Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язгы чакырылышта русияләргә электрон повесткалар да җибәрәчәкләр


Әгәр электрон повестка алу мөмкинлеге булмаса, ир-егетләргә кәгазен җибәрәчәкләр.

Язгы чакырылышта русияләргә беренче мәртәбә хәрби комиссариатларга электрон чакырулар җибәрәчәкләр. Бу хакта Русия баш штабы вәкиле Владимир Цимлянский белдерде.

Әгәр электрон "повестка" алу мөмкинлеге булмаса, ир-егетләргә кәгазен җибәрәчәкләр.

"1 апрельдә башланачак язгы чакырылыш кампаниясенә әзерлек барышында хәрби комиссариат хезмәткәрләренә гражданнарга электрон тәртиптә хәбәр бирү бурычы куелды", дигән ул брифингта. Бу хакта Русия медиасы яза.

30 мартта Русия президенты Владимир Путин русияләрне хәрби хезмәткә язгы чакыру турында фәрман имзалады.

2022 елның көзендә хәрби хезмәткә 120 мең кеше чакырылды, ә язында – 134,5 мең кеше.

  • Былтыр язгы чакырылыш, быелгысы кебек үк, сугыш барган чорга туры килде. Баш штабта "бу чакырылыш махсус хәрби операция үткәрүгә бәйле түгел, чөнки анда бары тик офицерлар һәм контракт нигезендә хезмәт итүчеләр генә җибәрелә", дип ышандырырга ашыктылар.
  • Әмма түрәләрнең бу сүзләре ата-аналарны тынычландырмады. 5 мартта Русия президенты Украинага каршы сугышта срочниклар катнашуын кире каккан иде — "бу операциядә бары тик профессиональ хәрбиләр — офицерлар һәм контрактчылар гына катнаша, ә хәрби хезмәткә чакырылучыларның берсе дә анда юк", диде ул. Дүрт көннән, 9 мартта Русия саклану министрлыгы Украинадагы "махсус операция"дә срочникларның да катнашуын таныды.
  • 2023 елның язгы хәрби чакырылышта Русия армиясенә хезмәткә 30 яшькә кадәр ирләрне алачаклар. Декабрь азагында Русия саклану министры Сергей Шойгу Русия армиясенә чакыру яшен 21 яшьтән 30 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Русия президенты Владимир Путин аның бу тәкъдимен хуплады. Моңарчы хәрби хезмәткә 18 яшьтән 27 яшькә кадәр ирләрне алалар иде.
  • Көнбатыш һәм Украина хәрби белгечләре әйтүенчә, Русиягә Украинадагы сугышта хәрбиләр саны җитми, хәрби чакырылыш яшен күтәрү һәм Русия армиясендә хәрбиләр санын арттыруны алар шуның белән бәйли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG