2023 елда Татарстанда татар теленнән бердәм республика имтиханын (БРИ) дүрт укучы тапшырган. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдергән.
Татар теленнән имтихан тапшыручылар уртача 79,25 балл җыйган.
Быел март аенда Татарстанда татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырырга быел сигез укучы язылган дип хәбәр ителгән иде. Дүрт бала имтихан бирүдән нигә баш тартуы хакында әйтелми.
Моннан тыш, татар әдәбиятыннан БРИны быел бер укучы гына тапшыруы әйтелде.
2022 елда татар теленнән республика имтиханын бары бер укучы гына бирде. Татарстан мәгариф министрлыгында моны татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар. Бу сынауны Балтач районының Норма урта мәктәбен тәмамлаучы Әдилә Шәйхетдинова гына узды. 16 июньдә тапшырылган имтиханында ул 86 балл туплаган иде. Әдилә үзе Азатлык белән сөйләшкәндә имтихан җиңел булды, "барысы да мин белгән биремнәр иде" диде ул.
- Бу уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаган 2,5 мең укучы туган телдән төп дәүләт имтиханын тапшырган. Бу узган елдан ике тапкырга диярлек күбрәк. Татар теленнән барлыгы 2,3 мең укучы биргән диелде. Узган ел аларның саны 1 263 укучыга җитте.
- 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
- Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
- Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум