Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Важные истории": "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте үзенә ялланган барлык элекке тоткыннарны өйләренә кайтарып җибәрәчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Басма мәгълүматынча, хәзерге вакытта бу тоткыннарның күбесе үзләрен аклауны көтә һәм Анапа кунакханәләрендә яши. "Контрактлары беткәнчегә кадәр дип, бөтенесен Анапага чыгардылар, бер көнгә дә иртәрәк җибәрмәячәкләр", диелә. Чатларда туганнары язуынча, элекке тоткыннар кунакханәдә кәеф-сафа кора.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчелеге үзләренә ялланган барлык элекке тоткыннарны өйләренә кайтарып җибәрергә булган. "Важные истории" "Вагнер"га ялланган сугышчыларның туганнары һәм ширкәт вәкилләре ябык төркемнәрдә язышкан хәбәрләрне өйрәнгән. Басма мәгълүматынча, хәзерге вакытта бу тоткыннарның күбесе үзләрен аклауны көтә һәм Анапа кунакханәләрендә яши.

"Контрактлары беткәнчегә кадәр дип, бөтенесен Анапага чыгардылар, бер көнгә дә иртәрәк җибәрмәячәкләр", дип язган "Вагнер" вәкиле бер чатта.

Бер тоткынның туганы кайбер сугышчыларны "Вагнер" белән контракты беткәнче үк җибәрергә телиләр, дип белдергән. Тагын бер тоткынның туганы әйтүенчә, кунакханәләрдәге тоткыннарны өйләренә 29 июльгә кадәр кайтарып җибәрмәкче булалар.

"Важные истории"га дүрт яллы сугышчының туганы тоткыннар Анапа кунакханәләрендә, дип раслаган. Аларның берсе әйтүенчә, бөтен тоткыннарны да өйләренә җибәрәчәкләр, әгәр теләсәләр соңрак алар "Вагнер" белән контрактларын озайтып, Беларуска яки Африкага китә алачак. Әмма аларга башта 14-45 көнгә өйләренә ялга китәргә кирәк булачак.

"Важные истории" мәгълүматынча, элекке тоткыннар Витязево бистәсендәге "Релакс", "Кактус" һәм "Калипсо" кунакханәләрендә яши. Монда бер көн яшәү 2,3 мең сумнан 7,2 мең сумга кадәр җитә.

Бер чатта язуларынча, хәзерге вакытта кунакханәләрдә 400ләп вагнерчы яши, аларны ярлыкау алмыйча, кунакханә биләмәләреннән читкә чыгармыйлар. Бер тоткынның туганы вагнерчылар инде ике ай кунакханәдә утыра, дигән.

Чатларда туганнары язуынча, элекке тоткыннар кунакханәдә кәеф-сафа корып йөри. "Медальләрен сатып эчәләр - ломбардка тапшыралар. Алар үзләре хезмәт иткән ширкәтне хурлыкка калдыралар. Автовокзалда шундый ике сугышчыны күрдем – шыр исерекләр. Хурлык!", дип язган чатта утыручыларның берсе.

  • Узган язда Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, диелде. Исән калганнарга ярлыкау һәм акчалар вәгъдә ителде.
  • Быел февральдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручы һәм аны иганә итүче эшмәкәр Евгений Пригожин шәхси хәрби кампания Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинадагы сугышка алуны туктатты, дип белдерде. Колонияләрдән сугышка кешеләрне Русия саклану министрлыгы исеменнән җыя башлаулары хәбәр ителде.
  • 23 июньдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин русия хәрбиләре "Вагнер"ның тыл позицияләренә һөҗүм итте, дип белдерде. Ул "Русия хәрби җитәкчелегенең явызлыгын" туктату өчен "гаделлек маршы" башлау турында игълан итте. 25 мең сугышчысы булуын әйтте. "Марш"ның максаты - саклану министрлыгы башлыгы Сергей Шойгуны һәм Русия кораллы көчләре баш штабы җитәкчесе Валерий Герасимовны җаваплылыкка тарту дип әйтелде.
  • 24 июнь ахырында Пригожин гаскәрләрне кире борабыз һәм планга ярашлы, кире кыр лагерьларына кайтабыз дип белдерде. Моңа кадәр Беларус президентының матбугат хезмәте Лукашенка Пригожин белән сөйләште дип белдерү чыгарды. Әлеге сөйләшү Путин килештерүе белән узган диелде.
  • Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Пригожин үзе "Беларуска китәчәк" дигән иде. Ширкәткә ялланган сугышчыларга да аның белән Беларуска китәргә яки Русия саклану министрлыгы белән контракт төхергә тәкъдим ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG