Бүген, 28 апрельдә Башкортстан хөкүмәтендә киңәшмә үтәчәк, анда контракт нигезендә хәрби хезмәткә җәлеп итү чаралары турында сөйләшәчәкләр.Бу хакта үзенең чыганагына сылтама белән "Prufy" хәбәр итә.
Басма әңгәмәдәше фикеренчә, җитәрлек санда контрактчы хәрбиләрне туплый алмаулары бу киңәшмәдә төп мәсьәлә булачак.
Аның әйтүенчә, янәсе Башкортстанга быел 1 декабрьгә кадәр контракт белән хәрби хезмәткә бару өчен 12 меңнән артык кеше җыю бурычы куелган. Март һәм апрель айларында 2,5 мең кеше җыярга тиеш булганнар. Әмма бу күрсәткеч әлегә яртылаш кына үтәлгән диелә.
Киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров, шулай ук Уфага эш сәфәре белән килгән Русия президентының федераль округтагы вәкиле Игорь Комаров һәм Русия саклану министрының беренче урынбасары Руслан Цаликов та бар катнашыр дип көтелә. Катнашучылар контрактчыларны туплауны арттыру чараларын караячак диелә. Мәсәлән, бюджет оешмалары хезмәткәрләре белән эшләү һәм агитация эшләре көчәйтеләчәк. Моннан тыш, контракт белән хәрби хезмәткә барырга ризы булучы дәүләт хезмәткәрләренә дәүләттән ярдәм чаралары тәкъдим ителәчәк.
Уфада Русия гаскәрендә контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен беренче күчмә пунктлар март ахырында ачылган иде.
Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстаннан дүрт ихтыяри батальонны фронтка җибәрделәр. Бу - Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев һәм "Ватан" батальоннары. Бу атнада Башкортстаннан Даян Мурзин исемендәге тагын бер ихтыяри батальонны сугышка кертер алдыннан хәрби әзерлекләргә җибәрделәр.
Шул ук вакытта сугышта һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан алдынгы төбәкләрнең берсе. Азатлык ачык чыганаклардан туплаган мәгълүматларга күрә, Башкортстаннан - кимендә 632 кеше һәлак булган.
- 1 апрельдән Русия гаскәре өчен контрактчылар туплый башлады, моның өчен саклану министрлыгы төбәкләргә бу хактагы документлар ничә кеше белән имзаланырга тиеш булуын язып күрсәтмәләр җибәргән. Берничә төбәк медиасы контрактчыларның гомуми санын чыгарды, саклану министрлыгы ниятләвенчә, гаскәрне 400 мең кешегә тулыландырырга кирәк.
- Бу эшнең төп өлеше хәрби комиссариатлар җилкәсенә төшәчәк, ә план үтәлеше өчен ахырдан губернаторлар җавап бирәчәк. Саклану министрлыгы ниятләвенчә, әйтик, Чиләбе һәм Свердау өлкәләрендә хәрби килешүне – 10 мең, Пермь краенда исә – 9 мең кеше имзаларга тиеш.
- "Вёрстка" басмасы язуынча, хәрби комиссариатлар Русия гаскәренең кытлык туган хәрби белгечләре санын тулыландырырга тырыша, хәзерге вакытта бу – ныгытылган хәрби машина йөртүчеләр һәм ариллеристлар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум