Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие: Җәмигъ мәчет Бишбалта бистәсендә төзеләчәк


Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Ул Бишбалта бистәсендәге урынны мәчет өчен иң туры килә торган җир дип атый. Аның әйтүенчә, "Кырлай" паркы урынында мәчет төзүне белгечләр катлаулы булачак дигән. "Без белгечләр белән бәхәсләшә алмыйбыз", ди Сәмигуллин.

Казандагы Җәмигъ мәчетне Бишбалта бистәсендә төзергә булганнар. Бу хакта "Татар-информ"га әңгәмәсендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйткән.

"Аны төзү өчен Бишбалта бистәсендә 16 һектар җир бар инде, алга таба да туфракны юдырткач, мәйданы тагын да артырга тиеш. Бәлки 20 һектарга ук җитәр" дигән ул.

Ул Бишбалта бистәсендәге урынны мәчет өчен иң туры килә торган җир дигән.

Аның әйтүенчә, Җәмигъ мәчетне Бишбалта бистәсенә төзесәләр, бу үзенчә "тарихи гаделсезлекне төзәтү” булачак. “Татарларга озак вакытлар су янына җирләшергә һәм анда яшәргә ярамаган. Елга ярында беренче татар авылы совет чорында гына барлыкка килгән. Бу – Югары Ослан районындагы Кызыл-Байрак авылы. Нәтиҗәдә бүген елгалар янында мәчетләр күрмибез, әмма чиркәүләр бар. Җәмигъ мәчет шәһәргә бөтен төрле транспорт белән килүче кунакларны да каршы алып торачак һәм алдан ук Казан – Русиянең ислам үзәге дигәнне аңлатачак" дигән мөфти бу уңайдан.

Шулай ук аның әйтүенчә, “Кырлай” паркы урынында мәчет төзүне белгечләр катлаулы булачак дигән. “Без белгечләр белән бәхәсләшә алмыйбыз”, ди Сәмигуллин.

"Җәмигъ мәчет тирәсендә шулкадәр бәхәсләр бара, әйтерсең лә ул Казанда соңгысы булачак. Кем әйтте моны? Бер Җәмигъ мәчетне төзү – бу гомердә бер генә һәм соңгысы булачак дигән сүз түгел. Аллаһ язган булса, соңрак тагын берәү булачак. Башка урында – мәчетнең Бишбалта бистәсендә төзелүенә каршы чыгучылар өчен уңайлырак булган урында. Бөтен кешегә дә ярап бетү мөмкин түгел", дигән ул.

Июль ахырында Кол Шәриф мәчете авторларының берсе, архитектор Искәндәр Сәйфуллин Җәмигъ мәчетне шәһәр үзәгеннән күчермәүне сорады һәм үз проектын тәкъдим итте. Гыйбадәтханә Бишбалта бистәсендә төзелсә, аның язмышы Болгарда “елына бер тәүлек кенә эшләүче” Ак мәчетне хәтерләтәчәк ди ул.

  • 2022 елның 20 маенда Казанның "Кырлай" паркында Татарстан президенты катнашында тантаналы төстә Җәмигъ мәчеткә нигез ташы салынды. Cоңрак мәчетнең эскизын ясау бәйгесендә ике җиңүче билгеләнде. Берсе — архитектор Айвар Саттаров, икенчесе — Ginzburg Architects бюросы.
  • Быел медиада Җәмигъ мәчетнең урыны Бишбалта бистәсенә күчерелде дигән хәбәр таралды. Халыкның фикере исәпкә алынмады, конкурста җиңгән проектлар да онытылды.
  • Мәчет Мәскәү архитекторлары Александр Цимайло белән Николай Ляшенко проекты нигезендә төзеләчәге әйтелде.
  • Казан мэры Илсур Метшин Җәмигъ мәчет төзелеше урынын шәһәр үзәгеннән читкә күчерүне бу урында җир асты сулары булуы һәм җәмәгатьчелекнең ризасызлыгы белән аңлатты.
  • 27 июньдә Казан мэриясе оештырган очрашуда дин әһелләре Җәмигъ мәчетне Бишбалта бистәсенә күчерергә ризалык бирде.
  • Җәмәгать эшлеклесе, "Архитектурасы" Телеграм-каналы авторы Ян Гордеев Казандагы Җәмигъ мәчет — ул сәяси мәсьәлә дип саный, Татарстан хакимиятенә Мәскәүдән турыдан-туры әмер булмаска да мөмкин, әмма алар барыбер федераль үзәккә карап, барысын да алдан хәстәрләп эш итәргә тырыша диде.
  • Журналист, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев татарны Казан үзәгеннән кысып чыгару системлы рәвештә бара дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG