Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТОның зарарландырылган хәрби техникасы күргәзмәсендә Татарстаннан 400 кеше сугышка барырга килешү төзегән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстан башкаласы Казанда НАТО хәрби техникасы күргәзмәсе алты көн буе, 13-19 ноябрьдә барды.

Идел буе төбәкләрендә НАТОның Украинадагы сугышта зарарландырылган техникасы күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә килгән меңнән артык кеше Украинадагы сугышка бару өчен Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән. Шуларның иң күбесе — 400е Татарстаннан. Бу хакта Үзәк хәрби бүлге матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС җиткерә.

"Идел буеның дүрт төбәгендә — Оренбур, Самар, Ульян өлкәләре һәм Татарстанда оештырылган экспозицияләрне карау барышында саклану министрлыгында хезмәт итәргә иң күп теләк белдерүчеләр Татарстан республикасыннан — 400 кешедән артык", дип сөйләгәннәр Үзәк хәрби бүлгедә.

Татарстан башкаласы Казанда НАТО хәрби техникасы күргәзмәсе алты көн буе, 13-19 ноябрьдә барды. "Бизнес Online" мәгълүматынча, бу вакыт эчендә Казандагы күргәзмәгә 114 мең кеше килгән. Анда НАТОның Русия агрессиясенә каршы тору өчен Украинага ярдәм буларак җибәрелгән 14 берәмлек техникасы, ракет-артиллерия коралларының 40 үрнәге урын алган.

  • Азатлык Радиосы Русиянең Украинага каршы сугышының беренче көннәреннән һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. 24 ноябрь көнне бу исемлектә Казаннан үлгән хәрбиләр саны 500дән артты. 26 ноябрьгә исә башкаладан 506 үлемне раслап булды.
  • Бүгенге көнгә Азатлык Радиосы Татарстаннан кимендә 3288 үлем турында хәбәр таба алды.
  • Украинадагы сугышта үлемнәр саны белән Русия төбәкләре арасында Татарстан икенче урынга чыккан иде. Бу "Медиазона" белән BBC-ның урыс хезмәте алып барган проект саннарында күренә. Алар да ачык чыганаклардан Русия Украинага каршы башлаган сугышта һәлак булган русияләр исемлеген җыя.
  • Шуңа карамастан Татарстан хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә җибәрергә тырыша. Күптән түгел Татарстан хакимиятенең рәсми хәбәрләр каналы Украинадагы сугышка контрактчылар туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактанды.
  • Быел июль башында Татарстанда кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башладылар – 100 мең сум бирәләр.
  • 15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар. Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.
  • 30 августта, Республика көнендә дә Казанда бәйрәмгә килүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрү эше дә алып барылды. Быел Татарстанда татар халкының милли бәйрәмен – Сабантуйны үткәргәндә дә, 9 майны бәйрәм иткәндә, Нефтьчеләр көнен уздырганда да контракт белән хәрби хезмәткә кабул итү пунктлары көйләп куйганнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG