Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Кытай ширкәте уйгырларны тану програмы өчен алты миллион доллар алган


Татарстандагы "Имин шәһәр" системы да 60 процентка шушы ширкәтнең видеокамераларына нигезләнеп ясалган.

Кытайның Hikvision ширкәте уйгырларның йөзләрен тану програмын әзерләү өчен алты миллион доллар акча алган. Бу хактагы контрактны IPVM тикшеренү төркеме тапкан, дип яза DOXA.

Моңарчы Азатлык Татарстанда йөзләрне танучы "Имин шәһәр" системы кертелгәндә Татарстан Мәскәү кушуы белән кытай тәҗрибәсен өйрәнгән, проектны тормышка ашыру өчен кытай ширкәтләрен җәлеп иткән, дип язган иде. Әйтик, бу эштә Hikvision ширкәте катнашкан.

Hikvision белешмәләренә күрә, Татарстандагы "Имин шәһәр" системы да 60 процентка шушы ширкәт видеокамераларына нигезләнеп ясалган.

Татарстанда әлеге җиһазлар мәктәп һәм балалар бакчаларының, парк һәм бакчаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, җәмәгать киңлекләрен күзәтеп-саклап торауда кулланыла.

  • Hikvision — күзәтү камералары җитештерү ягыннан дөньядагы иң зур ширкәт. Ул Синҗанга да йөзләрне танучы камералар сата. Синҗанда уйгырларны автомат рәвештә ачыклый торган ясалма интеллектлы камераларны нәкъ менә Hikvision ясаган.
  • Синҗанда бар җирдә дә диярлек күзәтү камералары, күпме кеше узганын күзәткән, күз карасы аша кешене тану корылмалары урнаштырылган. Күп урында тимер эзли торган капкалар урнаштырылганы турында элегрәк Азатлыкка Ренат Насыйров та сөйләгән иде.
  • Кытай хакимияте заманча техниканы куллануны арттыру җәмгыять иминлеге өчен кирәк дип аңлата. Төп максаты – мөселманнарны өркетү хакында ләм-мим. Ә Кытайга барган чит ил вәкилләре җирле халык шул кадәр куркытылган хәтта урамда да бер-берсе белән аралашудан курка дип әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG