Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Татарстанга 60 млрд сумга якын финанс юллаган


2024 ел азагында Мәскәүдән Татарстанга барлыгы 76 млрд сум килер дип көтелә.

2024 елның 9 аена Мәскәү федераль бюджеттан Татарстанга 59,6 млрд сум юллаган. Бу узган елдан 2 млрд сумга азрак. Әлеге саннар республиканың финанс министрлыгы сайтында китерелә.

Әлеге федераль финансларны Татарстан бары максатчан төстә, ягъни федераль үзәк белән килешетерелгән юнәлештә генә куллана алган, диелә.

2024 ел азагында Мәскәүдән Татарстанга барлыгы 76 млрд сум килер дип көтелә. 2023 елда федераль ярдәм 74,8 млрд сум тәшкил итте.

Шул ук вакытта быел Татарстанның БРИКС җыены сәбәпле чыгымнары бермәбер артты. Мәсәлән, сентябрь Дәүләт шурасы депутатлары республика бюджетының чыгымнарын 39,2 млрд сумга арттыруны хуплады. Бу акчалар БРИКС саммиты кысаларында әзерлек эшләренә, төзекләндерүгә, оештыруга тотылачак диелде.

2024 елның ярты елында Татарстан үзендә җыелган салымнарның 69 процентын Мәскәүгә күчерде. Сүз 490 млрд сум турында бара.

• Татарстан Мәскәүгә күчергән салымнар күләмен елдан-ел арттыра. 2023 елда республика үз керемнәренең 846,7 млрд сумын федераль бюджетка юлларга мәҗбүр булды. Бу 2022 елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3% күбрәк.

• 2024 елның ярты елында Татарстан үзендә җыелган салымнарның 69 процентын Мәскәүгә күчерде. Сүз 490 млрд сум турында бара.

• Быел Русиядә салым реформасы кабул ителде. Бу халыктан да, эшкуарлардан да, эре ширкәтләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота. Ул 2025 ел башыннан гамәлгә керер дип көтелә. Русия рәсмиләре аны "гаделлек" кору дип аңлатырга тырышса (янәсе, халыкның баерак өлешеннән күбрәк салым җыю), чынлыкта бу төбәкләрдән күбрәк акча җыеп, аны Мәскәүгә юллауга кайтып калачак. Аеруча Татарстан кебек донор республикага зыян киләчәк. Азатлык яңа салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясаячагын, Мәскәүнең ничек байыячагын исәпләде. Татарстан парламенты да бу үзгәрешләрнең бер өлешенә каршы чыкты.

• Татарстанның 2025 елга бюджеты 13,5 млрд сум дефицит белән хупланды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG