Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият үче: Диләрә Гайсинага балаларын тартып алу белән яныйлар


Диләрә Гайсина Татарстан прокуратурасы бинасы каршында пикетта, 2 май 2023
Диләрә Гайсина Татарстан прокуратурасы бинасы каршында пикетта, 2 май 2023

2 май Диләрә Гайсина дүртенче тапкыр Татарстан прокуратурасы каршына пикетка чыкты. 4 май Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсендә аны ана хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсендә утырыш уза. Сәбәбе — өендәге тәртипсезлек һәм ватык суыткыч. Азатлык хәбәрчесе Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы Опека бүлеге дәгъвасын өйрәнде, Диләрә Гайсина һәм аның яклаучысы Алексей Златкин белән сөйләште.

Диләрә Гайсинаның Опека бүлеге белән көрәше элеккедән килә. 2019 елның 30 октябрендә Совет районы мәхкәмәсендә шундый бер утырыш булган иде инде. "Гаугалы, холыксыз, агрессив, ялганга хирыс һәм эмоцияләренең тотнаксыз булуы аркасында балаларның физик һәм рухи сәламәтлегенә зыян салырга сәләтле" дигән сылтау белән һәм аларга яраклы торак шартлары булдыра алмый дип, аннан балаларын тартып алырга теләделәр. Тик мәхкәмәнең беренчесендә үк бу дәгъва нигезсез дип табылды. Соңрак, Совет районы Опека бүлеге югарырак мәхкәмәгә дә шикаять итеп карады, әмма бернигә ирешә алмады. Ә Диләрә үзе моны хакимият органнарының аннан үч алуы дип аңлатты.

ИДӘНСЕЗ ФАТИРДАН – ТҮБӘСЕЗГӘ

Ул Яңа Азино урамындагы 19 йортны авария хәлендә дип тануларын таләп итеп төрле инстанцияләргә шикаятьләр язган, Русия президентына кадәр барып җиткән. Өстәвенә, Совет районының 15нче мәктәбендәге канунсыз акча җыюларны да фаш иткән иде. Русия кануннары буенча үзеңә тиешле өстенлекләрне даулап йөрсәң шулай була: хакимият вәкилләре бу тынгысыз хатынны куркытып акылга утырту өчен аның балаларына ябышты. 15нче мәктәп мөдире Иван Филатов Опека бүлеге белән бергә эш йөртеп, Гайсинаның балалары хакында досьелар җыешты, мәхкәмәгә килеп җиттеләр. Шулай җиңел генә балаларын тартып аласылар иде, ләкин журналистлар, җәмәгатьчелек ярдәме белән ул үз йөзен саклап боларны җиңеп чыга алды.

Күпсанлы мәхкәмәләрне узып, үзенә канун буенча тиешле торакны даулап йөри торгач, 2021 елның 15 декабрендә, ниһаять, Гайсина һәм аның балалары хөкүмәт биргән фатирга күченде. Аның яклаучысы Алексей Златкин әйтүенчә, аңа анда да 72 квадрат метр урынына 52,6 квадрат метрлы гына фатир биргәннәр.

— Гайсина 2005 елдан бирле торак шартларын яхшырту чиратында торган. Йорты авария хәлендә булган гражданнарга фатир чиратсыз бирелергә тиеш һәм без мәхкәмәгә шул хакта шикаять тапшырдык. Беренче мәхкәмә безгә каршы чыкты, әмма Югары мәхкәмә безнең тарафны алды. Тик аның карары үз-үзенә каршы килә торган булып чыкты. Аңа торак шартларын яхшырту програмы буенча фатир бирелергә, әмма ул авария хәлендәге йорттан күчү нормалары нигезендә булырга тиеш диелде. Болар икесе ике төшенчә, чөнки торак шартларын яхшырту програмы буенча бирелгән фатирның мәйданы һәр кешегә 18 квадрат метр исәбеннән санала. Ә авария шартларындагы йорттан күчерелгәндә, элекке торак зурлыгында фатир бирелергә тиеш. Нәтиҗәдә, аларга 43,9 квадрат метрлы фатир урынына, 52,6 квадрат метрлы ике бүлмәле фатир бирелде. Югыйсә, өч бала һәм анага 72 квадрат метрлы фатир тиеш, - дип аңлата Златкин.

Алар бу мәсьәләдә мәхкәмәләрдә булган, барысын да оттырганнар. Соңгы мөмкинлек – Югары мәхкәмә рәисенә язылган гариза. Тик аңа өмет зур түгел, чөнки әллә ничә инстанция узган андый очракларның карарын Югары мәхкәмә рәисе гадәттә бернинди үзгәрешсез калдыра икән.

— Бу йорт 1985 елда салынган. Без иң югары катта яшибез, түбәдән су үтә. Мин инде бер елдан бирле түбәгә ремонт ясауларын сорыйм. Алар килеп карый да, "караган вакытта хилафлык табылмады" дигән нәтиҗә чыгарып куя. Су үтеп аккан таплар агып торганга саналмый. Безне бер авария хәлендәге йорттан икенчесенә күчергән кебек килеп чыга, - ди Диләрә Гайсина.

"НАЧАР АНА БУЛУЫМА БЕР ДӘЛИЛЛӘРЕ ДӘ ЮК"

Хәзер менә яңа мәхкәмә мәшәкатьләре туган: быелның 17 апрелендә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы Опека бүлеге кабат Диләрә Гайсинаны һәм Ленар Мифтаховны балигъ булмаган ике балага карата ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү һәм алардан алимент түләтү өчен мәхкәмәгә шикаять иткән. Ленар Мифтахов аерым яши, алимент та түләми. Диләрә Гайсина балаларын ялгызы үстерә.

Диләрә Гайсина
Диләрә Гайсина

Гайсинаның түбәгә ремонт таләп итүе турындагы шикаятьләреннән соң килгән комиссия фатирда антисанитария күргән икән. "Санитар-гигиена шартлары канәгатьләнерлек түгел, азык-төлек идәндә ята, тараканнар һәм башка бөҗәкләр бар. Фатирга һәм бүлмәләргә керү чүп-чар аркасында кыенлык тудыра. Фатирда органик таркалулар исе бар. Җиһазлар һәм көнкүреш техника минималь дәрәҗәдә (кер юу машинасы бар, суыткыч төзек түгел), балигъ булмаган балаларның шөгыльләре һәм яллары өчен урын булдырылмаган", дип язылган Опека бүлеге мәхкәмәгә язган шикаятьтә.

Диләрә Гайсина фатирындагы бу хәлләрне болай аңлата:

— Без Яңа Азинодагы авария хәлендәге йорттан иң соңгы гаилә булып күчендек. Безгә Казан администрациясе күченү өчен бер Газель машинасы бирде, җиһазларыбыз анда гына сыеп бетмәде. Әйберләр артыннан кабат килгәндә, фатирның ишеге ватылган һәм бар булган әйбер урланган иде. Барлык металл әсбапларга кадәр кисеп алганнар. Без полиция дә чакырдык, эш тә ачылды. Шуңа, җиһазларым булмаганга, әйберләр, киемнәр тартмаларда, капчыкларда тора. Һәм алар моны тәртипсезлек дип атый. Суыткычны хәйрия фонды биргән иде, ул вакыты белән йә сүнә, йә кабына. Ул чынлап та төзексез, ә ремонтлатырга әлегә мөмкинлек юк. Ул шулай чираттагы мәртәбә сүнгәч, аны чистартырга дип эчендә булган бар әйберләрне бушаткан гына идек, шушы комиссия килеп керде. Төзексез суыткыч һәм фатирдагы тәртипсезлек ана вазифаларын башкармау буламы? Минем менә шуңа исем китә, - ди Диләрә Гайсина.

Адвокат Алексей Златкин әйтүенчә, ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү өчен ата-ана бурычларының системлы төстә башкарылмавы турында дәлилләр булырга тиеш.

— Мәхкәмәгә шикаять итү өчен ата-ана хокукларын башкармау өчен административ җаваплылыкка тарту турында берничә карар булырга тиеш. Бер карар бар, алар аны шушы шикаятьне тапшыру алдыннан ук язганнар, әмма ул үз көченә дә кермәгән әле. Без аны мәхкәмәгә шикаять иттек. Димәк, ул карарны да юк дип исәпләргә була. Торак шартларына тикшерү уздырулары турында бернинди акт та юк. "Баласы беркайда укымый", дип язганнар, әмма шунда ук аның 13нче мәктәпкә теркәлгән булуы һәм йортта укуга күчерелүе турында әйтелә, - ди Златкин.

Алексей Златкин
Алексей Златкин

— Мин балаларымны ач тотмадым, җәзаламадым, ташлап качмадым, аларның сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудырырлык берни кылганым юк, эчмим, наркоман түгелмен, ләкин алар антисанитар шартлар һәм төзексез суыткыч өчен миннән балаларны тартып алмакчы була. Улым мәктәпкә теркәлеп өйдән укый, контроль эшләр, имтиханнарны барып тапшыра, ә алар аны укымый дип язганнар, - ди Гайсина.

"Бу нәрсә өчен эшләнә?" дигәнгә, ул Казанның Башкарма комитетында Социаль бүлек җитәкчесе булган Ирина Смирнованың үч алырга теләве дип аңлата.

— 2019 елда ул Совет районы Опека бүлегендә җитәкче иде, ә хәзер бөтен Опека бүлекләренә җитәкче булды – Казан Башкарма комитетында Социаль бүлек мөдире. Мин аның репутациясендә бер тап, эшләнеп бетмәгән эше булып торам. Теге чакта ул теләгәненә ирешә алмады, хәзер кабат миннән балаларымны тартып алмакчы була, - ди Гайсина.

"БАЛАЛАРНЫ ОПЕКА БҮЛЕГЕННӘН САКЛАП КАЛУ ӨЧЕН КАЧАРГА УРЫН ЭЗЛИБЕЗ"

Прокуратура каршына пикетларга чыгып Диләрә Гайсина алардан яклау көтә. Мәхкәмәдә катнашачак прокурор эшне яхшылап өйрәнеп, "Балаларның хокуклары чикләнми, ана хокукыннан мәхрүм итү өчен нигез юк", дигән бәяләмә бирер дип өмет итә. 28 апрельдә, беренче пикет көнне шушы мәсьәләдә прокуратурага шикаять тә керткән.

Диләрә Гайсина Опека бүлегенә каршы пикетта
Диләрә Гайсина Опека бүлегенә каршы пикетта

Даими пикетлар иҗтимагый резонанс тудырган инде. Гайсинага журналистлар, блогерлар да мөрәҗәгать иткән, урамда узып баручылар да кызыксыналар икән.

— Пикетларга чыга башлагач, бу мәсьәләгә җәмәгатьчелек игътибарын да җәлеп иткәч, Опека бүлеге үз эшенең нигезсез булуын аңлады бугай. 2 май көнне иртән фатирыма килгәннәр. Миңа астагы күршем шакыды. "Сез мине батырасыз", диде тыныч тавыш белән. Батырган кеше алай тыныч кына эндәшеп, сүзсез ишек төбендә тормый. Гомумән, әле иртүк миндә кемнедер батырырлык аккан су юк иде. Тыңлап карадым, ишек артында бик күп кешеләр тавышлары ишетелә. "Юк, миндә бернинди су да юк, батырмыйм, бездән түгел", дидем һәм ачмадым. Опека бүлеге белән аралашуымнан күп ачы тәҗрибә тупладым, ишек ачсам, харап булачагымны аңлый идем. Алар шул рәвешле фатирга кереп, балаларны алып китү өчен сылтау эзләделәр. Балаларны мәхкәмәгә кадәр тартып алсалар, аларны кире кайтару авыр булачак. Алар ишекне ватып та керә ала, әмма моның өчен кемнеңдер сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч янарга тиеш. Ә моны дәлилләргә кирәк булачак. Бернинди дәлил дә, сәбәп тә булмагач, астагы күршене катнаштырып, шуның аша ишек ачтырып керергә теләделәр, дип сөйли Гайсина.

Алексей Златкин Русиядә балаларны ата-анасыннан мәхкәмәгә кадәр үк, ата-ана хокукларыннан мәхрүм иткәнче үк тартып алулары гадәти практика булуын әйтә. Ул Украинадан канунсыз чыгарылган балаларга бәйле рәвештә Халыкара җинаять мәхкәмәсе һәм ПАСЕ оешмасы Русиянең балалар омбудсменына каршы белдергән дәгъваларны искә төшерә һәм балаларны ерткычларча тартып алу практикасы Русиянең үзендә дә бар дип искәртә, моңа мисаллар китерә.

— Хәзер алар шикаятьнең нигезсез булуын, дәлилләр җитмәвен аңладылар, шуңа балаларны мәхкәмәгә кадәр үк тартып алырга телиләр. Ул очракта хөкемдарга Опека бүлегенә каршы карар кабул итү авыр булачак, чөнки балалар инде тартып алынган һәм моны башкарган кешене хәтта ки җинаять җаваплылыгына тартырга, Гайсинага рухи зыян өчен компенсация түләргә туры килә. Кыскасы, дәүләт органнарына каршы күп эш башкарылачак, шуңа хөкемдар моны эшли алмас иде. Хәзер бу фатирда Гайсина һәм аның балалары куркыныч астында, аларга вакытлыча яшәп торырга урын эзлибез. Шушы вакыйгага охшаш Маша Москалева очрагын да мисал итеп китерергә мөмкин: атасы әле ата хокукларыннан мәхрүм ителмәгән иде, ә кызны аннан тартып алдылар һәм приютка тапшырдылар. Монысы, әлбәттә, сәяси эш, әмма сәяси булмаганнары да билгеле. Мәсәлән, Катерина Сафинадан ике баласын мәхкәмә карарына кадәр үк тартып алдылар. Алар әбиләре белән яхшы шартларда яши иде. Бер кызны шунда ук чит кешегә кызлыкка бирделәр, югыйсә, опекун булу хокукы әбиләрендә иде, ди Златкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG