Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин штаттагы хәрбиләрнең санын 1,5 миллионга җиткерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул имзалаган яңа фәрманга күрә, хәзер Русиянең хәрбиләре саны 180 меңгә артачак, ә Кораллы көчләрдәге сивил штат элеккегечә калачак.

Русия президенты Владимир Путин чираттагы мәртәбә Русия кораллы көчләрендәге хезмәткәрләр санын арттыру турында фәрман имзалады. Фәрманга күрә, аларның саны 2 398 130 кеше булырга тиеш, шуларның 1,5 миллионы - хәрбиләр.

Моңа кадәр Путин Русия кораллы көчләрендәге хезмәткәрләр санын арттыру турындагы фәрманны былтыр декабрьдә имзалаган иде. Ул чакта хәрбиләрнең саны 1 млн 320 мең кеше булырга тиеш диелде.

Шул рәвешле, хәзер Русиянең хәрбиләре саны 180 меңгә артачак, ә Кораллы көчләрдәге сивил штат элеккегечә калачак.

2023 елның 1 гыйнварыннан, ягъни ике елдан да азрак вакыт эчендә Русиянең штаттагы хәрбиләре саны 350 мең кешегә диярлек арткан.

Яңа фәрман исә 2024 елның 1 декабреннән, ягъни гаскәргә көзге чакырылыш беткәннән соң үз көченә керәчәк.

Кремльдә һәм саклану министрлыгында әлегә гаскәрдәге хәрбиләр санын кабат арттыруга фикер белдермәделәр. Былтыр моны "махсус хәрби операция (Украинадагы сугышны Мәскәү шулай атый - ред) үткәрү белән бәйле илебез өчен куркыныч артканга", һәм "НАТО киңәюен дәвам иткәнгә" дип аңлаттылар.

Гасккәргә өстәмә 180 мең кешене нәрсә бәрабәренә җыячаклары фәрманда әйтелми. Элегрәк Кремльдә хәзерге вакытта мобилизацияне яңадан башлау мәсьәләсе каралмый, дип белдергәннәр иде. Хакимият вәкилләре гаскәргә язылучы ихтыярилар саны җитәрлек, дип ышандыра.

Элегрәк Путин Украинадагы сугышта катнашучы хәрби төркемнәрдә якынча 600 мең кеше бар дигән иде.

  • 1,5 миллион кеше - Русиядәге халыкның бер процентлабын тәшкил итә. Русиянең совет чорыннан соң булган тарихының күп өлешендә Кораллы көчләрдәге хәрбиләр саны күпкә азрак булган - бер миллион кеше тирәсе. Украинада сугыш башлангач аларның саны кинәт арта башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG