Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: "Шторм-Z" отрядларын Русия гаскәре штрафбатлар урынына куллана


"Шторм" отрядларына хәмер, наркотиклар кулланган өчен, боерыкларны үтәмәгән очракларда җибәрәләр диелә. Һәр отрядта якынча 100-150 кеше, алар зуррак хәрби төркемнәрнең бер өлеше булып тора, фронтның иң катлаулы урыннарына җибәрелә һәм аларда югалтулар иң күбе.

Reuters агентлыгы Русиянең Украинага каршы сугышучы "Шторм Z" хәрби төркемнәре турында тикшеренү чыгарды, аларны фронтның иң авыр урыннарында кулланалар диелә.

Тикшеренүдә әйтелгәнчә, бу хәрби төркемнәргә җибәрү — гаепле хәрбиләргә җәза бирүнең бер ысулына әйләнгән. Икенче дөнья сугышы чорында Кызыл армиядә булган штраф батальоннарының аналогы турында сүз бара дияргә дә була.

Агентлык бу отрядлар тирәсендәге вазгыять белән таныш 13 кешегә — биш сугышчыга һәм аларның гаилә әгъзаларына таяна. Чыганаклар барысы да аноним калырга теләгән.

"Шторм" сугышчылары — ит кенә ул", дип әйткән бер сугышчы. Аның сүзләренчә, Бахмут янындагы сугышларда хәрби җитәкчелек "Шторм"ның яралы сугышчыларына медицина ярдәме күрсәтмәскә боерган. Шулай да хәрби бу боерыкны бозуларын, яралыларга ярдәм итүләрен сөйләгән.

Русия хәрбиләре һәм Кремль яклы медиалар "Шторм-Z" отрядларының булуын рәсми таный, кайберләре аларны сугышка җибәрелгән тоткыннар хисабына да оештыруларын искәртә. Шулай да Reuters бу отрядларның штрафбат аналоглары буларак куллануына дәлилләрне беренче булып туплавын белдерә.

"Шторм" отрядларына хәмер, наркотиклар кулланган өчен, боерыкларны үтәмәгән очракларда җибәрәләр диелә. Һәр отрядта якынча 100-150 кеше, алар зуррак хәрби төркемнәрнең бер өлеше булып тора, фронтның иң катлаулы урыннарына җибәрелә һәм аларда югалтулар иң күбе.

Агентлыкның фронтка колониядән җибәрелгән бер әңгәмәдәше әйтүенчә, ул хезмәт иткән отрядта июнь аенда Бахмут янында 120 кешенең 15е генә исән калган.

Reuters искәртүенчә, элегрәк тоткыннарны сугышка җибәргән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтеннән аермалы буларак, ""Шторм-Z" отрядлары турыдан-туры саклану министрлыгына буйсына. Русия саклану министрлыгы агентлык сорауларына җавап бирмәгән.

  • Былтыр көз журналистлар "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтеннән соң, Русиянең саклану министрлыгының да тоткыннарны Украинага каршы сугышырга җибәрә башлавын хәбәр итте. Тоткыннарны күбрәк куәт оешмаларының элекке хезмәткәрләре утыра торган "кызыл" колонияләрдән җыюлары әйтелде. Тоткыннарның туганнары әйтүенчә, саклану министрлыгы аларга Украинаның көнчыгышында сугышучы "Шторм" батальонына кушылырга тәкъдим иткән.
  • Шул ук вакытта Русиядә мәхкәмә приставлары "Шторм Z" хәрби төркемендә Украинага каршы сугышучы тоткыннарның түләнмәгән кредитларын, дәүләт пошлиналарын һәм сивил дәгъвалар аша түләттерелергә тиешле бурычларын тулысынча исәптән сыза башлаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG