Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Мария Пономаренко ачлык игълан иткән


Мария Пономаренко
Мария Пономаренко

Пономаренконы Мариупольдәге драма театрын юк итүләре турында язган посты өчен алты ел колониягә хөкем иттеләр. Соңрак аңа ФСИН хезмәткәренә һөҗүм итү турында җинаять эше ачылды.

Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату турындагы җинаять эше нигезендә колониядә утыручы RusNews журналисты һәм активист Мария Пономаренко ачлык игълан иткән.

Аны җиде шелтә нигезендә штраф изоляторына утыртканнар. Пономаренко үзе бу шелтәләр ялган дип ышандыра. Бу хакта RusNews җиткерә.

Журналистка яңа җинаять эше ачылган иде, бу эш белән бәйле мәхкәмә утырышында Пономаренко документлар астында аның исеменнән калдырылган имзаларның яртысы - ялган дип әйткән. Җиде шелтә турында да белмәдем дигән. Сибирь.Реалии хәбәренчә, ул утырышка бу җинаять эшендәге төп прокурор килгәнчегә кадәр ач торачакмын дип белдергән.

Элегрәк Барнаулның Ленин районы мәхкәмәсе Мария Пономаренконы Мариупольдәге драма театрын юк итүләре турында язган посты өчен алты ел колониягә хөкем итте. Шулай ук аңа биш ел буе журналист эшчәнлеге белән шөгыльләнү тыелды. Соңрак Пономаренкога Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәренә һөҗүм итү турында җинаять эше ачылды. Журналист үзе моны кире кага.

  • Пономаренконы штраф изоляторына моңарчы да утыртканнары булды. Апрельдә ул Барнаулның 1нче тикшерү изоляторында карцерга җибәрелгәч ачлык игълан иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG