Башкортстанда ел башыннан бирле алты меңләп кеше контракт белән хезмәт итәргә киткән. Бу хакта республика хәрби комиссариатында җиткерделәр, дип хәбәр итә "БСТ" телеканалы.
Контрактны иң әз дигәндә алты айга төзеп була, шулай ук анда "Вагнер"ның элекке сугышчыларын да алулары әйтелә.
Элегрәк "Prufy" басмасы үз чыганагына сылтама белән, Башкортстанга быел 1 декабрьгә кадәр контракт белән хәрби хезмәткә бару өчен 12 меңнән артык кеше җыю бурычы куелган, дип хәбәр иткән иде. Март һәм апрель айларында 2,5 мең кеше җыярга тиеш булганнар. Әмма бу күрсәткеч яртылаш кына үтәлгән.
- Башкортстаннан Украинадагы сугыша җибәрелүче батальоннар һәм башка хәрби бүлекләр саны дистәдән артып китте. Ихтыярилар үзләре "акчага кызыгучылар да бар, мин исә ватанга ярдәм итәргә барам" ди, ә сәясәт белгече Андрей Потылицын Башкортстан башлыгы шулай Кремльгә ярарга тырыша дип саный.
- Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров батальоннар җыюга зур игътибар бирә. Ихтыярилар һәм контракт хезмәте турында көчле реклам бара, сугышчылар турында БСТ каналы көн саен диярлек сюжетлар ясый, дәүләтнең башка медиасы да язып тора.
- Бу эштә татар-башкортның милли бәйрәме - сабантуйлары да читтә калмады. Кайбер районнарда сабантуйларда Русия һәм Башкортстан байракларына Шәйморатов батальоны эмблемасын, "Русия өчен, тынычлык өчен, безнең өчен" дигән шигарләр язып элделәр. V һәм Z тамгалары да элеп куелган иде. Русия хәрбиләре аларны Украинадагы сугышта куллана.
- Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллаган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
- Азатлык хисабына күрә, республикадан бу сугышта кимендә 963 кеше һәлак булган. Бу ачык чыганаклардан табылган мәгълүмат, әлеге кешеләрнең җәсәдләре кайтарып җирләнгән. Күпмесе кайтарылмаган, күпмесе хәбәрсез югалган һәм әсиргә төшкән - анысы билгеле түгел. Хакимиятләр чын саннарны яшерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум