөньяга матурлык тарата алам дигән принципка күчтем.

Сугышны туктата алмыйм, әмма дөньяга матурлык тарата алам дигән принципка күчтем

Бер ел узгач, шуны әйтәм алам: Беренчедән, Русиядә, шул исәптән мин туып үскән Татарстанда да кешеләрнең күбесе — Мәскәү пропагандасы корбаннары. Алар телевизорга ышанып яши. Икенчедән, Русия халкында, шул исәптән татарларда да эмпатия дигән әйбер юк диярлек. Дусларымның, туганнарымның күбесе "Барысы да алай берьяклы түгел бит. Русиянең мондый гамәлләр кылырга хакы бар" дигән фикердә — минем өчен бу зур ачыш булды. Башта моңа хисләнеп, аптырап караган булсам, хәзер ияләштем дисәң дә буладыр. Өченчедән, һәрбер кеше — үзе һәм гаиләсе өчен җаваплы дигән нәтиҗәгә килдем. Мәскәү гамәлләре өчен мин җаваплы түгел. Сугышка акча артыннан куып, үз теләкләре белән киткән Русия ирләрен кызганмыйм, алар — Украинага бәреп керүчеләр. Һәлак булалар икән — аларны жәлләмим. Ә менә мобилизация аркасында сугышка җибәрелеп, шунда үтерелгән егетләрне кызганам — аларны ничарадан бичара дип кабул итәм. Үзләрен дә, туганнарын да кызганыч. Мәскәүдәге бер карт сәясәтченең амбицияләре өчен һәлак булган кешеләр бит алар.

Исемемне Руслан дип куегыз — чын исемемне әйтмим, чөнки Татарстанга кайтып йөрисем бар.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG