Татарстанның ике зур шәһәрендә өч ел эчендә төзелеп файдалануга тапшырылган мәктәпләр арасында нибары бер татар сыйныфы ачылган. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан президенты каршындагы татар телен һәм туган телләрне саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов әйтте.
“2019, 2020, 2021 елларда төзелеп файдалануга тапшырылган Казан һәм Чаллы мәктәпләрендә бары тик бер татар сыйныфы оешкан. Бу мәсьәләгә игътибарны көчәйтергә кирәк”, диде дип китерә Әхмәтов сүзләрен "Татар-информ".
Шул ук вакытта ул мәктәпләрдә милли эчтәлеккә контрольне көчәйтү кирәк ди.
«Мәктәпләрдә, уку йортларында милли мәгарифнең хәле мәктәпнең эшенә бәя куймый. Чөнки татар теле һәм әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханын бирмәсәң дә була, аны сайлаучылар аз. Быел сигез кеше бирде, узган ел бер генә кеше иде. Киңәшем шул: мәктәп мөдире, мөдирнең уку-укыту урынбасары, мәгариф бүлекләре, методик үзәкләр, мәгарифне үстерү институты мәктәпләрдәге милли эчтәлеккә контрольне көчәйтсеннәр иде», - дип белдерде Әхмәтов утырышта.
Аның әйтүенчә, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең ничек узуын тикшерергә беркем дә керми.
“Синең хезмәтең кемнәргә кирәк, дигән сорау туа. Хезмәтем беркемгә дә кирәк түгел икән, мөнәсәбәтем дә шуңа тиңдәш булачак, дип уйлыйлар. Үзәктән эчке контрольне көчәйтсеннәр иде».
Марат Әхмәтов.республиканың мәгариф системасы өчен бик күп акчалар тотуын әйтә.
«Бу чыгымнарга мәгариф системасының нәтиҗәсе нинди икәнен дә беләсебез килә. Мине милли мәгариф борчый. Министрлыкның милли мәгарифкә битараф булмавын беләм. Туган телдә - татар телендә мәҗбүриләп укытып булмаганын да аңлыйм. Милли мәгариф артта калды дип, мәгариф министрлыгын тәнкыйтьләүчеләр бар. Милли мәгарифкә ихтыяҗ булсын өчен, милли мохит булырга тиеш. Җәмгыятьнең, илнең, дәүләтнең», - ди Әхмәтов.
- "Татар телен саклау һәм үстерү" комиссиясе 2020 елда оешкан иде.
- Комиссия оешканда аңа соңгы елларда даими һөҗүмнәргә дучар булган татар телен һәрьяклап үстерү максаты куелды. Дәүләт күләмендә татар телен яклаучы оешма булуы – татар җәмәгатьчелегенең күптәнге таләбе һәм тәкъдиме. Соңгы дистәләрчә елда республикада дәүләт теле булган татар телен яклау һәм аның кулланылышын арттыру эше еш кына иҗтимагый оешмалар, активистлар җилкәсенә төште.
- Комиссиянең беренче утырышында татар телен сөйләм, сәнгать, әдәбият дәрәҗәсендә генә түгел, фән теле буларак та сакларга кирәклеге турында сүз күтәрелгән иде.
- Моңарчы Марат Әхмәтов татар телле белгечләргә күбрәк түләүне кире кайтарырга кирәклеген әйткән иде. Кызганыч, болар да сүздә генә калды. Әхмәтов татар теле комиссиясе әгъзалары муниципаль районнарга һәм шәһәр бүлгеләренә шәхсән беркетеләчәк дип сөйләгән булды. Бу эшләрнең гамәлгә керүе ишетелмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум