Бүген, 9 августта, Мәскәүдәге киңәшмәдә Русия саклану министры Сергей Шойгу Польшаны “АКШның Русиягә каршы сәясәтендә төп корал” дип атады һәм соңгы вакытта Русиягә көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш юнәлешләрдә янаулар “берничә тапкырга артты” диде. Ул моңа “Польшаны коралландырулары”, НАТОга Финляндиянең керүе һәм киләчәктә – Швециянең дә керергә мөмкин булуы сәбәпче диде.
Шойгу белдерүенчә, Польша АКШтан, Британиядән һәм Көньяк Кореядән күпләп корал сатып ала, бу исә “Русия өчен куркынычлар” тудыра.
Финляндиянең НАТОга керүен ул “тотрыксызландыручы фактор” дип атаган һәм бу илгә Русия җирләрен зур тирәнлектә зарарлаячак “һөҗүм итү коралы” урнаштырылырга мөмкин, дип фаразлаган. Шойгу әйтүенчә, Көнбатыштан янаган куркынычларны бетерү белән бәйле чаралар әзерләнә”.
- Былтыр февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Финляндия НАТОга керергә булды. Швеция дә шундый ук карарга килде, әмма аның гаризасын НАТОдагы 31 илнең икесе хупламады. Украинада сугыш башлангач, Польша да кораллы көчләрен көчәйтергә булды.
- Владимир Путин НАТОның киңәюе - Русиягә куркыныч тудыра дигән иде һәм моны Украинага бәреп керү сәбәпләренең берсе буларак атады.
- Русия хакимиятләре элегрәк Финляндиянең НАТОга керүе әллә ни куркыныч тудырмый, чөнки Финляндиянең Русиягә җир белән бәйле дәгъвалары юк, диде. Польшаның да мондый дәгъвалары юк.
- Соңгы атналарда Польша “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте сугышчыларын Беларуска китерүләре белән бәйле җитди борчылу белдерә. Путин Польшага берничә тапкыр читләтеп кенә янады: илнең көнбатыш җирләрен Икенче дөнья сугышыннан соң бирелгән “Сталин бүләге” дип атады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум