Русия Украинага бәреп кергәннән соң, сугыштагы яраларыннан Русиядә 5127 кеше инвалидлык алган. Бу хакта Инвалидларның федераль реестры сайтындагы белешмәләргә таянып, "Медиазона" җиткерә.
Бу елның май аенда гына да 279 кеше "хәрби" инвалидлык рәсмиләштергән, ә июньдә – 322.
"Медиазона" искәртүенчә, реестрдагы инвалидлык алган кешеләрнең саны хәзерге вакытта фронтта чынлыкта ничә кешенең авыр яралануын күрсәтми, чөнки инвалидлык алу өчен берничә ай кирәк.
Русиядә узган ел туендыручысын югалтканга бирелә торган пенсияләрне алучылар саны да кисәк артуы хәбәр ителгән иде: 2021 ел белән чагыштырганда тугыз мең кешегә арткан. Бу пенсияләрне алучыларның барысы да диярлек Русиянең Украинада һәлак булган хәрбиләренең якыннары.
- Русия саклану министрлыгы сугыштагы югалтулары турында хисап бирми. Бәйсез бәяләмәләргә күрә, Украинага һөҗүм иткән көненнән алып Русиянең кимендә 47 мең хәрбие һәлак булган.
- Азатлык Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта үлүчеләр саны күпкә зуррак була ала.
- Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Татарстаннан кимендә 526, Башкортстаннан - 827 кеше һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум