Европа үзәк банкы Австриянең Raiffeisen Bank International банкына Русиядәге эшен ябарга куша, дип хәбәр итә бу мәсьәлә белән таныш булган биш чыганагына сылтама белән Reuters.
Әлеге басым АКШның чикләүләр белән бәйле югары дәрәҗәле түрәсе "Райффайзен" банкының Русиядәге эшчәнлегенә бәйле борчу белдергәннән соң туган.
Raiffeisen Bank Русия икътисадында мөһим роль уйный, илгә килгән евроларның якынча дүрттән бере шушы банк аша уза. Әмма Русиянең Украинада алып барган сугышы сузылган саен, Австрия банкының эшчәнлеге сораулар тудыра диелә.
"Без банклардан Русиядәге эшчәнлекләрен игътибар белән күзәтүләрен, мөмкин кадәр кыскартуларын, булдыра алсалар ябуларын сорадык", дип белдергән Европа үзәк банкы вәкиле.
Әмма агентлык язунча, әлегә Raiffeisen Bank-ның әлегә мондый ниятләре юк. Ә Австриянең кайбер түрәләре моны чит илдән нигезсез тыкшынулар буларак бәяли.
Әлегә банкның финанс төркеме Русиядә эшчәнлекләрен дәвам итү-итмәүне өйрәнә, илдә кредит бирүне дә киметкән диелә.
- Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәүгә каршы кырыс чикләүләр керте. Илне SWIFT-тан (дөньякүләм банкара финанс элемтәләр системы) өзделәр, шулай ук Visa, MasterCard кебек түләү системнары Русия картларына хезмәт күрсәтүне туктатты, PayPal, American Express, Western Union кебекләре исә Русиягә һәм Русиядән акча күчерми башлады.
- Шул рәвешле, Путин башлаган сугышның нәтиҗәләрен Русиядә яшәүчеләр генә түгел, Русиянең чит илләрдә яшәүче ватандашлары да тойды. Бу рубльне чит ил акчасына алыштыручы соры базарлар барлыкка килүгә этәрде, чит илгә акча күчерү чын баш авыртуына әйләнде.
- SWIFT аша акча күчерү авырлашканнан соң русияләр 2022 елда чит илгә акча күчерү өчен Binance һәм башка криптобиржаларның P2P-сервисларыннан куллана башлады.
- Күптән түгел Binance криптобиржасы русияләргә, шулай ук Русиядә яшәүчеләргә үзенең P2P-сервисы аша доллар белән евро сатып алу һәм сатуны тыйды. Бу карар Европа берлегенең Русиягә каршы кертелгән унынчы чикләүләр җыелмасына ярашлы кабул ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум