Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безгә акча түгел, ир һәм әти кирәк". Хатыннар ирләрен мобилизациядән кайтару өчен көрәшә


Мобилизациягә озату
Мобилизациягә озату

Татарстан белән Башкортстанда өч балалы хатын-кызлар мобилизацияләнгән ирләрен кайтару өчен көрәшә башлады. Алар вәгъдә ителгән ярдәмнең булмавына, авыр тормышларына зарлана. Акча кирәкми, ирләребезне кайтарыгыз диләр. Әлегә уңышлы очраклар юк.

Өч балалы аталарны мобилизациягә алмау турында бер атна элек Русия думасының саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов белдерде. Моны ул "саклану министрлыгының игелеге" дип атады. Аның сүзләре күз ачып йомганчы интернетта, социаль челтәрләрдә таралды. Инде мобилизациягә эләгүчеләрнең хатыннары үз ирләрен ничек тә кире кайтару өчен көрәш башлады дип әйтергә мөмкин. Татарстанда алар ватсап чатларына берләште, Башкортстанда дәррәү кубып республика башлыгы постлары астына яза башлады.

Ләкин әлегә бик уңышлы түгел. Хатыннарга рәсмиләрдән буш җаваплар килә. Депутат әйтүен әйтте, ләкин бу норма канунилаштырылмаган, рәсми сайтларда документ буларак чыкмаган.

Әлфия Кунакбаева Стәрлетамак шәһәре янындагы бер бистәдә яши. Ире белән җиде, алты һәм ике яше тулып килгән балалар тәрбиялиләр. Үзе укытучы, әле декрет ялында утыра. Иренә 23 сентябрьдә повестка килгән, 26сында алып киткәннәр. Хәрби комиссариатка "документлар тикшерү өчен генә чакырабыз" дигәннәр, ләкин шунда ук мобилизацияләп тә куйганнар. 20 октябрьдә күнегүләре тәмамланып, сугыш барган җиргә алып китәргә тиешләр.

— Хәрби комиссариатка эшкә йөргән кебек көн дә йөрибез. Баш штабның өч балалы ирләрне мобилизацияләүне кичектереп тору турында фәрманы чыккач, ирләребез үз командирларына җибәрүне сорап рапорт яздылар. Анда бу эшне район һәм республика военкоматлары башкарырга тиеш дигәннәр. Район хәрби комиссариаты Башкортстан республикасы хәрби комиссариатына фамилияләрне атап мөрәҗәгать җибәрергә, ә республиканыкы ир хезмәт иткән хәрби бүлекләргә җибәрергә тиеш дигәннәр. Инде язмаган оешма калмады, район башлыгына да, республика җитәкчесенә дә, депутатларга да яздым, турыдан туры эфирда да чыгыш ясадым. Барысы да федераль канун кирәк, ул булмыйча бернишләтә алмыйбыз дип җавап бирделәр. Әлегә бернинди чишелеш юк, хәзер республика хәрби комиссариатының хәрби бүлеккә мөрәҗәгать җибәрүенә ирешәсе иде, иртәгә тагын чыгып китәм, - дип сөйләде Азатлыкка Кунакабаева.

Гаилә ислам дине кануннарын үтәп яши, ир сугышка бару, кеше үтерү дингә, үзе алга сөргән кыйммәтләренә каршы килә дип саный. Повестка килгәч, альтернатив хезмәт турында да белешкәннәр, ләкин өлешчә мобилизация вакытында бу хокук нормасы эшләми дип җавап биргәннәр.

— Көтелмәгән хәл булды. Әйе, 10 ел элек мәҗбүри хезмәттә булган, диңгез пехотасында хезмәт иткән, 32 яшь – бөтенесе мобилизация таләпләренә туры килә. Ләкин өч кечкенә бала булгач, без берни турында уйламадык, иремә повестка килер дип башыма да китермәдем. Кайбер башка районнарда яшәүче танышларым сөйләвеннән беләм, өч балалыларны алмаганнар, җирле военкомат гаиләләрнең хәлләренә кергән. Стәрлетамакта документларга карап та тормадылар, - дип сөйли хатын.

Бүген гаилә өченче балага 11 мең сум пособие ала. Башка керем юк. Ярый әле ипотка һәм кредитлар юк дип сөенәләр. Стәрлетамакта "Гаилә" дип аталган үзәктән шалтыратканнар, психологик ярдәм, балалар бакчасына, коммуналь түләүләр белән бәйле ниндидер ярдәм кирәк булса, әйтегез дигәннәр.

— Иремне ничек тә кайтарасы иде. Уфага ук барырга җыенам, болай булырга тиеш түгел, ди Кунакбаева.

Уфадан Олеся дә (фамилиясен күрсәтмәүне сорады) кая гына язмаган, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәгән. Ләкин җавап бер: берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, Баш штаб фәрманын күрмәдек, канун юк. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров постлары астына язуның да мәгънәсе юк, хәзер бу сорауга анда да җавап бирмиләр. Гаиләдә 15 яшьлек, 11 яшьлек һәм 2 яшьлек бала үсә. Олеся үзе декрет ялында, ипотекалары бар, өлкән балалары профессиональ бал биюләре белән шөгыьләнә, ә ул кыйммәтле спорт төре. Уртанчы балаларында бронхиаль астма, кыйбатлы дарулар кирәк. Өченче балага шулай ук 10 мең сум пособиедән башка керемнәре юк. Иренә повестка 1 октябрьдә килгән, 2се кич алып та киткәннәр. Аңа 43 яшь, запастагы офицер, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән. Эшендәге җитәкчелек аңа бронь сорап та караган, ләкин бирелмәгән. Ир башта Сарытауда күнегүләрдә булган, хәзер инде аннан да җибәрелгән. Кайдалыгы әйтелми. Олеся дә иренә повестка килер дип уйламаган.

— Повестканы ял көнне өйгә китерделәр. Качып калырлык түгел иде. Ял көне булу сәбәпле, поликлиникалар да эшләми, авыруы турында белешмә булса да алыр идек. Мобилизациягә туры килүчеләрнең бер процентын гына алабыз диделәр. Аңа ныграк туры килгән кешеләрне генә алып булмыймы? Ни өчен бөтен кешене җыеп-себереп алып китәләр? Бер процент кына дигәнгә ышанып булмый, дип ачынып сөйләде хатын Азатлыкка.

Олеся хакимият ягыннан бернинди ярдәм юк, беркем сорашмый, шалтыратмый ди.

Безгә акча түгел, ир һәм әти кирәк

— Балалар бакчасы бушлай булачак дип ишеттем. Ләкин бу бит проблемны чишми. 10 мең пособие алам, квартпалата да шулкадәр диярлек. Эшкә чыксам хезмәт хакы 25-30 мең сум булыр инде. Ләкин мин физик яктан да, матди яктан да балаларны берүзем генә күтәрә алмаячакмын. "Борчылмагыз, акча түләнәчәк" дип тынычландырмакчы булалар, ә кеше үлсә ни булачагын әйтмиләр. Безгә акча түгел, ир һәм әти кирәк. Кечесе әле берни аңламый, әти кайчан эштән кайта, бүген нинди тәмле әйбер алып кайта дип кенә сорый. Өлкән кызым елый, еламаска, миңа ничектер теләктәшлек күрсәтергә тырыша, ләкин бик килеп чыкмый.

Ирнең өлкән яшьтәге әти-әнисе бар, әтисе икенче төркем инвалид, әнисендә өченче төркем. Әтисе инвалид арбасында гына йөри. Улы аңа да ярдәм иткән, ул аларның бердәнбер ир балалары. Әтисен юындыру да аның өстендә булган.

Олеся шулай ук кайбер төбәкләрдә инде өч балалы ирләрне кире кайтарганнар дип тә сөйләде.

Татарстаннан Галия дә (үз исемен күрсәтмәүне сорады) ирен кайтарам дип көрәшә. Шулай ук кая гына мөрәҗәгать итмәгән, ләкин әлегә уңай чишелеш юк. Татарстан хәрби комиссариаты, Баш штаб фәрманы 15 октябрьдән соң мобилизацияләнүчеләргә генә кагыла, инде алынганнар турында сүз юк, дип җавап биргән.

Рөстәм Миңнехановка да, Казан мэры Илсур Метшинга да яздык. Миңнехановның социаль челтәрләре постлары астында өч балалы хатыннар күп яза. Ләкин аларга бернинди реакция юк. Барысы да төбәк җитәкчелегеннән тора дип саныйм, - дип сөйләде Галия

Гаиләдә 11 яшьлек, 5 яшьлек һәм 3 яшьлек балалар бар. Казанга караучы бер бистәдә яшиләр. Анда балалар бакчасы булмаганлыктан, хатын эшкә дә чыга алмый. Бернинди ярдәм юк, ярый, туганнарым ярдәме зур ди ул.

Галия сүзләренчә, Мамадыш һәм Әгерҗе районы хәрби комиссариатлары өч балалы ирләрне кайтаруга ирешкән, 19 октябрьдә аларны Казаннан килеп алганнар. Бу хакта аңа ире сөйләгән. Азатлыкта әлеге мәгълүматны раслау юк. Галия алдагы ике-өч көн эчендә уңай карар булырга мөмкин дип өметләнә.

Татарстанның Питрәч районында яшәүче Рәсимә (исемен үзгәртүне сорады) дә ирен Казаннан сугышка җибәргәнче алып каласы иде ди. Балаларының кечесенә бер яшь, хатын декретта, ипотекалары бар.

— Ипотека апрельдә бетәсе иде, аны хәзер туктатсам, файдасы булмый. Ләкин ничек түләп барырга, белмим. 16 мең пособие алам, 15 мең сум – ипотекага китә. Районннан бернинди ярдәм күрсәтелмәде. Балаларга түләүсез ашату каралган, ләкин күп балалыларга ул болай да бушка иде. Район хәтта безне, 7-8 гаиләне җыеп, очрашу, аңлату да уздыра алмады, дип сөйли Рәсимә.

Иренә повестканы өйгә китереп биргәннәр.

— Повестканы миңа бирделәр. Алмыйм дигәч, алайса 10 елга кадәр төрмә көтә, җинаять җаваплылыгы каралган дип куркыттылар. 23 сентябрь килде, 26сы алып киттеләр. Прокуратурага бу хакта да яздым, ләкин шулай ук җавап булмады, ди хатын.

Рәсимә җитәкчелекнең ирләрне кайтарасы килми, чөнки планнары үтәлгән, безнең ирләр өчен тагын кемнедер табып җибәрергә кирәк булачак дип фаразлый.

Азатлыкка үз тарихларын тагын берничә хатын-кыз сөйләде. Барысында да охшаш хәлләр: өч бала, хатыннар декрет ялында, ирләре бердәнбер тәэмин итүче, хакимиятләрдән ярдәм юк.

Һәр төбәк, шәһәр яки район гаиләләргә ничек ярдәм итәсен үзе хәл итә. Казанда, мисал өчен, мобилизациягә эләккән ирләрнең һәр баласына 20шәр мең сум акча, мохтаҗларга һуманитар ярдәм, балаларга спорт һәм мәдәни чараларга, түгәрәкләргә бушлай йөрү мөмкинлеге бирелә. Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында белдерүләренчә, мобилизациягә эләгүчеләрнең балалары җәмәгать транспортында бушлай йөри ала, мәктәпләрдә бушлай ашый ала, балалар бакчасына баланы чиратсыз урнаштыру, бакча өчен түләмәү мөмкинлеге бирелә һәм башкалар. Әлеге чаралар 1 ноябрьдән эшли башлаячак.

Башкортстан башлыгы идарәсе шулай ук ирләргә хәрби дәрәҗәсе, вазифасына карап, ай саен түләүләр булачак дип вәгъдә бирә.

Ә өч балалы гаиләләрдә ирләрне сугышка алмау турында бернинди канунда да әлегә язылмаган. 18 октябрьгә узган дума утырышында бу үзгәрешләр хупланмады. "Агора" хокук яклау оешмасына нигез салучы Павел Чиков өч балалы ирләрне мобилизацияләүдән кичектереп торуның кануни нигезләре юк ди. "Моңа карамастан, 2022 елның 4 октябрендә Русия кораллы көчләренең Баш штабы кичектереп тору мөмкинлеге булуы турында белдерде, әмма норматив-хокукый акт рәсми рәвештә чыкмады", дип язды юрист. 20 октябрь төштән соң Сембер шәһәрендә бу уңайдан бер ирнең эше каралачак. Мәхкәмә эшләре барган вакытка ирне кайтарып торганнар.

19 октябрь кичендә Русия думасы спикеры Вячеслав Володин өч һәм аннан да күбрәк баласы булган ирләр мобилизацияләнмәячәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә шундый 9500 ирне мобилизацияләү карары гамәлдән чыгарылган. Алар хәрби бүлекләрдән өйләренә кайтарылган диде Володин.

Дума спикеры хәрби комиссариат җитәкчеләре саклану министрлыгы һәм Баш штаб директиваларын үтәргә тиеш дип искәртте.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG