Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Подольски авылын күчереп мәгъдән чыгармакчылар. Халык җыенын үткәрүгә рөхсәт юк


Халык җыенына килгән активистлар. RusNews басмасы видеотрансляциясеннән скриншот
Халык җыенына килгән активистлар. RusNews басмасы видеотрансляциясеннән скриншот

Башкортстанның Подольски авылындагы меңнән артык кешене күчереп, шул авылның җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару эшләрен башларга җыеналар. Бу турында ачыкча сөйләшү өчен авыл халкына җыен уздырырга рөхсәт бирмиләр, административ һәм җинаять җаваплылыгы белән яныйлар. Активистларны кулга алу, эзәрлекләү нәтиҗәсендә 1 июльдә булган рөхсәтсез җыенга 40лап кына кеше җыелган.

Подольски — Башкортстанның Хәйбулла районындагы авыл, Таналык авыл советына керә. Халык саны — 1 000 кеше чамасы, нигездә — башкортлар. Район үзәге Акъярдан 24 км, иң якын тимер юл станциясе Сибайдан 80 км ераклыкта урнашкан.

Башкортстан хакимияте соңгы елларда активистлар эшчәнлеге аркасында иза чигә, республикага инвесторлар китерә алмый. Башта алар Куштауны яклап чыгып, Башкорт сода ширкәте ("Башкирская содовая компания") планнарын бозды. Әбҗәлил районыннан Рус бакыр ширкәтен дә ("Русская медная компания") борып җибәрделәр. Быел Баймак районында меңләгән кеше җыелып, Евразия тау сәнәгате ширкәтенең ("Евразийская горнопромышленная компания") алтын табу теләген дә тиз сүндерделәр. Хәзер менә Хәйбулла районының Подольски авылы белән бәйле низаг чыкты.

Подольски авылының җир астында бакыр, бакыр-цинк, күкерт катламнары 1971 елда ук табылган. Бүген аларның күләме 88,6 миллион тонна дип исәпләнә. Мәгъдәннәр торгызылгач анда 44 еллык эш бар дип санала. Әлеге казылмаларны табу эшен Урал тау-металлургия компаниясе (УГМК) холдингына кергән "Башмедь" (Башкорт бакыры) ширкәте башкарачак.

Подольски бакыр-цинк ятмасын эшкәртү, "Башмедь" ширкәте

Подольски халкы әйтүенчә, аларны башка урынга күчерү турында 2014 елда республика башлыгы Радий Хәбиров бер әйткән булган. 2021 елның октябрендә күченәсе җирнең Подольскидан ике-өч чакрымда булачагы, анда 198 йорт һәм социаль биналар салыначагы турында хәбәр иткәннәр. Хәзер бу тема яңадан калыкты.

Башкорт активистлары бу мәсьәләдә сөйләшү өчен авылда халык җыены уздырырга теләгән. Тик Таналык авыл җирлеге бу җыенны уздырырга рөхсәт бирмәгән. Рөхсәтсез җәмәгать чаралары уздырып, киңкүләм тәртипсезлекләр булган очракта, активист Буранбай Әскәровка административ һәм җинаять җаваплылыгы белән янаганнар.

Башкорт активисты Буранбай Әскәров 21 июньдә Вконтакте социаль челтәрендә Подольски авылы халкын күчерүнең канунсыз булуын язып чыкты.

"Беренчедән, халыкны Подольскидан күчерү өчен, Башкортстан башлыгының карары, икенчедән, Башкорстан хөкүмәте карары булырга тиеш. Халыкка барлык инфраструктура (юллар, су, газ белән тәэмин итү, мәдәни, белем бирү оешмалары) белән төзелешнең генераль планы бирелергә, ә китәргә әзер булучыларга яңа торак өчен компенсация бирелергә тиеш. Ләкин, аңлавымча, бу сорауларны хәл итүче һәм меңнән артык кешегә лаеклы торак бирергә җыенучы юк. Болар юк икән, димәк, УГМК гамәлләре дә канунлы түгел. Шуларны истә тотып, Подольски халкы хәл итәргә тиеш:

Беренче юл – авылда калырга, беркая китмәскә, авылны үстерергә, яшәргә;
Икенче юл – китәргә, әмма аңарчы яңа торак алу өчен лаеклы компенсация алырга;
Өченче юл – бар кешегә яңа авылга күченергә"
, дип яза Буранбай Әскәров.

Җыенга рөхсәт булмаса да халык җыелуыннан шүрләпме, Әскәровка карата төрле чаралар күрелә башлады. "Башмедь" ширкәтенең Әскәровны "яла ягу"да гаепләп, шикаять язуы мәгълүм булды. Ахыр чиктә, җыенга бер көн кала, 30 июньдә, Әскәровны, элекке хатынына суккан өчен дип, Хәйбулла районы мәхкәмәсе 10 көнгә төрмәгә утыртып куйды.

Подольски авылы кешеләре әйтүенчә, шушы ук көнне Хәйбулла районы полициясе җирле халыкка кисәтү ясаган. Рөхсәтсез чарага килүчеләрне фото һәм видеога төшерәчәкләр, алар административ җаваплылыкка тартылачак диелгән. Шуңа карамастан, җыенга 40лап кеше килгән. Администрация вәкилләре, җир астын казырга, халыкны йортсыз калдырырга җыенучы ширкәт вәкилләре килмәгән.

RusNews каналы бу чарадан туры трансляция алып барды. Бу көнне җыен буласы урынның янәшәсендәге болында футбол матчлары оештырылган. Анда "Z" тамгалы әләмнәр дә җилфердәп утыра. Авыл халкының мондый ярышларны күптән күргәне булмаган инде.

Шулай ук, җыен урынына өч янгын сүндерү машинасы китереп куйганнар. Монысы да матч өченме, әллә халык күбрәк җыелып "пар чыга" башласа, аларны суыту өчен булгандырмы, билгесез. Җыеннан "пар чыгу" куркынычы бөтенләй юк, халыкның куркытылган булуы видеодан да күренеп тора, күбесе сүз әйтергә дә курка. Журналист төшергәнгә дә ачуланалар.

Җыенга дип килгән авыл халкы әйтүенчә, алар ни булып ятуын, үзләрен нишләтергә җыенуларын да белми. Яңа авыл төзелеше һаман да юк, ә аларны күчерү турында сүз алып барыла. Күрәсең, халык үз йортын арзанга гына сатып, кая тели шунда китәр дип көтәләр.

— Хәбиров безгә 2014 елда килде, казыну эшләре башлану сәбәпле, яңа бистә вәгъдә иттеләр. Минем фатирымны яхшы бәядән сатып алсыннар, җир өчен түләсеннәр. Шушы авыру кулларым белән утырткан һәр куак, һәр агач өчен түләсеннәр. 20-25 миллион бирсеннәр, китәрмен. Миңа чит кешенеке кирәкми, үземнекен яклыйм, ди җыенга килгән бер хатын.

— Биш ел чамасы элек "Башмедь" килеп, халыкка генераль планны да күрсәткән, үзем ул җыенда юк идем. Шуннан бирле, билгесезлектә яшибез. Яшәргәме безгә монда, юкмы, төзелеш эшләре алып барыргамы, юкмы... Әлбәттә, беркемнең дә туган җиреннән китәсе килми. Монда җанның бер өлеше, йортларыбызга ничәмә еллар көч түгелгән. Күпчелеге боларның барысын калдырып китәргә теләми, дип сөйли икенче бер ханым.

Ул бу теманың яңадан күтәрелүен җирле имеш-мимешләр белән аңлата.

— Имеш, кайбер кешеләр үзләре аларга йортларын сатарга тәкъдим иткән, шуңа алар бу эшкә тотынган, арзанга гына сатып алырга җыеналар. Йортларын сатучылардан күпмегә сатулары турында әйтмәскә дигән кәгазь дә яздырып алалар икән. "Без беркемне дә китәргә мәҗбүр итмибез, яшәгез", ди алар. Ләкин монда казыну эшләре башланса, без нинди шартларда калачагыбызны белергә телибез. Ни дәрәҗәдә пычратачаклар, бәлки, радиация булыр – белмибез, ди бу ханым.

Алдагы аралашу барышында, шул ук ханым 15 июньдә җыен булып, анда район администрациясе, "Башмедь" вәкилләре килүе, әмма халыкның күченү турындагы сорауларына бернинди конкрет, аңлаешлы җавап ала алмавын әйтә. Халык кабат җыен уздырылуын, сорауларына җавап бирүләрен тели, әмма рөхсәт юк. Бу җыенга "Башмедь" та, администрация вәкилләре дә килмәгән.

Бер ханым сүзгә кушылып, "Башмедь" тәкъдим иткән акчага яңа фатир алып булмавын, ипотекага, кредитка батачакларын әйтә.

— Күчерәләр икән, без яңа фатирга күчәргә тиеш. Ә алар фатирны алалар, яңа фатир алырга җитмәсә, ипотека белән кредит бирәләр, - дип, бурычка батарга теләмәве турында сөйли.

— Подольскида өч бүлмәле фатир 1,5 миллион сум тора, ә Акъярда ике бүлмәле фатир 2,5 миллион сум. Алар без сораган сумманы яки яңа бистә салып бирсеннәр, башкача без моннан беркая китмибез, дип, тагын бер хатын торак бәяләрен чагыштыра.

— Ширкәтнең юристлары килеп йортыбызны карады да, 3 миллион сумнан да артык бирмибез, диделәр. Без ул акчага нәрсә алыйк? Сибайда аерым йортлар өчен 8 миллион сум сорыйлар, Акъярда 5-6 миллион сум. Кредит алыгыз, диләр. Мин үземнең 12 мең сумлык пенсиягә нинди кредит алыйм? Ирем үлде, ялгыз калдым, - дип сөйли тагын бер өлкән яшьтәге ханым.

— Узган ел өем янды, "Башмедь" миңа җир өчен 150 мең сум тәкъдим итте. Шул җиргә йорт салсам, миллион ярымга алачакларын әйттеләр. Минем инвалид балам бар, дип сөйли тагын берсе.

— Без сезгә яңа мәдәният йорты салып бирәбез, яшәгез ди алар. Без 15-20 ел мәдәният йортсыз яшибез. Ничек булдыра алалар, шулай алдыйлар, - ди Подольскида яшәүче өлкән яшьтәге ханым.

Шул ук ханым үз йорты, үз җире өчен лаеклы бәя түләсеннәр иде, дип тели. – Без гайре табигый әйбер сорамыйбыз, йә безне яхшы йортларга күчерсеннәр, йә безгә башка җиргә барып йорт-җир сатып алырлык акча бирсеннәр. Ә алар теләми, хәтта кайдадыр төзелеш тә алып бармыйлар. Тагын алдарга җыеналардыр инде, ди ул.

Авыл халкы бер-бер артлы уйлары белән уртаклаша.

— Мәскәүдән комиссия килеп, безнең йортларның нигезләрен тикшерде һәм аларның анализына күрә, бу йортлар шартлату эшләрен күтәрә алмаячак – ишеләчәк. Чөнки җир астында бик күп бушлыклар бар. Аларны су белән тутырачаклар икән, - ди бер ханым.

— Безнең монда атабыздан калган яхшы йортыбыз, зур җиребез, зур бакчабыз бар. Менә шуны болай гына бирергәме? Мин теләмим. Яхшы акча түләсеннәр, бар уңайлыклары белән әзер йорт булсын – шул чакта китәрмен...

Динирәк апалар: "Җирдә кеше вакытлыча гына, теге дөнья бар бит әле. Алар шуны аңламый, һаман барысын да үзләренә каералар, гаделлек юк", дип борчыла.

— Подольскидан 50 кеше ширкәтнең шартлары белән ризалашкан, аларга бернинди килешүсез акча бирелгән. Сату-алу мәгълүматын таратмау турында расписка яздырганнар, дип сөйләгән "Idel-Реалии"га Баймак активистларының берсе Таңсылу Аслаева.

Үзен Рамил Ишмөхәммәтов дип таныштырган ир йортын һәм җирен сату турында килешү төзүе турында сөйли. Кәгазьләре генә өендә калган. Ул җир өчен аерым түләмәүләре, бары тик йортны гына бәяләүләрен искәртә.

— Йортны гына түгел, җирне дә бәяләсеннәр, җир кыйммәт бит. Әмма ширкәт алай эшләми. Өй тирәсендәге корылмалар, бакчалар да берничек бәяләнми, дип зарлана авыл кешеләре.

Ике чакрымга күченәсе бистәнең җирен дә авыл халкы яратмаган булып чыкты. Алар анда җирнең уңдырышсыз булуын, су булмавын әйтә.

Халыкның шулай үзара аралашуына полиция хезмәткәрләре дә килеп кысыла.

"Иҗтимагый-сәяси характердагы теләсә-нинди сүз митинг яки җыелыш булып исәпләнә, ул җирле үзидарә белән рөхсәт ителмәгән, аның өчен җаваплылык каралган", ди полиция хезмәткәре.

Ишембайдан килгән активист Дмитрий Петров Хәйбулла районы хакимиятенең бу мәсьәләдә дәшмәвенә аптырый.

— Җирле халык белән сөйләшеп, Хәйбулла районы администрациясенең бу мәсьәләдә бернинди позициясе юклыгын аңладым. Бу проблемга депутатлар, авыл җирлеге башлыклары да кушылырга тиеш. Халыкны алай үзара сугыштырырга ярамый, халык алдына чыгып, нәрсәдер әйтергә кирәк, ди Петров.

Активист Таңсылу Аслаева җыен булмаса да, халыкның җыелуын, фикер алышуын хуплавын әйтте.

— Җыен булмаса да, халык килде, аралашты. Моннан соң Подольскида да инициатив төркем җыелыр, алар эшләр, дип өметләнәм, - диде Аслаева.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG