Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем җырчы Фирдүс Тямаевның Төркиядәге концертына бармаска чакырды


Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

Бу җырчының Русиянең Украинага каршы сугышын хуплау белән бәйле.

Үзләрен "Сөргендәге Татарстанның хөкүмәте" дип атаучы төркем һәм Татар иҗтимагый үзәге җырчы Фирдүс Тямаевның Антальядә узачак концертына бармаска чакырды. Алар татарларга уртак мөрәҗәгать белән чыкты.

Бу җырчы Фирдүс Тямаевның Русиянең Украинага каршы сугышын хуплавы белән бәйле.

— Фирдүс Тямаев канлы сугышны яклый, татар ир-егетләрен сугышка барырга чакыра, җинаятьчел сугышны хуплый торган төрле чараларда катнаша. Ул татарларны Украина шәһәрләрен җимерергә, хатын-кызарны һәм балаларны үтерергә чакыра, — диелә мөрәҗәгатьтә.

Җырчыны "җинаятьче" дип атыйлар һәм "балаларны һәм хатын-кызларны үтерергә чакыручы" концертына бармаска чакыралар.

Мөрәҗәгатьне үзләрен "Сөргендәге Татарстанның хөкүмәте" дип атаучы төркем рәисе Рәфис Кашапов, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, активистлар Аида Абдрахманова, Нәфис Кашапов, Зөфәр Зәйнуллин, Роза Корбан, Камил Сукаев имзалаган.

Фирдүс Тямаевның концерты 6 октябрьдә Анталья шәһәрендә узар дип көтелә. Ул бушлай булачак. Чараны "Анталья татарлары" оешмасы үткәрә.

Русиянең Украинадагы сугышына ярдәм итүче татар-башкорт сәхнә әһелләре арта бара. Сугышка барырга һәм һуманитар ярдәм җыюда актив өндәүчеләрнең алгы сафында Фирдүс Тямаев та бар.

Тямаев Донбасска һуманитар ярдәм оештырды, "Безнең ил өчен көрәшкән, алгы сафларда барган, 26нчы отрядта хезмәт итүче спецназ егетләребезгә хәйрия концерты уздырачакбыз" дип, Instagramда үз җанатарларыннан акча җыя башлады. Концертларында махсус фондка хәрбиләр өчен акча җыелуы турында да белдерде. Шул ук вакытта сугышка барырга туры килсә, барам дигән иде, әмма күп сорау бирүчеләрне "аягым авырта", дип алдан ук кисәтеп куйды.

Җырчы сугыш башлангач та Русия байракларын күтәреп чыкты, Украинадагы Русия сугышчыларына ярдәм итүе, оккупациядәге Донбасска һуманитар ярдәм оештыруы турында сөйләп барды. Моңа җавап итепме, юкмы, әмма ара-тирә сугыш кырыннан Тямаев җырларына күңел ачучы сугышчыларның видеолары да чыккалады. Тямаевка ияреп Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фонды да Донбасска һуманитар ярдәм җыябыз дип концертлар оештырды, әмма тамашачыларның күп өлеше бушлай таратылган билет йә чакыру белән килде.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Дөньяның күпчелек илләр бу сугышны хөкем итеп чыкты. Татарстаннан әлеге сугышта кимендә 2810 ир һәлак булган, бу сан зуррак та була ала, чөнки хакимиятләр үлемнәрнең чын санын яшерә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG