Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда инвалид балалар саны елдан ел арта бара


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

1 майга булган мәгълүматка күрә, республикада 17 мең баланың инвалидлыгы бар.

Татарстанда инвалидлыгы булган балалар санының артуы күзәтелә, бу исә авыруларны иртә ачыклау белән бәйле, дип белдерде Татарстан хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Республика хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белешмәләренә күрә, Татарстанда яшәүчеләрнең җиде процентында – инвалидлык бар. Русиядәге гомуми саннар да шул тирә.

2023 елның 1 маена инвалидлыгы булган 283 мең кеше теркәлгән, аларның 266 меңе – өлкәннәр, 17 меңе – балалар (0,5 проценты). Чагыштыру өчен: 2020 елда Татарстанда 15,6 мең инвалид бала булган, 2021 елда – 16 мең, 2022 елда исә – 16,8 мең. Шул ук вакытта зурлар арасында инвалидлар саны акрынлап кими бара диелә.

  • Узган ел Татарстанда 36 651 бала туган. Бу 2021 елдан 4 285 сабыйга азрак. Үлемнәр саны 44 784 кешегә җиткән. Республикада үлүчеләр, туучыларга караганда, 8 133 кешегә күбрәк булган.
  • Татарстанда бала табу кими. Соңгы сигез елда республикада туучылар саны 35,5 процентка төшкән.
  • Республикада 2058 елга 1-3 яшьлек балалар саны 30 процентка кимергә мөмкин. Әлеге фаразны 24 гыйнварда Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Чулпан Илдарханова ЗАГС идарәсенең еллык киңәшмәсендә китерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG