Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар гаиләләре турында яңа комикслар җыентыгы әзерләнә


Проект авторларының берсе Рәдиф Кашапов
Проект авторларының берсе Рәдиф Кашапов

Җыентыкны чыгару өчен 350 мең сум акча кирәк. Бу акча авторларның гонорарын каплап, җыентыкны мең данәдә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

Татар комиксларының яңа җыентыгы әзерләнә. Ул мәхәббәт, татар гаиләләре, бөек хатын-кызлар һәм ирләр турында булачак. Бу хакта "Татар комикслары" Telegram-каналында хәбәр ителә.

Татарт телендә дүрт гаилә турында дүрт хикәя булачак. Бу хикәяләр нәшерләр, мөхәррирләр, Русиядә татар телендә чыккан беренче газет журналистлары Зөһрә Акчурина һәм Исмәгыйль Гаспралы, мәгърифәтчеләр, хатын-кызлар өчен мәктәп ачкан Фатиха һәм Сөләйман Әитовлар, режиссерлар династиясе Кәшифә һәм Рәхим Тумашевлар, шагыйрь Хәсән Туфан белән аның хатыны, актриса Луиза Сәлиәскәрова турында.

Комиксларга сценарийны Рәдиф Кашапов яза. Җыентыкны чыгару өчен 350 мең сум акча кирәк. Аны алар краудфандинг аша җыярга тели. Бу акча авторларның гонорарын каплап, җыентыкны мең данәдә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

  • 3 февраль Казандагы милли китапханәдә татар комиксларының икенче җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды. Проект авторлары җыелучыларга татар хатын-кыз шәхесләренә багышланган комикслар сериясен тәкъдим итте.
  • Ул Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская – беренче актриса, Сара Шакулова – беренче математика профессоры, Сара Садыйкова – беренче композитор, һәм Мәгубә Сыртланова – татар хатын-кызлары арасында беренче Совет берлеге каһарманы, очучы турында иде. Комикслар документаль чыганакларга нигезләнгән.
  • Соңгы елларда тел активистлары, музыкантлар үз проектлары өчен акчаның бер өлешен краудфандинг ысулы белән җыя. Былтыр шундый юл белән акча җыеп, татар телендә табигать турында "Яшел китап" дөнья күрде.
  • Былтыр шулай ук краудфандинг юлы белән "Микулай" фильмына акча җыю оештырылган иде. Режиссер Илшат Рәхимбай 1,5 млн сумнан 784 мең сум җыя алды.
  • Шулай ук "Планета" краудфандинг мәйданында композитор Эльмир Низамов һәм җырчы Мубайның уртак музыкаль альбомын яздыруга акча җыю игълан ителде. Җыентык "Ике ярда" дип аталачак. Альбомны яздыру һәм чыгару өчен 650 мең сум кирәк булачак диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG