Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрының яңа бинасы 8 катлы булачак


Камал театрының яңа бинасы бәйгесендә җиңгән проект
Камал театрының яңа бинасы бәйгесендә җиңгән проект

Ул 1,2 мең кешегә исәпләнгән булачак.

Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасы 8 катлы булып төзеләчәк. "Татинвестгражданпроект" оешмасы бинаның техник үзенчәлекләре турында "БИЗНЕС Online"га сөйләгән.

Театрда 544 кеше эшләячәге, тамашаларны берьюлы 1,2 мең кеше карый алачагы әйтелә.

Камал театрының төзелеше быелның февраль аенда башланды. Шул ук вакытта яңа бинаның эскиз проекты әлегә әзер түгел диелә.

Театрның яңа бинасы һәм аның биләмәләре Такташ һәм Назарбаев урамнары белән Түбән Кабан күле арасында урнашачак. Узган ел бинаны төзү өчен элек әйтелгәннән ике мәртәбә зуррак җир бүлеп бирелде.

Бер ел элек бинаның япон проектына нигезләнеп төзиячәкләре билгеле булды. Бәйгедә Wowhaus иҗади төркеме җитәкчелегендә консорциум җиңеп чыкты. Берләшмәгә моннан тыш Япониядән Kengo Kuma & Associates, Германиядән Werner Sobek AG, Казаннан "Архитектора Бакулина Германа Алексеевича" оешмасы керә.

Җиңү яулаган проект архитекторларын көчле җилләр искәндә ясалган боз чәчәкләренең очлы шәкелләре илһамландырган, алар аны проектта кулланган, шуңа тышкы яктан театр зур бозлыкны хәтерләтеп торачак.

Яңа бинаны 2025 елга төзеп бетерергә мөмкиннәр. Төзелеш чыгымнары 7-12 млрд сумга басар дип көтелә.

Театрның хәзерге бинасы язмышы әлегә ачык кала. Аңа Казан рус яшь тамашачылар театры дәгъва кыла. Милли җәмәгатьчелек Камал театры бинасы татар мәдәнияте учагы булып калырга тиеш дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG