28 июньдә дөньяның төрле илләрендәге мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итә. Татар дөньясында бәйрәм мәчетләрдә җәмәгать белән бергә намаз кылу, корбанга сыер яки сарык чалу һәм өйләрдә таба исен чыгарып, чәй табынында аралашу белән уза.
Корбан бәйрәменә әзерлек алдан ук башлана. Авылларда корбан чалдыручылар сарыкны алдан белешеп, алып куя, ә шәһәрләрдә бәйрәм намазыннан соң мәчет каршында сарык сайлау, алыш-биреш, сарык чалу, эшкәртү башлана.
Татарстан мөфтияте элегрәк белдерүенчә, быел сарыклар бәясе узган елга караганда якынча 13 процентка кыйбатланган һәм 13 мең сумнан башлана. Узган ел 11 500 сумга чалып, эшкәртеп бирәләр иде. Әлбәттә хуҗалыкларда очсызракка да алып була. Мисал өчен Казан янындагы районнарның берсендә сарык үстереп сатучы Рәшит (исеме үзгәртелде) бәрәннәрне 9500 сумнан сата. Аның гаиләсе бу эш белән ун ел тирәсе шөгыльләнә.
"Без сарыкларны махсус корбанга дип үстермибез, әмма бөтен сарыклар шул вакытта сатылып бетә. Ел саен Корбанга 15 сарык сатабыз. Быел килосына карап бер сарык бәясе 9500тән башлап 12000 сумга кадәр. Корбан чалучылар инде июнь башында ук заказ биреп куйды. Нигездә ел саен шул бер үк кешеләр ала. Корбанны күбрәк бай булмаган татар әбиләре яки апалары чалдыра. Бәлкем алар биш вакыт намаз да укымыйдар, ләкин корбанны ихластан үти. Бу татарда сакланып килә. Ә исламга яңа килгәннәр, озын сакал үстерүчеләр зур активлык күрсәтә дип әйтмәс идем. Татар традицияләрен саклаган кешеләр чалдыра һәм сарыкларга ихтыяҗ кими бара дип әйтмәс идем", ди ул.
Рәшит сарыкларның бәясе артуы Татарстанда сарык үрчетүчеләрнең булмавы белән аңлата. Аның әйтүенчә, документларда алар бар, ә чынлыкта юк.
"Татарстанның үзендә сарык юк, ә читтән кайтаргач ул кыйммәткә төшә. Читтән алып кайтып сатучылар сүзләренә караганда, алар быел бер сарыктан бер мең сум акча эшли. Тегеннән алар 9-10 мең сумга алып кайта, монда 12-13 мең сумга сатарга тырышалар. Әле аны эшкәртәсе бар, ул шулай ук бер мең сум тора. Юл бәясе. Менә калган бер-ике мең сум үзләренә файда кала. Гел шуның белән шөгыльләнүче алып-сатарлар бар. 200-300ләп сарык саткан кешегә файдасы була инде.
Татарстанда сарыклар ник юк дигәндә, район хакимияте башлыклары сарык үрчетүне күздә тоткан програм грантларын, кечкенә хуҗалыкларга бирелә торган субсидияләрне үз туганнары арасында бүлешеп бетерә. Документта сарык фермалары да, сарык асраучылар да күп, ләкин чынлыкта алар берсе дә юк. Райондагы түрәләр акчаны алалар да, үзара бүлешәләр дә шуның белән эш бетә. Шуңа республикада сарык үстерү эше алга бармый. Әгәр ул грантларны чын сарык асраучыларга, шул эш белән даими шөгыльләнүчеләргә бирсәләр, читтән сарык алып кайту проблемы күпкә кимер иде. Без сарык үстерү програмында катнашып караган идек, өч тапкыр кире кактылар. Бу илдә җитәкчелектә туганың яки яклаучың булмаса бизнес кору бик авыр. Шуңа татар токымлы сарыклар бетеп бара, моңа бик борчылам.
Кәгазьдә барысы да бар, татар теле дә үсә, сәнгать тә алга бара, ә чынлыкта тел проблемы да, сарык проблемы да бер тирәдә
Күрше Питрәч районында җитәкчеләр шул сарык програмы акчаларын алганнар. Тикшерү комитетлары килеп тикшергәч сарыклар юк, ди. Кәгазьдә барысы да бар, татар теле дә үсә, сәнгать тә алга бара, ә чынлыкта тел проблемы да, сарык проблемы да бер тирәдә. Бөтенесе күз буяу", ди Рәшит.
Аның әйтүенчә, Корбанга мәчет тирәсендә сатыла торган сарыкларның күбесе читтән китерелгән. Волгоград, Сарытау якларыннан күп. Элек Мари Иле республикасыннан алып кайтканнар, хәзер инде алар очсызга бирми башлаган.
Татарстан ветеринария хезмәте инде берничә ел төрле авырулар сәбәпле корбанга читтән сарыклар кертмәскә чакыра. Рәшит тә кайтарылган сарыклар сәламәт булмаска мөмкин дип шикләнә.
"Ул сарык нәрсә ашаган, кая ашаган. Хәзер бит тиз тазарсын дип укол ясый башладылар. Без гомердә дә укол ясаган юк. Кырда печән ашап үскән сарыкларны гына сатабыз. Татарстан сарыклары бит үзенчәлекле - артык зур да, артык симез дә түгел, ягъни Кавказ сарыкларына да, Урта Азиядән китерелгәннәргә дә охшамаган", ди ул.
Казанның бер мәчетендә алып-сатар һәм корбан чалуны оештыручы Илшат быел сарыкның бәясе 16 мең сумга кадәр җитүен әйтә.
"Быел иң арзаны 13 меңнән 15-16 мең сумга кадәр җитә. Узган ел 11-13 мең сумга саттык. Быел да кайбер урыннарда мондый бәягә табып була анысы.
Казанда рәсми 17 корбан чалу урыны бар. Аларның күбесендә бәрәннәр читтән китерелгән. Аларны халыкка җирле сарык дип саталар инде. Корбанда сатыла торган сарыкларның күпчелеге дә читтән китереп, бер-ике ай Татарстанда үстергән сарыклар. Республикада сарыклар җитәрлек түгел. Бу зур проблем. Хәзер халык аның файдасы юк дип асрамый. Авылда да сарыклар калмады", ди ул.
Илшат сүзләренчә, сарыкны читтән китереп сату күпкә отышлырак.
"Әстерхан, Волгоград якларындагы сарыклар ел дәвамында кырда йөри. Татарстанда исә җиде ай дәвамында сарык абзарда бикләнеп тора. Аны карап торырга кирәк. Абзарда ашаганда да ул азыгын коеп бетерә. Шулай да безнең сарык ите тәмлерәк диләр, чөнки көньякта чирәм ашап йөрсә, монда төрле азык ашый. Ләкин бездә ите исле булырга мөмкин", ди ул.
Илшат әйтүенчә, Корбанга никадәр сарык сатылачагын алдан чамалау авыр.
"Ел саен төрлечә. Бер ел күп итеп алдылар. Киләсе елга күбрәк алып килдек, киресенчә, азрак алдылар. Быел нәрсә булыр - белмим. Менә пандемия вакытында азрак булды. Кемгәндер ак сарык, йә кара сарык, йә тәкә, йә курдюк токымлы сарык кирәк. Курдюклар бездә юк та юк инде", ди ул.
Быел корбан чалу Татарстанда 55 урында, шул исәптән Казанда 17 урында оештырылачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум