Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада мәктәпләргә яңа дәрес кертергә тәкъдим итәләр — анда окоп шәмнәре ясаячаклар һәм ятьмәләр үрәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Гадел Русия" фиркасе башлыгы Сергей Миронов дәресне "Мөһим эшләр" дип атарга тәкъдим итә. Аны бу фикергә Русия Украинага бәреп кергәннән соң укытыла башлаган "мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресе илһамландырган.

"Гадел Русия" фиркасе балалар Украинадагы сугышта катнашучылар өчен ятьмәләр үрә, окоп шәмнәре ясый алсын өчен мәктәпләргә "Мөһим эшләр" дигән дәрес кертергә тәкъдим итә. Бу хакта фирка лидеры Сергей Миронов хәбәр итте, дип җиткерә "Дума ТВ".

"2022 елдан мәктәпләрдә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресе үтә. Без "Мөһим эшләр" дигәнен дә булдырырга тәкъдим итәбез. Нигә әле укучыларга ятьмәләр үрергә өйрәнмәскә, безнең "махсус хәрби операция"дәге сугышчылар өчен окоп шәмнәре һәм башка файдалы әйберләр ясый башламаска", дигән Миронов.

"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" —Мәгариф миниcтрлыгының былтыргы уку елында керткән патриотик дәресе. Министрлык карарында әйтелгәнчә, бу дәресне "мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт, илең өчен горурлык, ватанпәрвәрлек формалаштыру" өчен үткәрәләр. Мәктәпләргә бу дәресләрне Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә ай узгач керттеләр.

Русия мәгариф министрлыгы дәресләргә йөрүне мәҗбүри дип әйтте, ә анда кермәгән балаларны полициягә исәпкә куя, аларның әти-әниләренә опека оешмасы белән яный башладылар.

  • Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
  • Күптән түгел билгеле булганча, Русия мәгариф министрлыгы ОБЖ фәнен (Тормыш иминлеге нигезләре) "Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре" дип үзгәртмәкче була. Мәктәп укучылары яңа програм нигезендә 2024 елның 1 сентябреннән белем ала башларга мөмкин.
  • Быел 1 сентябрьдән укучыларның башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә пилотсыз очкычларны сугышчан куллану нигезләрен өйрәнә башлаячагы да билгеле булды.
  • Мәгариф белгече Марат Лотфуллин моны "бүгенге сәясәтнең бер өлеше һәм бу сугышка әзерләнү" дип саный. "Хәрби әзерлек дәресләренең нәрсә икәнен беләбез инде, — ди ул. — Балалар дроннар турында өйрәнәчәк. Бүген безнең илгә солдатлар кирәк. Мәктәп солдат әзерләүгә юнәлтелгән. Хәзер абортларны туктатырга җыеналар. Солдалар җитми. Безнең дәүләт зур сугышка әзерләнә, бу шуның бер адымы", диде ул Азатлыкка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG