Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубль ишелә. "Татарстанда бер-ике айдан бәяләр үсәчәк"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Белгечләр импорт тауарларга бәяләрнең 10-15 процентка күтәрелүен, кредит процентлары үсүен фаразлый. Аеруча автомобиль, көнкүреш техникасы һәм электроника тармагында хаклар артыр дип көтелә.

6 июльдә Русия акчасы — рубль аска тәгәрәде. Мәскәү биржасында евро курсы — 2022 елның 29 мартыннан бирле беренче тапкыр — 100 сумнан артып китте. Доллар да шул ук елның март азагыннан бирле беренче тапкыр 92 сумнан узды.

Русия банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина моны тышкы сәүдә белән бәйләде. Төп сәбәп — Русиянең чит илләргә сатудан кергән кереме кимүендә дип аңлатты.

Рубльнең бәясе төшүе инфляциянең көчәюенә, аеруча импорт тауарларга бәя артуга китерә. Көнкүреш техникасын һәм электроникасын җитештерүчеләр ел башыннан икенче тапкыр хакларны күтәрә башлады. Ритейлерлар Beko, Tefal, Lex кебек брендларга бәяләр 10-15 процентка артуы турында белдерде. Якын киләчәктә башка төр тауарларга хаклар күтәрелер дип көтелә.

Азатлык хәбәрчесе Казанда электроника кибетләрендә бәяләрнең ничек артуы хакында сорашты.

ReBro кибетендә консультант сөйләвенчә, iPhone 14 телефонына хаклар әлегә күтәрелмәгән. Шул ук вакытта башка тауарларга бәяләр доллар күтәрелү белән бераз арткан. Алга таба ничек буласын кибеттә эшләүчеләр белми.

Казан кибетләренең берсендә
Казан кибетләренең берсендә

МВидео челтәрендә доллар күтәрелү белән iPhone килеп сораучылар артты, әмма узган елгы кебек ажиотаж юк, диделәр. Бәяләр әлегә шул килеш кала, алга таба ничек булачагын әйтә алмадылар. Шулай да алар телефонны өлешләп түләү юлы белән (рассрочка) алып куярга чакырды. Бу ышанычлырак булачак диләр.

Долларның артуы автомобиль базарына да йогынты ясады. Азатлык бу өлкәдә эшләүче Рамил Гайнанов (исеме үзгәртелде) белән сөйләште.

"Доллар арткан саен машина кыйбаткарак чыга. Хәзер бәяләр 20 процентка күтәрелер дип көтелә. Бу барлык паралель импорт кысаларында сатып алынган машиналарга кагыла, шул исәптән кытай автомобильләренә дә. Алар барысы да долларга бәйле. Моңарчы машиналарны доллар 80 сум торганда сатып алган булсалар, хәзер аны 90 сумлык курстан алырга мәҗбүрләр. Дөресрәге, инде бүген валюта алыштыру пунктларында доллар 100 сумга чыга.

Бүген Татарстанга паралель импорт аша кыйммәтле машиналар алып керәләр, чөнки арзанлы автомобильләргә маржа зур түгел. Кытайдан нигездә Geely Monjaro һәм Geely Tugella китереп саталар. Алар 3,5-4 млн сум тора. Аларга ихтыяҗ зур. Димәк, бәясе дә күтереләчәк.

Яңа машиналарга бәя күтәрелде икән, тотылган автомобильләр кыйммәткә сатыла башлый.

Долларның артуы икенчел базарга да йогынты ясый. Яңа машиналарга бәя күтәрелде икән, тотылган автомобильләр кыйммәткә сатыла башлый. Моннан тыш, Көньяк Корея, Кыргызстан, Әрмәнстаннан кулланылган машиналар китерәләр. Алар бит рубльгә сатып алынмый.

Бүген биш еллык 1,6 литр моторлы Kia Rio 1,5 млн сумга чыга. Хәзер аларның бәяләре 1,7 млнга күтәрелер дип көтелә.

Хәзер базарда ажиотаж башланды. Узган айда тынлык иде. Күпләр кредитка машина алып калырга ашыга. Менә хәзер Lada Granta 1-1,1 млн сумга җитте. Әле ике-өч ай элек кенә аларны 800 мең сумга сатып алып була иде", дип сөйләде ул.

Финанс белгече Ленар Рахманов фикеренчә, бәяләрнең артуын татарстаннар киләсе айда сизәчәк.

"Русия икътисады кебек Татарстан да импортка бик нык бәйле. Шуңа долларның артуы бу тауарларның бәясе күтәрелүгә китерә. Элек 80 сум тора иде, хәзер 90-95 булды. Димәк, 10-15 процентка арткан дигән сүз. Киләсе айга бәяләрнең үсүе бик нык сизелә башлаячак. Сатучылар аерманы шундук өстәп куячак", диде ул Азатлыкка.

Уфада яшәүче икътисадчы Всеволод Спивак бәяләрне кисәк арттырмаячаклар дип саный. Әлегә импорт тауарлар запасын элекке хактан сатачаклар ди ул. Аныңча, автомобиль, көнкүреш техникасы, электроникага аеруча бәя үсәчәк.

"Сатучылар әлегә доллар арткан дәрәҗәдә бәяләрне күтәрүдән курка. Бүгенгә элекке курс белән сатып алган тауар запасларын саталар. Шулай да ике ай эчендә чит илдән керүче тауарлар хакы үсәчәк", ди ул.

Спивак фикеренчә, Русия Үзәк банкы төп ставканы арттырырга мәҗбүр булачак. Бу үз чиратында кредит процентлары үсүгә китерәчәк.

Аналитиклар да рубль бәясенең төшүен экспорттан кергән керемнең кимүе һәм бюджет чыгымнарының артуы белән бәйли. Русия рубле инде озак вакыт дәвамында арзаная. Аның түбәнгә тәгәрүе июнь азагында булган Пригожин фетнәсеннән соң тагы да тизәйде.

Бу шартларда рубль үз кыйммәтен югалта баруы Русия хакимияте өчен отышлы булып кала.

Бу шартларда рубль үз кыйммәтен югалта баруы Русия хакимияте өчен отышлы булып кала. Русия экспорттан керемне долларда ала. 2023 елның ярты елында файдалы казылмалар табуга салым (НДПИ) өчтән бергә кимеп, 2,794 трлн сумга кимегән. Шуңа да доллар кыйммәтләнгән саен, күбрәк рубль керә дигән сүз. Бу үз чиратында федераль бюджетны тулыландырырга ярдәм итәчәк.

"Рубльгә федераль бюджет дефициты артуы өстәмә йогынты ясый. Май аена казна дефициты 3,4 трлн сумга җитте. Шул ук вакытта еллык дефицит 2,8 трлн сум күләмендә булыр дип көтелгән иде", диде Всеволод Спивак.

"Русия виртуаль икътисады" ("Russia's Virtual Economy") китабы авторларының берсе Берри Икес (Barry W. Ickes) "Idel.Реалии"га рубльнең төшүенә Пригожин фетнәсе дә йогынты ясады дип белдерә. Бу инвесторларның акчаларын рубльдә тоту теләген киметкән. Соңгы атнада Русиядән зур капиталның читкә китүе дә, нефть һәм газ сатудан керемнәрнең азаюы да рубльнең арзанаюына китерде ди ул.

  • Быел Татарстан бюджеты керемнәре кими башлады. Бу Русиянең Украинага каршы сугыш башлау нәтиҗәсендә кертелгән санкцияләргә һәм Мәскәүнең төбәкләрдән нефть салымнарын күбрәк ала башлавы белән бәйле.
  • 2023 елның беренче өч аенда Татарстанда җыелган салымнар, узган елның шушы чоры белән караганда, 45,8 млрд сумга, яки 14 процентка кимегән. Республика казнасын тулыландыручы төп чыганакларның берсе — табыш салымы ("Татнефть", "Казаноргсинтез", "ТүбәнКамаНефтехим" ише ширкәтләр күчергән салым) 7,2 процентка кимеп 52,5 млрд сумга төште.
  • Моңа кадәр финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан нефть салымыннан 8,5 млрд сум югалтачак диде. Бу нефть бәясе төшүгә һәм салымнарның күбрәк Мәскәүгә юллана башлавына бәйле дип аңлаткан иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG