Нәкъ ярты ел элек – 21 сентябрьдә Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителде. Октябрь ахырында мобилизация төгәлләнде – 300 мең кеше тупланды диелде. Әмма Путин мобилизация тәмам дигән фәрман имзаламады, ә быел март уртасында ирләргә хәрби комиссариатларга янә чакырулар килә башлады.
Татарстанда яшәүчеләрне мобилизациянең яңа дулкыны булмауга ышандыралар, хәрби комиссариатка чакырулар өләшүне исә "моңа аптырыйсы юк, мәгълүматны дигиталлаштыру бара", дип аңлаталар. Хәтта "повестка" – яңа тормышка юллама ул, сөенергә кирәк", дип тә белдерделәр. Әмма хәрби комиссариатка чакырулары - ут эченә киткән ирләрне дә, аларның ялгыз калган хатыннарын да куандырмый. Ирләрен сугышка озаткан татар-башкорт хатыннары әледән-әле төрле зарларын җиткерә.
Татарстанның Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында яшәүче 59 яшьлек Зөмәрә Бикбаеваның ире дә мобилизациягә эләгеп сугышка киткән. Зөмәрә ханым хакимиятләрдән бернинди ярдәм булмавына зарланып полициягә шикаять иткән.
"СУГЫШКА КИТӘСЕН АЛДАН ӘЙТМӘДЕ"
Наратлы Кичүдә Зөмәрә һәм Әнвәр Бикбаевларны тырыш гаилә буларак беләләр. 25 сыер, берничә баш үгез, 50 баш сарык тоталар – терлек асрап көн күрүчеләрдән.
Хәзер мал-туар тулысынча Зөмәрә ханым һәм аның 35 яшьлек улы җилкәсендә. Улы гына түгел, ана кеше үзе дә өченче төркем инвалид. Ә гаилә башлыгы Әнвәр Бикбаев былтыр көз Украинага каршы сугышырга киткән. 59 яшендә булуга да карамастан, "өлешчә" мобилизация игълан ителгәч, аны да сугышка алганнар.
Иренең мобилизацияләнүе турында Зөмәрә ханым китәренә бер көн калгач кына белгән. "Авыл халкы аны акча өчен китте дип сөйләде инде, тик безнең акчага интегеп яшәгән юк, керемебез җитәрлек, акча өчен китмәде ул анда", ди хатыны. Әмма 60 яшенә җитеп килгән ирне чит дәүләткә барып керергә, кулына мылтык тотарга нәрсә мәҗбүр иткән – монысын белми.
— Аны Минзәләдән 27 октябрь алып киттеләр. Украинага китәчәген 26 октябрьдә төштән соң гына әйтте, без белмәдек. Кайчан "повестка" килгән – анысын да белмибез, әйтми. Күрше хатыннар кергәндә шаярган булып, "барсам, мине дә алырлар микән", дип сөйләшеп утырган иде, анысы. Җитдигә алмадык, 59 яшендә кешене сугышка алалар мени? Аны бит бөтенләй алырга тиеш булмаганнар, канун бозып эшләнгән эш бу. Җитмәсә гаиләсендә ике инвалид: улыбыз да, мин дә өченче төркем. Минем аяктагы буыннарым протез, улымның башы имгәнеп, параличланып яткан иде, икебез дә сәламәт түгел. Ирем хәрби комиссариатка ихтыяри булып китү өчен дип барган, ә аны мобилизацияләнгән итеп җибәрделәр. Нишлисең инде, берни әйтә алмадык, бу турыда белгәч авызны ачтык та калдык. Көтмәгән идек, дип сөйли Зөмәрә Бикбаева.
Ире бөтен кирәк-яракны үз акчаcына алган: хәрбиләр кия торган аяк киемнәре, бишмәтләр һәм башкаларны да. Хәер, Русиянең башка төбәкләрендә дә сугышка мобилизацияләнгән ирләр экипировканы үз акчаларына сатып алган иде.
Әнвәр Бикбаев хәрби әзерлекне "Кazan Expo"да үткән. Ике ай узгач: 27 декабрьдә аны Украинага җибәргәннәр.
— Озак еллар бергә яшәгәнсез, оныкларыгыз да бар. Ирегез сугышка киткәч тормышыгыз авырлаштымы? Ияләшү кыен булдымы?
— Авыр булды, аеруча рухи яктан. Күрәчәге булгандыр, безнең белән киңәшләшеп китмәде бит инде. Ул китте дип терлекне бетермәдек, көнгә өч сәгать кенә йоклап булса да, улым белән барысына җитешергә тырышабыз. Сагынабыз. Без генә түгел, үзе дә сагына. "Мин анда сугыш мондыйдыр дип белмәдем, башка төрле булыр дип уйлаган идем. Бик авыр сугыш бара", ди. Авырдыр – яшьләрне әнә 14 көнгә ялга кайтара башладылар, ә алар хәзер ничек качып калырга белмиләр. Җыеп алып, тегендә кире җибәрә алсалар ярый инде ул егетләрне. Минем ирем безнең җирлеккә карый торган өч авыл арасында Украинага сугышка киткән бердәнбер кеше ул. (Җирлеккә Наратлы Кичү авылыннан тыш, Исәнгол һәм Шикәрле-Каен авыллары да керә – ред.) Уйлап карагыз әле - өч авылдан бер минем алтмышка җиткән ир китте. Ә аңа кадер-хөрмәт шул кадәр генә. Мин полициягә шалтыратмаган булсам, үзенең дә, безнең дә хәлне әле дә сораучы булмас иде. Ни Яңа елда котламадылар безнең гаиләне, ни 8 мартта, ни 23 февральдә, ди ул.
Зөмәрә Бикбаева моны Наратлы Кичү җирлек башлыгының һәм район җитәкчелегенең битарафлыгы дип саный. Югыйсә, җирле җитәкчелек үзләрендә кемнәрнең сугышка китүен белә бит инде, ди ул.
— Ул бит Украинага мине якларга дип китмәгән, бөтенебез өчен дип китте. Әнә – яшьләр бөтенесе качып калды, "повестка"лар байтак килгән иде, беркем бармады. Аларны эзләүче дә булмады. Анда бит минем ир генә китәргә тиеш булмагандыр? Башка җирлекләрдәге танышлар белән сөйләшеп торам. Аларда мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрен бер бәйрәмдә дә калмыйча искә алалар. Ничә бәйрәм үтте, безгә килеп караучы да булмады. 8 мартта да килүче булмагач, бик рәнҗедем. Күңелем тулды да, полициягә шалтраттым. "Иремне Украинага җибәрделәр, без улым белән ике инвалид дөнья көтеп калдык, беркем килми, беркем хәлне сорамый, ярдәм күрсәтми", дидем. Шуннан соң миңа участок полициясе килде, күрсәтмәләр алды, мин район һәм җирлек җитәкчелегеннән зарланып шикаять иттем.
— Нәтиҗәсе булдымы соң?
— Булды дип... Җирлек башлыгы бер пакетка күчтәнәчләр салып алып килгән. Миңа бит әйбер кирәк түгел, миңа рухи терәк кирәк иде. "Әнвәр абый ничек? Әйбәт кенәме ул, кайда ул, шалтыратамы ул?" дип сораучы булса да җитә миңа. Ә җирлек башлыгы килеп, "әйе, мин бу очракта гаепле" дип шул күчтәнәчләрен калдырды да, башка килмәде дә ул. Телефоннан да шалтыратып хәл белми.
— Сез бит полициягә җирлек башлыгыннан гына түгел, район җитәкчелегеннән дә зарлангансыз. Район дәрәҗәсендә игътибар күрсәтүче булдымы соң?
— Минзәләнең хакимият йортыннан да, социаль яклау үзәгеннән дә шалтраттылар. Гаҗәпләнеп "берәү дә шалтратмады, килмәде мени", диләр. Юк, дидем. Үзләре килдеме соң менә? Нинди ярдәм кирәк, кар көрәргә кирәк мени диләр социаль яклау үзәгендәгеләр. "Кар бетте бит инде хәзер, карны кыш көне көрәдек бит инде аны", мин әйтәм. Әйтегез, без киләбез ярдәм кирәк булса, диделәр инде. Мобилизацияләнгәннәргә игътибар да җитә ул, нидер килеп эшләсеннәр дип шалтратмаган идем. Болай да берүзең каласың өйдә, җиңел түгел бит.
Шулай да Зөмәрә Бикбаева ирен сугышка алуларыннан соң җитәкчелектән бер ярдәм сорап караган булган. Әнвәр әфәнде 25 сыерлары асрала торган утарда сакчы булып торган, тик фронтка киткәч, аны алмаштырырга эшче таба алмаганнар. Зөмәрә Бикбаева бу мәсьәлә белән җирлек башлыгының сәркатибе янына баргач "без бернишли алмыйбыз", дип кенә җавап биргәннәр. "Югыйсә бушлай түгел, акча түләп эшләтәсе идек. Эшләрдәй кеше табып бирергә генә сораган идек. Соңыннан анысын да үзебез таптык инде", дип сөйли ул.
"ИРЕМ УКРАИННАР КӨЧЛЕ, БЕЗГӘ КОРАЛ ҖИТМИ ДИ"
59 яшендәге Әнвәр Бикбаевны сугышта "бабай" дигән кушамат белән йөртәләр. Хатыны Азатлыкка әйтүенчә, ул 1231нче полкның 3нче батальоны, 7нче ротасындагы 1нче взводта хезмәт итә. Моңа кадәр Татарстаннан мобилизацияләнүчеләр тупланган 1231нче полк белән бәйле шау-шу булган иде. Андагы хәрбиләр видео яздырып, үзләрен "ДНР" хәрбиләре җитәкчеләренә тапшыруларын сөйләде. Татарстаннар "ДНР" хәрби җитәкчелегенең аларны бернинди әзерлексез, тиешле коралларсыз сугышка кертүенә зарланды.
11 февральдә "ДНР" полкына кушуларына зарланган Татарстан хәрбиләрен үз полкларына күчерүләре хәбәр ителде. Шул ук вакытта хатыннары ирләрнең барысы да кайтарылмады дип әйтте.
Февральдә Казаннан мобилизацияләнгән Иван Исаевның хатыны да талагы алынган ирен шул ук 1231нче полк составында "хәрби әзерлексез һәм махсус сугыш кирәк-яракларыннан башка" Авдеевкага һөҗүмгә җибәрүләре турында видео яздырган иде.
— Менә минем ирем дә шушы полкта хезмәт итә инде, дип сөйли Зөмәрә ханым. Бу видео чыккач, кешеләр "фейк" ахрысы, дигәннәр иде. Ә мин иремнән шалтыратып сорагач, әйе, анда сөйләнгән сүзләр дөрес, бернинди ялган юк, диде. Тик үзе әллә ни артыгын сөйләмәде. Бу видеоларда минем ирем үзе юк. Болар Макеевкада булдылар, Артемовскида да (Бахмут), Водяное авылы янында да сугыштылар. Көчле бәрелешләр барган урыннарда булдылар. Минем ирем яшендәге кешеләр сугыша торган сугыш түгел инде бу. Әнвәр үзе дә, "мылтык тотып сугыша торган сугыш түгел бу, бездә гранатлар, патроннар тулып ята да бит, тик анда алар белән сугышып булмый, хәтәррәк кораллар кирәк", ди.
— Русия солдатлары шул патроннар белән тыныч халыкка да ата...
Русиягә кушылган бу украин төбәкләрендә безне кабул итә алмаганнар
— Аларның төрле чаклары була инде, мондый хәл бар дип тә әйтеп булмый, юк дип тә әйтеп булмый. Хәлләренә карап килеп чыга торган әйбердер. Шунысын әйтә алам, ирем әйтүенчә, Русиягә кушылган бу украин төбәкләрендә безне кабул итә алмаганнар. "Алар безгә шат", дип әйтәләр, әмма бу алай түгел. Ирем бер карт әбинең өенә яшәп торырга керүләрен сөйли. "Я вас "сдам" нашим" дип әйтте ди, төне буе шул әбине саклап утырганнар, украиннарга әйтмәсен өчен. Кар яугач та, "Украинага дан" дип кар өстенә язып тутырганнар ди, шул Донецки өлкәсендә яшәүчеләр.
— Димәк, ирегез белән элемтәдә торасыз?
— Көн саен кичке сәгать сигезгә кадәр шалтратуын көтәбез. Бер җиргә дә бармыйча телефон саклап утырабыз. Ул үзе Донецкида, телефоннан сөйләшкәндә ишетелеп тора: гел дөбер-шатыр аталар инде анда. Позициягә җибәрелмәгәндә, көнгә бер тапкыр шалтыратып ала. Әле күптән түгел генә кереп чыктылар сугышып, әлегә ял итә иде. Үзе әйтүенчә, бер кереп чыкканда взводларында 4 кеше үлгән, яраланучылар да булган. 20 мартка каршы төндә бик көчле сугыштылар диде. Менә бүген (20 мартта – ред.) 12 иптәшен Донецки өлкәсенең Первомайское авылы тирәсенә сугышка алып кереп киттеләр, ирем дә үз чиратын көтеп калды. Анда шулай кемнәрдер керә тора, кемнәрдер чыга тора, алмашынып торалар.
— Татарстанга мобилизацияләнгәннәрнең беренче төркемнәре кайта башлады сезнең ирегез дә кайтмыймы әле?
— Ул апрельдә бәлки кайтарырлар, диде, әлегә чиратын көтә. Кайчан кайтасын үзе дә белми.
— Ирегезнең яше дә бар, исән-сау кайтса, 14 көн ялдан соң кире сугышка китәсе килер микән соң?
— Бездән тормый шул ул. Хәзер инде мобилизацияләнгән кеше булгач, кире бармый икән - дезертир булачак. Мин аны ничек алып калыйм? Сәламәтлеге юк аның, әмма инвалидлыкны бит 14 көндә генә алып булмый, аның өчен айлар кирәк. Хәзер теләсә-теләмәсә дә кире китәчәк инде.
Шунысы да бар, аның иренә Путин вәгъдә иткән 195 мең сум акчаны түләмәгәннәр. Бу акчаның буш сүз генә булып калуына элегрәк Чуашстаннан мобилизацияләнгәннәр дә протест белдергән иде. Алар Сембердәге хәрби бүлекчәдә баш күтәрде һәм "без Украинага каршы сугышырга бармыйбыз", диде.
Сугышта булу өчен акчаң булу да кирәк
Шулай да, Зөмәрә ханым Украинага каршы һөҗүмдә бер ай катнашкан өчен иренең 196 мең сум хезмәт хакы алуын сөйли. Тик бу акчаларның күп өлешен хәрбиләр сугыш барган җирдә тотып бетерергә мәҗбүр ди ул. Ашау-эчү, фатир яки йорт яллап тору, аны җылыту өчен күмер һәм утын сатып алу – боларның барысын да хәрбиләр үз кесәләреннән түли, дип аңлата. "Бер айга яшьләр хәтта йөз мең сумга кадәр бетерәләр икән. Минем ир эчмәгәч, тартмагач, ул кадәр тотмый анысы. Әмма гел акча җибәреп торабыз инде. Сугышта булу өчен акчаң булу да кирәк", ди ул.
Зөмәрә Бикбаева былтыр Русия Украинага башлаган сугышның үз гаиләсенә дә кагыласын күз алдына да китермәгән. "Улым инвалид, иремнең яше узган, бездән читләтеп үтәр дип уйлаган идем", ди ул. Хәзер "махсус хәрби операция"нең төгәлләнүен көтә. Әмма сугыш кайчан һәм кем файдасына бетәр – бу сорауга төгәл фаразы юк:
— Көн саен телевизор карап, кайда-нинди сугышлар баруын өйрәнеп торам. Шалтыратышканда иремә дә сөйлим, аларның телевизорлары юк бит. "Әзрәк алга китеш бармы соң, тегеләрдә (украиннарда – ред.) нәрсә хәлләр, дим. Бу тиздән бетәр дип бик өметләнәбез инде. Америка Украинага корал бирми башласа, бәлки туктарлар... Интернетта укый башласаң, әллә нинди куркыныч әйберләр язалар. Имеш Путинны алачаклар икән, имеш Русиянең эченә үк килеп җитәчәк икән дип...
— Ә сезнеңчә, сугыш чынлап та шундый борылыш алырга мөмкинме?
— Мөмкиндер. Ирем әйтүенчә, украиннар бик көчле, аларның кораллары да бик яхшы ди. Безнекеләргә әнә шундый кораллар җитми, дигән иде...
- 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
- Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
- Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
- Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум