Җырчы Земфираның Уфадагы үсмер чагында яшәгән өе диварына ясалган сурәтен өстеннән буяу белән буяп куюны таләп итәләр. Бу үтенеч белән ВКонтактеда Радий Хәбировка Уфада яшәүче Алексей Максимов мөрәҗәгать иткән.
Ул Хәбировка Черниковкадагы Земфираның сурәте ясалган йорт рәсемен җибәргән һәм чара күрүләрен сораган. "Радий әфәнде, бу граффитины өстеннән буяп куярга кушыгыз әле, зинһар. Хәзерге вакытта туганнан туган абыем һәм энем "махсус хәрби операция"дә катнашкан кеше буларак, миңа мондый сәнгать әсәрләрен күрү рәхәт түгел. Алар булырга тиеш түгел", дип язган ир.
Әле 21 мартта гына Уфада билгесез затлар җырчының әлеге рәсемен бозып, анда "бу әнчекнең ватаны юк", дип язган иде.
- Февраль башында Русия Юстиция министрлыгы җырчы Земфираны "ят агент" дип атады.
- Җырчы исемлеккә "Украинаны ачык рәвештә хуплавы, сугышка каршы өндәмәләр белән дустанә булмаган илләрдә концертлар оештыруы, чит ил чыганакларыннан акча алуы" өчен кертелде, ди Юстиция министрлыгы.
- Земфира Русиянең Украинага каршы сугышы башыннан ук аңа каршы чыкты, сугышны туктату өндәмәләрен ясады. Сугыш башланганнан соң ул Русиядән китте, хәзерге вакытта Франциядә яши.
- Җырчы сугышка каршы берничә җыр һәм клип чыгарды. 2022 елның мартында ул Русиядә сугышка каршы чыккан тыныч протестчыларны тоткарлау сурәтләре белән клип чыгарды. Ул җырда "атмагыз" һәм "дәшми тормагыз" дигән сүзләр бар иде.
- Былтыр май аенда Земфира "Ит" ("Мясо") дип аталган җыр чыгарды. Ул Украинадагы сугышка багышланган, анда мәсәлән: "календарьдә - яз, ә чынлыкта окоплар һәм югары төгәллекле, еракка һөҗүм итүче ракетлар. Мариупольдә төн ярысы" дигән юллар бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум