Апрель башыннан алып аннексияләнгән Кырымда Украинага каршы сугышкан хәрбиләргә җир кишәрлеге бирү турында 150ләп фәрман тапшырылган. Бу хакта Русиянең Кырымдагы парламенты башлыгы Владимир Константинов әйтте, дип җиткерә ТАСС.
Константинов әйтүенчә, сугышта катнашучылар чиратка басу һәм җир кишәрлеге бирү турында гариза тапшыра. Шул ук вакытта ул ничә кешенең мондый гариза язуын әйтмәгән.
Былтыр декабрьдә аннексияләнгән Кырымда Украинага каршы сугышта катнашучыларгы бушлай җир кишәрлекләре бирү турында канун кабул иттеләр.
Быел апрель башында исә, Кырымның Русиягә буйсынучы хакимиятләре Украинага каршы сугышта катнашканнарга җир бирү турында фәрманнар өләшә башлады. ТАСС агентлыгы мәгълүматынча, беренче этапта барлыгы 511 кишәрлек әзерләнгән, аларның гомуми мәйданы 56 һектар. Бу җирләр Сак районында урнашкан.
- Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов әйтүенчә, бушлай җир "махсус хәрби операция"дә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, сугышта яраланып, контузияләнеп яки авырып инвалид калучыларга; сугышта һәлак булганнарның яки инвалид калганнарның гаиләләренә биреләчәк.
- Шул ук вакытта Аксенов әйтүенчә, быел 24 февральгә кадәр бу кешеләрнең яшәү урыны Кырымда теркәлгән булу мәҗбүри.
- Әмма Крым.Реалии түрәләрнең бу сүзләренә шикләнеп карый. "Биргән вәгъдәне үтәү өчен җир кирәк, ә Кырымда ул - юк", дип яза басма. Һәм мисал буларак Кырымның Сак һәм Черноморски районнарын китерә.
- "Кырым хакимиятләренең шәхси торак төзү өчен биргән җирләре бу эш өчен яраклымы дигән сорау да бар. Кырымның Сак һәм Черноморски районнары яшәү өчен уңайлы түгел: агачсыз-куаксыз иксез-чиксез далалар, ташлы туфрак, җәен көйдерерлек эссе, кышын үзәк өзгеч суык җилләр, ә иң мөһиме - цивилизация юк. Торак пунктларга якын урыннарда кирәкле күләмдә җир кишәрлекләре табулары да икеле. Димәк, җирләрне кешеләр яши торган урыннан еракта өләшәчәкләр. Димәк берничә километр радиуста хастаханә дә, мәктәп тә, балалар бакчалары да, кибетләр дә булмаячак. Ләкин иң зур проблем- су һәм канализация челтәрләренең булмавы. Кырымның көнбатыш өлешендә эчәргә яраклы су чыганаклары юк. Җирле скважиналарның суы тозлырак һәм каты, ә магистраль челтәрләрне ерактан сузып, кишәрлекләргә торбалар җибәрү - катлаулы да, озак та, кыйммәт тә", дип искәртә басма. Түрәләр өчен җир табу чын баш авыртуы, диелә язмада.
- Украина юристлары кырымнарны кисәтә: ярымутрау баскынлыктан азат ителгәч, Русия хакимияте канунсыз бүлеп биргән теләсә нинди җир кишәрлекләре кире тартып алыначак, ә аларның хуҗаларын Украина хакимиятләре хөкем итәргә дә бик мөмкин, ди алар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум