Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 400 меңнән артык кеше фәкыйрьлек чигендә яши


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу республика халкының 10лап проценты дигән сүз.

2022 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Башкортстанда халыкның 10,1 проценты – 404,2 мең кеше фәкыйрьлек чигендә яши, дип яза Росстат белешмәләренә таянып "Коммерсантъ".

Шул ук вакытта Росстат мәгълүматынча, республикада яшәү минимумыннан кимрәк керем аручы кешеләр саны елдан-елга кими бара. 2021 елда Башкортстанда 455,7 мең кеше фәкыйрьлек чигендә яшәгән, 2020 елда андыйлар саны 469,7 мең кеше булган диелә.

Русиядә аз керемле 14,3 мең кеше яши. Иң күп фәкыйрьләр Ингушетиядә яши – республика халкының 30,5 проценты. Иң әзе – Петербурда һәм Ямал-Ненец автоном бүлгесендә (4,5 процент).

  • 2023 елның беренче чирегендә Башкортстанда микрофинанс оешмалардан бурыч алырга теләүчеләр артуы хәбәр ителгән иде.
  • Сүз 100 мең сумнан да күбрәк булмаган, ярты ел эчендә түләнеп бетәргә тиешле әҗәт турында бара. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2023 елда мондый гаризалар 14,5 процентка күбрәк кабул ителгән.
  • Быел башкортстаннар бурыч сорап 138,5 мең гариза язган диелә. Шуларның 19,8 меңен канәгатьләндергәннәр һәм бу 1,1 миллиард сумны тәшкил иткән.
  • 2022 елда русияләрнең 25 проценты гаилә керемнәренең ким дигәндә өчтән ике өлешен ризык алырга тоткан. Шул ук вакытта Русиядә яшәүче һәр алтынчы кешенең (17 проценты) ризык, өс яки аяк киеме алырга акчасы җитмәгән.
  • Белгечләр Русия Украинада алып барган сугыш ил икътисады һәм халыкның матди хәленә тискәре тәэсир итә дип кисәтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG