6 июньгә каршы төндә Херсон өлкәсенең Новая Каховка шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелгәннән соң, су баса торган урыннардан Украина хакимиятләре 1500ләп кешене эвакуацияләгән. Шул ук вакытта Русия билгеләгән баскын хакимиятләр җиде кешенең хәбәрсез югалуын җиткерде.
Херсон өлкәсе хакимияте башлыгы Александр Прокудин әйтүенчә, 7 июньгә Херсон өлкәсенең уң ярында 1852 өйне су баскан, бу урыннардан 1457 кешене чыгарганнар.
"Безнең фаразларча, су күләме 20 сәгать эчендә тагын бер метрга күтәреләчәк", ди Прокудин.
Херсон өлкәсенең Яңа Каховка районына Русяия билгеләгән башлык – Владимир Леонтьев исә, дамба җимерелгәннән соң Каховка сусаклагычыннан йөгәнләп булмастай су ташкыны агып чыгуы аркасында, Яңа Каховкада кимендә җиде кеше хәбәрсез югалды диде.
Баскын хакимият белешмәләренә күрә, Яңа Каховкадан 900дән артык кешене эвакуацияләгәннәр. Леонтьев әйтүенчә, кайбер торак пунктлар ныграк зарарланган: "Корсунка тулысынча су астында, Днепряны, Крынки, Казачьи Лагери авылларын өй түбәләренә кадәр су басты", ди ул.
- Кичә, 6 июньгә каршы төндә Херсон өлкәсенең Новая Каховка шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелде. Тирә якны су баса башлады.
- Херсон өлкәсенең Днепрга терәлеп урнашкан Украина контролендәге җирләреннән кешеләрне эвакуация поездлары белән алып чыктылар. Әмма Херсон өлкәсе башлыгы Александр Прокудин украин хакимиятләре бары тик Днепрның уң ярында яшәүчеләрне генә эвакуацияли диде. Сул як яр исә Русия хәрбиләре баскынлыгында.
- Украина, Европа берлеге һәм Британия бу хәл өчен Русия җаваплы дип искәртә. Киев бу хәл - Украина кораллы көчләренең контрһөҗүмгә күчүен туктату өчен эшләнде дип фикер белдерә. Русия ягы гаепләүләрне кире кага һәм Каховка гидроэлектр станциясендәге казаны "Украина махсус кылган диверсия" дип атый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум